Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мәктәбендә фаҗига. Җәмгыять нинди нәтиҗәләр ясарга тиеш?


175нче мәктәп янында җыелган халык, 11 май 2021

Казан мәктәбендә булган фаҗига кешеләргә бәйле аерым күренешләрне дә ачып салды, мәсәлән, авыр чакта җәмгыятьнең берләшүе, җинаять кылучыга мөнәсәбәтнең төрле булуы. Алга таба ничек яшәргә, җәмгыять нинди сабак ала - бу турыда "Гаилә" мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин белән сөйләштек.

Рөстәм Хәйруллин – Казанның "Гаилә" мәчете имамы. Күп кеше яши торган Азино микрорайонында бу бердәнбер гыйбадәтханә. Мәхәллә мәчете булып 9 ел инде кешеләргә хезмәт күрсәтә, кешеләрне берләштерә. Бу мәчет фаҗига булган 175нче мәктәптән ерак түгел.

Рөстәм хәзрәт – дүрт бала атасы. Аларның гаиләләре дә шушы районда яши. Аның өч баласы да 175нче мәктәптә белем алган, иң кечкенәләре дә быел шунда беренче сыйныфка барырга җыена. Улы Әхмәт Хәйруллин – атучы килеп керү аркасында җиде бала һәлак булган 8А сыйныф укучысы. Могҗиза белән ул исән кала, пуля аңа эләкми, әмма шул минутларда урамда аның энесе Әминнең сыйныфында физкультура дәресе була. Һөҗүмче коралыннан өч бала җәрәхәтләнә, шулар арасында яраланган Әмин дә була. Әхмәт энесен табып ашыгыч ярдәм машинасына утыртып хастаханәгә алып китә. Операция кичергән бала әле терелергә тырыша.

Республика, бар Русияне тетрәткән бу фаҗига турында күп язылды, язылачак та. Тикшерү әле дәвам итә. Без исә бүген Рөстәм хәзрәт белән бу хәлнең башка яклары турында сөйләшергә булдык. Бу хәлләрдә кешеләр ничек берләште, федераль матбугат өчен гаҗәп булып тоелган сабырлык чалымнары нәрсәгә бәйле, җинаять кылучыга, аның ата-анасына мөнәсәбәт нинди булырга тиеш һәм алга таба ничек яшәргә дигән темага сөйләштек.

Рөстәм Хәйруллин
Рөстәм Хәйруллин

— Рөстәм хәзрәт, Казандагы хәлләрне сөйләгәндә федераль матбугатта бу - мөселман мәктәбе, монда мөселманнар яши дигән тасвирламалар ычкынгалады. Казаннар белә, дөнья белми, сез яшәгән район турында аңлатсагыз иде.

— Без бу җирдә тугыз ел яшибез. "Гаилә" мәчете төзелгәч, мине имам итеп билгеләч, шушы якта яшәү хәерлерәк дигән ният белән шушында күчендек. Балалар шушында укый, олы кызыбыз 175нче мәктәпне уңышлы тәмамлады, быел иң бәләкәй улыбыз да шушы мәктәпкә барырга тиеш. Безнең микрорайон ул Совет берлеге кебек, төрле милләт кешеләре яши. Бер якта тузган торак програмы нигезендә күчерелгән кешеләр яшәгән йортлар, икенче якта – социаль ипотека нигезендә салынган йортлар. Урыслар да, чуашлар да, марилар да бар. Мәчет якын булгач, Урта Азиядән килгән кешеләр дә шушы тирәдә фатирны яллап яшәргә тырыша, аларның саны пандемия вакытында азайды. Дөрес, татарлар күпчелек, әмма барыбер интернационал кебек ул.

Бер-беребезне исемләп белмәсәк тә, озак еллар яшәгәнгә күрә кешеләр бер-берсен таный

Барысы да урта керемле кешеләр. Үз куллары белән эшләүче, мал табучы кешеләр. Чыгышлары белән авылдан булучылар күп, шуңа да бер-берсенә ярдәмчелләр, чүпкә батып ятмыйлар, ишегаллары, подъездлар чиста, дәүләт, муниципаль хезмәтләр килеп эшләр дип көтеп ятмыйлар, нидер җимерелә икән, тоталар да төзәтәләр. Микрорайон зур, бер-беребезне исемләп белмәсәк тә, озак еллар яшәгәнгә күрә кешеләр йөзгә булса да бер-берсен таный. Бер кибетләргә йөрибез, бер үк тукталышларда торабыз, автобусларга утырабыз, балалар бер мәктәпкә йөри, мәчеткә йөрүчеләрне мин шулай ук беләм. Мәктәп гадәти, аерым татар сыйныфлары бар. Аларда аерым дәресләр татарча уза. Безнең 8А сыйныф шундый иде. Төрлесе бар, әлбәттә. Әмма исереп йөрүчеләр әллә ни күп түгел, хуҗасыз этләр дә күренми.

— Бу фаҗига вакытында кешеләр никадәр берләшә алды?

— Бу район, шәһәр, республика, ил кысаларыннан чыккан фаҗига булды. Әмма шартлау тавышы ишетелү белән кешеләр шул ук минутларда килеп җитте. Кем беренче йөгереп килде, ярдәмгә ыргылды. Балалар мәктәптән йөгереп чыга, кем елый, кем канда, кешеләр аның баласымы-юкмы дип карап тормады, күтәреп алып ашыгыч ярдәм машиналарына озатты. Шул ук вакытта үз баласын да эзләде. Үзебез дә шулай булдык. Каршыга йөгергән баланы кочакка алам да "Раббым, минем балаларымны да исән калдыр", дип дога кыла-кыла табибларга илтәм. Һәм барысы да шулай итте. Чит балалар була алмый, алар барысы да безнең балалар. Күршеләргә мең рәхмәт! Мәктәп артында шәхси йортлар бит, балаларны коткарганда алар да чыккан, капкаларын ачканнар, биек коймалар анда, шуннан ташыганнар балаларны.

Хәтер дивары янында
Хәтер дивары янында

Хәтер дивары барлыкка килде, ул мемориалга халык агылды да агылды. Кеше көн-төн килүдән туктамады, алар мәчеткә дә керде, балаларга, укытучыларга дога укыттыруны сорады. Кешеләр йөрәкләренә бик якын алды бу хәлләрне, чын-чынлап ярдәмгә килүчеләр булды, ниләр эшлик дип тәкъдим итүчеләр булды. Читтә калучылар сирәк иде. Кешеләр килде, берни әйтмәсәләр дә, дәшмәсәләр дә, бу кайгыны уртаклашу иде.

— Федераль журналистлардан бер фикер ишеттем, аны үзебез дә күзәттек, бала үлеме турында ишетүчеләр дә ниндидер аерым бер сабырлык күрсәтте. Алар елады, әмма күпләр телевидениедән күрергә күнеккән ярсулар булмады. Җирләү вакытында да хатын-кызлар үзләренә зиратка керергә ярамый дип бу эшне ирләргә тапшырды. Бу да читтән килүчеләргә гаҗәп иде. Нәрсәгә бәйле бу күренешләр сезнеңчә?

— Башта без бит төгәл хәлләрне белмәдек, безнең каршыда бу коточкыч гөнаһны кылган егетне дә чыгардылар, әмма аңа да игътибар ителмәде. Ул вакытта күпләр аның баласы белән куркыныч хәл булганын белми иде. Шәхсән мин дә белми идем бит, олы улым Әхмәт хастаханәдән шалтыратты. Хастаханә янында җыелыштык, исемлекләр дә төгәл түгел. Кайда алар, ник юк дип сабыр итеп көтүчеләр бар иде чыннан да. Кеше аңламый иде әле хәлләрне, аннары гына билгеле булды бит. Икенче моргта да булдым, бераз соңга калдым, кемнәрдер якынының җәсәден алып өлгергән иде. Кемгә өлгердем, яннарында басып тордым, дога кылдым. Минем улым белән бергә, бер сыйныфта укыган балалар бит, минем баламның мөгаллимнәре... Авыр булды. Укытучылар да шунда иде, алар да шәкертләрен мәңгелеккә озатты.

Сабыр итеп кабул итү менталитетка да, татарның узган тарихына да бәйле

Сабыр итеп кабул итүгә килгәндә, менталитетка да бәйле бу, татарның узган тарихына да бәйле. Бездә никадәр авыр булмасын хисләрне тыю бар, шулай гадәтләнгән бездә, тәкъдиргә буйсыну да бар. Ислам, милләт гореф-гадәтләре канга сеңгән. Сабыр бул, акырып елама, нык бул, тәкъдир, язмыш, Аллаһ сынавы дип өйрәтү бар бит безнең халыкта. Ул бит буыннан буынга күчеп йөргән гадәтләр, сүзләр. Мәрхүм укытучы Венера Айзатованы бердәнбер кызы соңгы юлга озатты, берничә ел элек алар әтиләрен җирләгән. Бу кыз бала гаять сабырлык күрсәтте. Әнием дә кычкырып еламый иде дип әйтте. ДНК дәрәҗәсендә тирән утыра күрәсең бу күренешләр. Әмма еламаслык та, өзгәләнмәслек тә түгел. Әниләргә дә, әтиләргә дә авыр, чөнки ләхеткә алар сөекле балаларын салды. Моннан да зуррак кайгы юктыр.

— Кызын югалткан Әнисә Гарифуллина Азатлыкка бөтен күршеләр, сыйныфташлар ишегалдына җыелды, баламны озатты дип сөйләде.

— Татарлар кешене соңгы юлга озатуны, шөкер, оештыра белә, авылда кабер казулар, мәетне күтәреп бару да савап икәнен аңлап эш итәләр. Эре шәһәрләрдә исә бу югалып бара. Әмма бу кайгы кешене берләштерде, кешеләрне озатуга килмәү мөмкин түгел. Төрле мәетләр була, без дә, руханилар, төрле мәрасимнәрдә катнашабыз, әмма бу балалар иде, ул барысына да тәэсир итте. Белмәгән, таныш булмаган кеше дә бу да минем бала була ала иде дип килеп басты.

— Сезнең өчен иң авыры нәрсә булды? Балаларын югалткан кешеләргә дә, балалары могҗиза белән исән калучыларга да тормышларын дәвам итәргә кирәк.

Бу кайгы кешеләрне берләштерде

— Балалары һәлак булган һәм балалары бу фаҗигада исән калган әти-әниләрнең хәлләрен чагыштырып булмый. Ике улыбызны да Аллаһ безгә исән килеш калдырды, кечкенә улым әле дә хастаханәдә. Шөкер корбаннарын чалдык. Өлкән улым Әхмәтнең сыйныфташлары һәлак булды, 7 бала аның күз алдында атып үтерелде. Ул бер дә елмаймый, ялгыш кына булса да. Беркөнне телевизордан сирена тавышлары ишетелгән иде, сискәнеп китте. Тынычлыгы юк баланың. Беркөнне аңардан: "Бу мәктәпкә янә барырсыңмы, улым?" сорагач, дәшмәде, берни әйтмәде. Без бүген бары тик елый-елый дога кыла алабыз, әти-әниләренә сабырлык бирсен дип Аллаһтан сорыйбыз. Кайгылы вакытта тәкъдиргә ышану авыр. Ул көнне мәктәпкә җибәрмәгән булсам иде, дип елыйлар. Әмма гомер бетә икән, сәбәп табыла.

— Интернетка күз салсаң, җинаять кылуда гаепләнүче Илназ Галәвиевка карата нәфрәт сүзләре дә бар, әмма шул ук вакытта балалары шул мәктәптә укыган кешеләрнең аны кызгану фикерләрен дә күреп була иде. Аны бу коточкыч хатасы аркасында мәңгелек җәза көтәчәк, тормышы чәлпәрәмә килде дип язучылар бар. Моны татар хатыннары, әниләр яза. Җәмгыятьнең бу хәлгә, һөҗүмчегә карата фикере нинди булырга тиеш?

— Беренчедән, ата-аналар, барыбыз да бу кеше кылган гамәленнән дәрес алырга тиеш. Һәрберебезнең балалары, оныклары үсә. Кара йөрәклегә әйләнмәс өчен нишләргә дигән сорау куела. Галәвиевнең дә ата-анасы баласы башкалардан ким булмасын дип тырышкандыр. Барыбыз да бала ни тели шуны ала, аның теләгәнен үти, әмма бу бәхет китермәгән булып чыга түгелме? Инкыйлабка кадәр мәктәпләр чиркәү, мәчетләр каршында иде, дөньяви белем белән бергә рухи белем алу бар иде. Аннары бу юкка чыгарылды. Әдәп-әхлакны никадәр өйрәтәбез балаларга? "Ник балаң мәдрәсәгә килми?"дип кайчак сорыйм, "Хәзрәт, гимнастика, музыкаль мәктәп, бию түгәрәкләре, мәктәптәге өй эшләре күп, вакыт юк", диләр. Бу егет тә яхшы укыган, әмма йөрәгенә ни булган? Фән белән бергә дини тәрбия дә булсын иде ул. Нидер кылыр алдыннан Аллаһ күрә бит, җәзасы булачак бит дип уйласа иде ул кеше.

Аның сөйләвенә караганда, ул изгелек кылам дип барган бу җинаятькә, үзен "Илаһ", башкаларны "биомусор" дип атый. Аны орышып ни файда? Без сабак алабызмы – менә шул төп сорау. Аны кызгану урынсыз дип уйлыйм. Ул тәүбә итәргә тиеш. Ата-аналардан, кешеләрдән гафу үтенергә тиеш. Дингә кайтып, намазларын елап-елап укырга, Аллаһтан кичерүен сорарга тиеш. Галәвиев – акыллы егет, ул бит мәктәптә дә яхшы укыган, мактаулы диварда абыйсының да, аның да рәсеме эленеп торган. Аны акылсыз, тиле дигән язуларга да ышанмыйбыз. Салкын кан белән эшләде бу гамәлләрен.

— Аның әти-әнисе, абыйсы турында да төрле фикерләр әйтелә...

— Кайгы бер кешегә генә кагылмый. Без моңа барыбыз да гаепле. Әнисе Илназның соңгы айларда нык үзгәргәнен сөйләгән. Сүзләре үтми, көчләре җитми икән, ярдәм сорарга иде, оялмаска кирәк. Бу минем генә проблем дип уйлау – ялгышлык. Имамнар, психологлар бар. Мөселман халкы бер организм булырга тиеш. Авыр икән, сөйлә, бүлеш, ярдәм сора. Бердәм булырга кирәк. Бу хәл бер әти белән әнинең нәтиҗәсе түгел, динсез, имансыз, рухи тәрбиясез буын өчен барыбыз да гаепле. Аларга яшәү бик авыр булачак, кешеләр арасында гомер кичерергә туры киләчәк.

Ваемсызлык, битарафлык аркасында җәза бирелде барыбызга да

Балалар өчен ата-ана да, күршеләр дә, мәхәллә кешеләре дә җаваплы. Күршеләре дә аңардан өркеп торуы турында әйткән. Курыккансыз икән ул егеттән, ник хәбәр итмәдегез, кешеләр?! Мылтык белән барганын күрәләр, ник шалтыратмадыгыз? Бер минут кирәк бит моңа. Миңа тимәсен генә дип читкә киткәннәр, ә ахыр чиктә балалар гүргә керде... Ваемсызлык, битарафлык аркасында җәза бирелде барыбызга да. Бер тән булып яшисе иде. Бу миңа кагылмый дип яшәү дөрес түгел.

"Гаилә" мәчете каршында мәдрәсә төзибез, ишекне пластик, пыяла белән куярбыз дип планлаштырган идек, хәзер исә ничек ныгытырга дип уйлашабыз. Гомумән балаларны, үзебезне яклауны ничек оештырырга дигән сораулар күп, дөнья тәҗрибәсен дә өйрәнергә кирәк, аларда да булды бит мондый хәлләр, алар балаларын ничек саклаганын кулланырга кирәк. Хастаханәгә балабыз янына йөрибез, анда да шулай ук пыяла ишекләр... Бу системлы эш булырга тиеш.

— Әлеге вакытта 175нче мәктәп балалары төрле мәктәпләрдә белем ала. Сезнең 8А сыйныфының язмышы нинди булыр?

— Ата-аналар җыелыштык, "нишлибез?" дигән сорау безне дә бимазалый. Сыйныф таркалсынмы, башка мәктәпкә китсәк тә бергәме, аерыммы – шулар турында сөйләштек. Бернинди дә нәтиҗәгә килмәдек әлегә. Әле безнең балалар укымый, алар белән Мәскәү, Казан психологлары эшли. Сентябрьгә кадәр реабилитация булачак, аларга рәтләнергә кирәк. Аннары карарбыз. Мәктәпкә ремонт ясалачак дип вәгъдә иттеләр, бассейн булачак диделәр. Чынында безнең микрорайонда мәктәпләр җитми, балалар күп. Хакимият төзер дип ышанабыз.

Бу фаҗига турында төрле сүзләр, имеш-мимешләр йөри. Моның өчен Тикшерү комитеты бар, рәсми белдерү көтәм. Әхмәттән дә сорау алдылар. Әмин улыбызның тәнендә өч җәрәхәт. Берсе иңбашы ягыннан үтәли чыгып киткән, икесе тәнендә калган иде. Бер сыйныфтан дүрт бала, дүрт дус хастаханәдә ята. Бер бала авыр хәлдә, аны Мәскәүгә алып киткәннәр иде, терелеп чыга күрсен.

Илназ Галәвиев

Илназ Галәвиев (19 яшь) — 2021 елның 11 маенда Казанның 175нче гимназиясенә килеп мылтыктан ут ача. Нәтиҗәдә 9 кеше, шул исәптән 7 бала һәм 2 укытучы һәлак була, 20дән артык кеше яралана.

  • Галәвиев үзе дә дүрт ел элек шушы гимназияне тәмамлаган. Аннары "ТИСБИ" көллиятендә IT белгечлегенә укый башлый, әмма начар уку сәбәпле 2021 елның 26 апрелендә аннан куыла.
  • Көллияттән куылып ике көн узгач корал йөртүгә рөхсәт ала. Life язуынча, Йошкар-Оладагы корал кибетенә барып Hatsan ESCORT мылтыгын сатып ала.
  • "Татмедиа" телеграм каналы язуынча, Галәвиевкә корал алу өчен таныклык биргән психиатр аның психикасында бернинди дә тайпылыш күрмәгән.
  • Русия Тикшерү комитеты исә Галәвиевтә баш мие авыруы булган, туганнары анда агрессивлык һәм тиз кабынып китүчәнлек сизгән дип белдерде.
  • Гимназиядәге һөҗүмгә берничә көн кала Илназ "Бог" исемле телеграм каналы ачкан һәм анда үзен Бог дип игълан иткән. Ул анда кешеләрне үтерергә барачагын алдан белдереп куйган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (6)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG