Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мәктәбендәге атыш фаҗигасенең сәбәпләре нәрсәдә?


Казанның 175нче гимназиясе, 11 май 2021

Казанның 175нче гимназиясендә килеп чыккан фаҗиганең сәбәпләре нәрсәдә? Русия мәктәпләрендә соңгы вакытта ешайган һөҗүмнәр белән дәүләт сәясәте арасында бәйләнеш бармы? Балаларга милитаризм рухын сеңдерүнең соңгы вакытта артуы мондый хәлләргә сәбәп түгелме? Шул хакта белгечләр белән сөйләштек.

11 май көнне 19 яшьлек егет Казанның 175нче гимназиясенә килеп ут ачты. Нәтиҗәдә 9 кеше: 7 бала һәм ике укытучы һәлак булды, 23 кеше яраланды. Һөҗүмче кулга алынды. Ул үзе дә 4 ел элек шушы гимназияне тәмамлаган Илназ Галәвиев булып чыкты. Бу фаҗиганең ихтимал сәбәпләре турында белгечләр белән сөйләштек.

Сәясәт белгече Руслан Айсин мондый хәлләр дәүләтнең игътибарны дөрес якка юнәлтмәү сәбәпле килеп чыга дип саный.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

"175нче гимназиядә коточкыч фаҗига булды. Минем балам күрше мәктәпкә йөри. Анда яшәүчеләр аптырашта. Сораулар һәм аңлашылмаучанлыклар бик күп. Куәт оешмасы хезмәткәрләре илдә бик күп. Ел саен аларның саны арта, ләкин тәртип һәм канунилык артмый. Навальный митингларыннан соң иҗтимагый актив яшьләргә басым артты. Интернет һәм оппозиция эшчәнлеген, хәтта аңа ишарәләр дә репрессиягә дучар була. Барысы да көйләнгән, ташка сугылган. Ләкин психопатлар кирәкле сертификатлар сатып ала һәм шуның нигезендә корал ала. Аннары бу корал гаепсез балаларга ата. Безнең урамнардагы бу психопатлар кимеми.

Әгәр дә педагогик җәмгыять һәм түрәләр митингларда катнашканнарның исемлеген төзү белән генә шөгыльләнмичә яшьләр проблемнарына игътибар итсә, бәлки күп проблемнардан һәм фаҗигаләрдән сакланырга мөмкин булыр иде. Әгәр дә тышкы сәясәттән һәм буш демагогиядән тыш, сәясәтчеләр җәмгыятьнең әхлакый һәм психологик торышына игътибар итсәләр, нәтиҗә башкача булырга мөмкин иде. Мондый "әгәр"ләрне хәзер күп санап китеп була. Үтерелгән балаларны гына кире кайтарып булмый, ләкин киләчәктә моны булдырмаска тырышырга кирәк. Әмма моның өчен фаҗигагә китергән сәбәпне аңлау мөһим. Шундый ук фаҗига Керичта 2018 елның октябрендә 18 яшьлек Владислав Росляков үзе укыган лицейга һөҗүм ясаганда булды", ди ул.

Айсин сүзләренчә, элек Америка өчен системалы булган проблем хәзер безнең тормышыбызның да аяныч фактына әверелә.

"Компьютер уеннары вә интернет гаепле дип аларны тагын тыюга, контрольгә чакырып традицион зарлану бик урынлы түгел. Уен уйнаучы һәм интернетны кулланучыларның барысы да җинаятьче түгел, барлык балалар диярлек уеннар белән кызыксына. Ләкин кайбер кайнар башлар кабат интернетны, сүз иреген кысып халыкта булган аз гына бәйсезлекне чикләмәкчеләр. Сәясәтчеләр өчен алар универсаль гаепле. Проблем башкада. Агрессия безнең илдә иҗтимагый вә дәүләт тәртибе культы һәм векторына әйләнде. Бу җыела бара торган субстанция һәм теләсә нинди мизгелдә ул тамчылап нәфрәт кәсәсенә җыелып аннары чәчелә ала. Бу процессны күзәтү өчен реаль механизмнар юк.

Җитлекмәгән акыл үз күршесендә потенциал шымчыны, халык дошманын күрә, аның өчен агрессия үзеңне шәхес итеп раслауның факторы булып тора

Җәмгыятьтә ышанычсызлык атмосферасы актив куертыла. Бөтен вертикальгә үтеп керүче бруталь пропаганда кешеләрне дулкынландырды. Яшьләр аеруча бирелүчән: " беркемгә дә ышанырга ярамый", "тирәдә дошманнар", "бишенче колонна", "алар (кемнәр?) безне яулап алырга һәм буйсындырырга тели" һ.б. Җитлекмәгән акыл үз күршесендә потенциал шымчыны, халык дошманын күрә, аның өчен агрессия үзеңне шәхес итеп раслауның факторы булып тора. Башка яхшы сыйфатлар үстерелми. Ура-патриотизм тагыла һәм белә торып тупаслык тәрбияләнә, җәмгыять белән тулыканлы диалог алып барылмый, акыллы һәм дөресен сөйләүче кешеләр нәфрәтлеләр төркеменә җибәрелә. Теләсә нинди тәнкыйть дошманлык акты буларак кабул ителә. Петр Чаадаев "Апологии сумасшедшего"дә болай дип язган: " Ватанга мәхәббәт искиткеч нәрсә, ләкин тагын да матуррак нәрсә - ул хакыйкатькә мәхәббәт".

Әйләнә-тирә мохит үзе үк зыян күрүдән газап чигүче деструкция һәм нәфрәтне барлыкка китерә. Югары дәрәҗәдәге сәясәтчеләр, икеләнмичә, гопник-куркыныч сүзләрне уйламыйча да җәмгыятьтә куллана. Русия думасы спикеры урынбасары Владимир Жириновскийның, "дөрес булмаган" кешеләрне атарга һәм Истанбулга атом бомбасын ташларга, Росгвардия башлыгы Виктор Золотовның видео аша дуэльгә чакыруы һәм үпкәләтүчедән кәтлит ясау сүзләре; үч алырга һәм сугышка чакыручы федераль телеканаллар журналистлары; телевизордан ток-шоуларда катнашучыларның бер-берсен тукмалаулары; футболчылар Александр Кокорин һәм Павел Мамаевның исерек килеш күз ерыклары ошамаган өчен кешеләрне кыйнаулары шуның мисалы. Сугыш һәм көч куллануны сеңдерү рәсмиләрнең барлык ярыкларыннан ишетелә. Ханти-Манси автономия бүлгесе губернаторы Наталья Комарованың яшь армиячеләр белән очрашуда "Сугыш – мәхәббәт. Сугыш – дус. Сугыш – дөньяга хас киләчәк" диде.

Балалар бакчасында җиңү маршлары, милитаризм шаукымы иртәме-соңмы үзен сиздерәчәк

Балалар бакчасында җиңү маршлары, милитаризм шаукымы иртәме-соңмы үзен сиздерәчәк. Агрессия беркая да китми, аны яхшырак вакытка кадәр дип чоланга ябу яки махсус тыю кануны кабул итү мөмкин түгел. Бу дәүләт бөтенләй күрмәгән зур масштаблы проблем. Сәяси һәм идеологик киңлек кураторлары бу киеренкелек юкка чыгачак дип уйлый микән? Мондый могҗизалар булмый. Кырмыска оясының үзкакшамас кануннары бар. Без, әлбәттә, "башкалардан аерылып тора торган цивилизация" һәм анысы-монысы, ләкин хәтта Көнчыгыш һәм Көнбатыш тарафыннан кысылган Русия дә табигатенең эчке тәртибенә буйсынырга мәҗбүр", ди Айсин.

Милитаризм артуы иртәме-соңмы үзен сиздерәчәк дигәндә, соңгы вакытта массакүләм мәгълүмат чаралары Русиядә "балаларны милитаризацияләү" турында актив яза. "Idel.Реалии" дәүләт сәясәте белән мәктәпләрдә ешайган һөҗүмнәр арасында бәйләнеш барлыгын аңларга тырышып экспертлар белән элемтәгә керде.

Сәясәт белгече Дмитрий Орешкин турыдан-туры бәйләнешләр юк дип саный.

Дмитрий Орешкин
Дмитрий Орешкин

"Минемчә, бу хәзерге мәгълүмати җәмгыять һәм хәзерге шәһәр җәмгыятенә хас. Без АКШтагы шундый ук хәлләр турында бик еш ишеттек, гәрчә анда сәяси социумның милитаризациясе күзәтелми кебек. Миңа калса, мәсьәлә башкада. Элегрәк, чыннан да, адекват булмаган кешеләр, мөгаен, проблемнарын "чишү" өчен мондый мөмкинлек барлыгын белмәгәндер. Бу очракта, мин аңлаганча, бу яшь егетнең башына илаһи көче барлыгы кереп урнашкан, һәм аның бурычы – җир шарын, үзе әйткәнчә, "биокалдык"лардан чистарту. Болар барысы да утрауда 60 кешене атып үтергән Норвегия егете эшенә бик охшаш. Бу миңа калса, акылсызларның үзләрен кызыксындырган әйберне булдыруның нормаль булмаган, әмма гадәти нәтиҗәсе, ди Орешкин. Шул ук вакытта эксперт Русиядә ниндидер усаллык арта бара, дип өсти, ләкин бу, аның уйлавынча, кешеләрнең үзләрен "тышкы көчләр уенчыгы итеп сизү"гә бәйле".

"Алар нәрсә булганын аңламый. Аларга һәрвакыт бөтен җирдә дошманнар, дөнья чыннан да яшерен көчләр белән идарә ителә дип сөйлиләр. Зәгыйфь психикага бу теорияләр дулкынландыргыч нәтиҗә бирә", дип нәтиҗә ясады ул.

Элекке Совет берлеге илләре белгече Пол Гобл Казандагы кебек фаҗигаләрне өч нәрсә берләшеп китереп чыгарырга мөмкин дигән фикердә.

Пол Гобл
Пол Гобл

"Беренчедән, лидерлар проблемны бердәнбер чишү юлы - көч куллану дип эш иткәндә, кешеләр алар өчен дә бу юл дөрес дип уйлый башлый. Икенчедән, мондый хәлләр җәмәгатьчелеккә киң җиткерелгәч, күбрәк кешеләр моны алар да эшли алачак дип ышана башлый. Өченчедән, гади кешеләр кулындагы корал саны беркайчан да бүгенгедәй күп булмаган", дип саный ул.

Эксперт әйтүенчә, хәзерге вакытта халыкта 25 миллионнан артык утлы корал бар, аларның өчтән ике өлеше канунсыз һәм теркәлмәгән.

"Федерациянең 20дән артык субъектында ФСБ тарафыннан соңгы тикшерүләр аларның кайберләрен контрольдә тотуга юнәлтелгән иде. Хәзерге Русиянең күп почмакларында кебек кешеләр үзләренең хәле начарая барганын сизгәндә, аларның бу факторларны исәпкә алып күбрәк көч куллануга баруы гаҗәп түгел", дип нәтиҗә ясады Гобл.

Илназ Галәвиев

Илназ Галәвиев (19 яшь) — 2021 елның 11 маенда Казанның 175нче гимназиясенә килеп мылтыктан ут ача. Нәтиҗәдә 9 кеше, шул исәптән 7 бала һәм 2 укытучы һәлак була, 20дән артык кеше яралана.

  • Галәвиев үзе дә дүрт ел элек шушы гимназияне тәмамлаган. Аннары "ТИСБИ" көллиятендә IT белгечлегенә укый башлый, әмма начар уку сәбәпле 2021 елның 26 апрелендә аннан куыла.
  • Көллияттән куылып ике көн узгач корал йөртүгә рөхсәт ала. Life язуынча, Йошкар-Оладагы корал кибетенә барып Hatsan ESCORT мылтыгын сатып ала.
  • "Татмедиа" телеграм каналы язуынча, Галәвиевкә корал алу өчен таныклык биргән психиатр аның психикасында бернинди дә тайпылыш күрмәгән.
  • Русия Тикшерү комитеты исә Галәвиевтә баш мие авыруы булган, туганнары анда агрессивлык һәм тиз кабынып китүчәнлек сизгән дип белдерде.
  • Гимназиядәге һөҗүмгә берничә көн кала Илназ "Бог" исемле телеграм каналы ачкан һәм анда үзен Бог дип игълан иткән. Ул анда кешеләрне үтерергә барачагын алдан белдереп куйган.

Русия мәктәпләрендә соңгы елларда булган һөҗүмнәр

  • 2014 елның 3 февралендә Мәскәүнең 263нче мәктәбендә югары сыйныфта укучы үсмер мәктәпкә корал белән бер укытучыны атып үтерде. Тәртип саклау хезмәткәрләре килгәч ул аларга да ут ачты һәм бер полиция хезмәткәрен атып үтерде, берсен яралады. Һөҗүм итүче үсмер акылдан язган дип белдерелде һәм мәҗбүри дәвалауга җибәрелде.
  • 2016 елның 18 мартында Приморье өлкәсенең Находка шәһәрендә бер яшь кеше мәктәп мөдире бүлмәсендә 15 яшьлек укучы кызга пычак белән кадады һәм үз-үзен үтерде. Кызның да гомере өзелде. Соңрак 19 яшьлек ул кешенең үзе яраткан кыз белән шул рәвешле мөнәсәбәт ачыкларга теләве билгеле булды.
  • 2017 елның 11 февралендә Түбән Каманың 1нче мәктәбендә математика дәресе вакытында 14 яшьлек укучы үзе белән бер өстәл янында утыручы сыйныфташының күзенә пневматик пистолеттан атты. Яраланган укучы бер атнадан Балалар республика клиник хастаханәсендә үлде.
  • 2018 елның 18 апрелендә Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә бер укучы укучы берничә кешене пычак белән яралады һәм сыйныф бүлмәсенә ут төртте. Тикшерү комитеты 17 яшьлек ул үсмернең коррекцияләү сыйныфында укыганлыгын белдерде. Ул пычак белән бер укучы кызның кулын яралаган һәм укытучыга кадаган, яна торган сыеклык сибеп бүлмәгә ут төрткән. Соңрак үз-үзен үтерергә маташкан. Тикшерү комитеты белдерүенчә, барлыгы өч укучы, шул исәптән һөҗүм итүче үзе дә һәм бер укытучы хастаханәгә салынган. Һөҗүм итүчедә психик тайпылыш булган дип аны мәҗбүри дәвалауга җибәрделәр.
  • 2018 елның 19 гыйнварында Бурятия башкаласы Улан-Удэда 15 яшьлек үсмер 5нче мәктәпкә балта белән килеп укытучы хатын-кызга һәм 7нче сыйныфта укучы берничә үсмергә һөҗүм итте, мәктәпкә ут төртте һәм үз-үзен үтерү омтылышы ясады.
  • 2018 елның 15 гыйнварында Перьмнең 127нче мәктәбенә әлеге мәктәпне тәмамлаган һәм шунда укучы ике үсмер пычак белән килеп укытучы хатын-кызны һәм берничә укучыны яралады. Соңыннан алар да үз-үзләрен үтерү омтылышы ясады.
  • 2018 елның 5 сентябрендә Мәскәү янындагы Ивантеевка шәһәренең 1нче мәктәбендә укучы үсмер дәрес вакытында пневматик коралдан ата башлагач укучылар тәрәзәдән сикерде. Бу соңгы өч очракта үлүчеләр булмады.
  • 2019 елның 13 маенда Казанның 7нче гимназиясендә 10нчы сыйныф укучысы пневматик пистолет һәм пычак белән 12 укучыны тотык итеп алды. Тотыклар алган үсмер полиция белән сөйләшүдән соң бирелде, яраланучылар һәм үлүчеләр булмады.
  • 2019 елның 14 ноябрендә Амурдагы Благовещенски шәһәренең төзелеш көллиятендә бер студент утлы коралдан икенче бер студентны һәм үз-үзен үтерде.
  • 2020 елның 27 ноябрендә Кабарда-Балкар республикасы башкаласы Нальчикның 2нче гимназиясендә бер укучы белән укытучы үзара бәрелешеп алгач укытучы машинасыннан травматик пистолет алып кереп укучыга атты. Нәтиҗәдә икесе дә яраланды. "Хулиганлык" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (17)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG