Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Баламны мәктәптә атып үтерерләр дип кем уйлаган"


Архив фотосы
Архив фотосы

Казанның 175нче гимназиясендәге фаҗигагә бер атна булды. Чәршәмбе, җидесе көнне мәрхүмнәр рухына дога укыла. Азатлык бу фаҗигадә бердәнбер баласын югалткан әни кеше белән сөйләште. Аның үз кайгысы, үз сораулары, үз карашы.

Гарифуллиннар гаиләсе иртәгесе көнгә әзерләнә. Чәршәмбе Казанның 175нче мәктәбендә һәлак булган Алисә Гарифуллинаның җидесенә аның әти-әнисе өйләренә якын туганнарын чакыра. Табын артында аның рухына дога кылыначак һәм әти-әнисе, туганнары мәрхүм кызның фотоларын янә актарып, кызы мәктәпкә киткән көнне ничек бар, шулай калган бүлмәсенә кереп кабат-кабат "Ни өчен бу хәл безнең кызыбызның гомерен өзде" дип елаячак.

Алисә – Әнисә белән Раил Гарифуллиннарның бердәнбер кызы. Алар берничә ел Түбән Камада яшәп, заводта эшләгән. Бала мәктәпкә барасы ел дип Казанга күчәләр. Ишегалдында яхшы мәктәп булсын дигән хәстәр белән фатирны да сайлап сатып алалар. Әнисә апа "баламны соң - 33 яшемдә таптым, барлык тормышымны аңа багышладым", дип сөйләде Азатлыкка.

"Фатирны зурайтырга кирәк диде ирем, әмма Алисә мәктәпне тәмамламыйча китмибез дидем, чөнки бу урынга беректек, Алисә дә мәктәпне яратты, укып бетерүен теләдек. Бар нәрсә дә фаҗига белән тәмамлануын кем белгән..." ди Әнисә ханым. Ул көр сөйләргә тырыша, әмма вакыт-вакыт күз яшьләрен тыя алмыйча елый.

Кызым үлеменә кем җавап бирер
please wait

No media source currently available

0:00 0:18:56 0:00
йөкләү

11 май Гарифуллиннар өендә гадәти иртә. Механик булып эшләүче әтиләре ул көнне гадәттәгечә иртән эшкә чыгып китә. Аннары Әнисә апа кызы Алисәне уята. Урамда кояш, җәй исе, кәеф тә күтәренке. Берничә көн мәктәпкә бармаганга күрә Алисә дусларын да сагынып өлгерә. Берничә көннән гает дип искә алган Алисә кинәт әнисенә: "Бүген матур итеп киенеп барасым килә!" ди. Әнисе аның оеклар, матур итәкләр киеп чыгып китүен искә ала. 15 яшьлек кызчык әнисе белән бусагадан бергә уза. Әнисә ханым 1нче сыйныфтан алып һәр иртә кызын мәктәпкә кадәр озата һәм каршы ала. Шулай гадәтләнгән. Шулай тынычрак. Юлны бергә чыгалар, койма аша кызының дуслары белән мәктәп эченә кереп китә. Ләкин бу язның тыныч иртәсе кыска була.

Әнисә Гарифуллина 11 май иртәсен тасвирлый. Ул баласын ничек эзләгәнен сөйләде.

Әнисә Гарифуллина кызы Алисә белән
Әнисә Гарифуллина кызы Алисә белән

"Кире фатирга кайттым, аш бүлмәсендә мәшәкатьләр белән йөрим. Озак та үтмәде ниндидер гөрселдәгән тавыш ишетелде. КамАЗ машиналары, төзелештер дип уйлап куйдым. Тәрәзәгә карыйм – бернинди дә төзелеш юк. Аннары тагын ниндидер тавышлар. Тагын тәрәзәгә карыйм, кешеләр йөгерә, берәр фатирда газ шартлагандыр дип уйлыйм, андый хәлләр еш була бит. Апамның тәрәзәсеннән мәктәп күренеп тора, кешеләр шунда йөгерә башлады дип ул миңа шалтыратты. Мәктәптә нидер булган дип аңладым. Торып чаптым шунда. Шартлау, атыш, диләр. Мәктәпнең ишек янына килеп җиттем, кертмиләр. Балалар йөгерә... Мин балама шалтыратам да шалтыратам. "Нишләп алмыйсың трубканы?" дип әрлим үзен. WhatsApp-ка күз салам, Алисәнең соңгы керүе иртәнге 9.27дә булган.

Инглиз теле түгәрәгеннән укытучысы мине күрде дә: "Елама, барысы да әйбәт", дип юата башлады, Алисәнең ахирәте үзе турында исән-сау дип язган дип миңа әйтте. Мин ул баланы табып шалтыраттым, әмма ул: "Алисә кабинетта, башыннан кан агып яткан килеш калды", диде. Шул вакытта ирем килеп җитте, димәк Алисә җәрәхәтләнгән, аны тизрәк РКБга җибәрдем. Туганнарым килеп җитте, әмма бала юк. Балалар клиникасындадыр, диләр. Анда да юк. Мәктәпкә кире килдек, кертмиләр. Штаб оештырылган икән, әмма алар белми.

7 бала һәлак, алар арасында сезнең кызыгыз да бар дип әйттеләр

Апа да Алисәне эзли, тагын бер бала аңа Алисә белән Зөлфия кабинетта калды дип әйткән (Зөлфия Галимҗанова да соңыннан һәлак булучыр исемлегендә була - ред.). Мәктәпкә керергә ыргылабыз, кертмиләр. Аннары фамилиямне сорадылар да керттеләр. Ниһаять, баламны кочам дип сөенәм. Кешеләр миңа: "менә монда психологлар да бар" ди, корвалол эчәргә, "Ашыгыч ярдәм" машинасына утырырга тәкъдим итәләр. Баш тартам, баламны күрәм дип сөенеп кереп барам, миңа тизрәк аны күрергә кирәк. Әмма миңа 7 бала һәлак булды, алар арасында сезнең кызыгыз да бар дип әйттеләр.

Баланы эзләгәндә аларны инде мәетханәгә алып киткәннәр булып чыкты. Шунда киттек, аяк киемен күрсәттеләр. Иңбашына әллә пуля, әллә кыйпылчыклар эләккән диләр. Берничә җирендә яра. Аяк киемен генә күрсәттеләр. Эчке киеме кып-кызыл, аныкы ак иде, ул түгелдер дим. Сорадык, ялындык, әмма кертмәделәр, кочаклый алмадым аны. Иртәгә 7гә килерсез дип кайтарып җибәрделәр.

Иртән кызымны өйгә алып кайттым. Ул юылган, кәфенләнгән иде. Әмма мин барыбер ул газиз баламны өйгә алып кайттым, кочаклап утырдым. Көн саен аны мәктәпкә озатканда: "Балама Хозур Ильяс юлдаш булсын!" дип догалар укый идем. Ни өчен? Берни дә саклап кала алмады", дип искә төшерә ул куркыныч көнне Әнисә Гарифуллина.

Ни өчен татар теле һәм әдәбияты кабинетында эвакуация турында аудиокисәтү ишетелмәгән

Әнисә Гарифуллинаның кызы атыш булган 8А сыйныфында укыган. Бу - татар сыйныфы. Барысы да туган тел итеп татар телен сайлаган балалар. Мәктәптә фаҗига булган вакытта ишекләре ябылмаган бердәнбер кабинет та аларныкы. 22 балага укытучы татар телен укыткан кабинетта һөҗүмче мылтыктан атыш оештыра. Һәлак булган Алисә Гарифуллина белән Зөлфия Галимҗанова икесе дә укытучы каршында, тәрәзә янындагы бер партада утырган, әмма аларның җәсәдләре парта янында түгел, ә такта янындарак дип сөйли Әнисә ханым. Ул сыйныфташларыннан ул минутларда ни булганын сораштырганнарын Азатлыкка сөйли һәм кызы беренче булып атыш корбаны була ала дип фаразлый. Әни кеше ни өчен татар теле һәм әдәбияты кабинетында эвакуация турында аудиокисәтү ишетелмәгән, ни өчен бөтен кабинетлар да ачкычка бикләнеп калганда 8А сыйныфының ишеге ачык калып балалар канга батырыла дигән сораулар бирә.

175нче мәктәп мөдире Әминә Вәлиева фаҗигане искә төшереп "Бизнес Online"га интервью биргәндә, 8А сыйныфы, мөгаен, ашханәдән кабинетка кереп баргандыр дип фаразларын китерә. Әнисә Гарифуллина моны кире кага.

Алисә Гарифуллина
Алисә Гарифуллина

"Бергә укыган балалардан сораштырдым, "Әнисә апа, сигнализация эшләмәде, нидер булганын аңладык, эвакуация дип аңлап коридорга чыктык. Раилә – минем кызымның ахирәте, 7А сыйныфы утырган кабинетка барып ишекләрен шакыган, алар бикләнгән булган. Ул кабинеттагы укытучы аларга тиз керегез, бикләнегез дигән. Балалар кире чабып кергәннәр. Кем кайда кача башлаган, өлгермәгәннәр, ул вакытта атыш башланган.

Балама йөгереп барганда аткандыр... Яралары бик күп иде. Сыйныфташ малае сүзләренчә, ул Зөлфия белән Алисәнең аякларын тотып яткан. Миңа атмасын, үлгән дип белсен дип яткан. Безнең балалар селкенгәндер инде... Селкенгән саен аткан бугай ул... Укытучының кулларына аткан дип аңладым. Сораулар күп, җавап таба аламмы – белмим. Укытучы терелеп чыккач, ни өчен ишекләр ябылмаганын аңлатыр дип ышанам", ди ана кеше.

Бер сыйныфта 7 бала һәлак була: дүрт малай, өч кыз. Әмир Волков, Әмир Шәйхетдинов, Әмир Зарипов, Дамир Гайнетдинов, Илзия Нәгыймуллина, Зөлфия Галимҗанова һәм Алисә Гарифуллина. Балаларны коткарырга килүчеләр кем торып баса ала дигән сораудан соң, 9 бала гына үз аягы белән басып чыга алганын сөйли Әнисә Гарифуллина. 7се ятып калган, калганнары җәрәхәтләнгән, аларны күтәреп чыкканнар. Тагын мәктәптән ике мәетне алып чыгалар. Ике укытучы – башлангыч сыйныф укытучысы Венера Айзатова белән Эльвира Игнатьева һәлак булучылар исемлегендә була.

Әнисә Гарифуллина сыйныф ата-аналары белән аз аралашам дип сөйләвен дәвам итә. Ул укытучыларны бүләкләү белән риза түгел.

Ишекләр ябылган булса, үтеп китәр иде ул адәм

"Ата-аналар белән аралашам, әмма аз. Укытучыларга бүләк бирергә кирәк дигән хәбәрләр таралды. Бу – балалары исән калган ата-аналар фикере. Сөйләшмәскә, фикерләремне белдермәскә тырышам. Минем балам гүргә кергәндә, гафу итегез, укытучыларны мактый алмыйм. Ишекләр ябылган булса, үтеп китәр иде ул адәм. Балалар да тикшерүчеләргә радио эшләмәгәнен сөйләгән. Яңалыкны соңыннан белә идек, ишетми идек дип аңлатканнар. Радионокта эшләсә, укытучы да ишекне япкан булыр иде... Ишекләрне тартып торсалар да, узып китәр иде кебек ул кеше..." дигән сораулар биреп фаразлар кыла әни кеше.

Укытучылар дигәндә аның үпкәсе дә калган. "Укытучылар коллективыннан Алисәне озатырга да килүчеләрне күрмәдем, минем кайгымны уртаклашып телефонга язучы бер генә укытучы да табылмады", дип сөйли ул.

Алисә Гарифуллина кабере
Алисә Гарифуллина кабере

"Укытучылар коллективыннан беренче тапкыр шимбә көнне шалтыраттылар, ярдәм күрсәтү турында анкета тутырабыз, диделәр. Нишлим мин ул аларның ярдәме белән? Шушы шалтыратуга кадәр ни җирләгән көнне килмәделәр. Кайгымны уртаклашам дигән сүз дә язмадылар. Балалар килде, сыйныфташлары килде Алисәне озатырга... Ә укытучылар? Алар кайда? Минем балам бит шунда беренче сыйныфтан бирле укый, яхшы билгеләргә укыды. Озатканда балам турында укытучылардан бер сүз дә әйтүче булмады. Мәетханәдә булды кемдер, әмма дәшмәделәр. Алисәне озатырга дип бөтен урам җыелды, без йортта туганнар кебек яшәдек. Барсы да бар иде. Җирләүне Балык бистәсенең район хакимияте оештырырга ярдәм итте, ул фаҗига булган көнне үк миңа да, апага да шалтыраттылар, барысын да оештырдылар. Юлда ук каршы алдылар, ярдәм машиналары да шунда иде, шулкадәр оешканлык иде. Баламны минем туган авылым Иске Арыш зиратында җирләдек", дип сөйли ул.


Әнисә Гарифуллинаның бу фаҗиганең сәбәпләрен белми, ни рәвешле бу хәл мәктәптә килеп чыкканын да, моннан соң да нишләргә мөмкин дигән сорауларга да җавабы юк аның. Аның телендә бары тик "Ник һәм ни өчен?" дигән сораулар.

"Еракта каядыр шуның ише фаҗигаләр ишетелә иде, әмма Америкадагы кебек атышның бездә була алганын күз алдына да китермәдем. Тыныч республика бит, Казанда да тәртип. Кызымны мәктәпкә озатып, ул бит иң тыныч, имин урын, шунда баламны атып үтерерләр дип кем уйлаган. Үзем илттем шунда... Үзем үтерттердем булып чыга. Шәһәрдә эт тә атарга ярамаган вакытта мәктәптә атыш аркасында балам гүргә керде. Ничек?" ди ул.

Илназ Галәвиев

2021 елның 11 маенда билгесез кеше Казанның 175нче гимназиясенә килеп ут ача. Нәтиҗәдә 9 кеше, шул исәптән 7 бала һәм 2 укытучы һәлак була, 20дән артык кеше яралана. Һөҗүмче тоткарлана. Ул элегрәк шушы мәктәптә укыган 19 яшьлек Илназ Галәвиев дип хәбәр ителә.

Галәвиев 175нче гимназияне 2017 елда тәмамлый. Аннары "ТИСБИ" көллиятендә IT белгечлегенә укый башлый, әмма начар уку сәбәпле 2021 елда аннан куыла.

Көллияттән куылып ике көн узгач корал йөртүгә рөхсәт ала. Йошкар-Оладагы корал кибетенә барып Hatsan ESCORT мылтыгын сатып ала.

Галәвиевкә корал алуга таныклык биргән психиатр аның психикасында бернинди дә тайпылыш күрмәгән. Русия Тикшерү комитеты исә анда баш мие авыруы булган, туганнары анда агрессивлык һәм тиз кабынып китүчәнлек сизгән дип белдерә.

Һөҗүмгә берничә көн кала Галәвиев "Бог" исемле телеграм каналы ача һәм анда үзен Бог дип игълан итә. Ул анда кешеләрне үтерергә барачагын алдан белдереп куя.

175нче гимназиядә атыш вакыйгасын тикшерү дәвам итә. Галәвиевка карата күпләп кеше үтерү турында җинаять эше ачылды, ул сак астында.

Тагын берничә кешегә, шул исәптән 175нче гимназия мөдире Әминә Вәлиева, "Ваша безопасность" ширкәте мөдире Сергей Иванов, саклану сигнализациясе инженеры Марат Җиһаншинга карата "гамьсезлек" маддәсе нигезендә тикшерү эшләре ачылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG