Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лиз Трасс Британиянең яңа премьеры булачак


Лиз Трасс
Лиз Трасс

Ул премьер-министр вазифасында Борис Джонсонны алыштырачак. Трасс премьер вазифасында Украинаны хуплаячагын һәм Русиягә каршы торачагын, кирәк булса “ике дә уйламый” атом коралы төймәсенә басачагын да белдерде.

Британиянең хакимияттәге Консерватив фиркасендә яңа лидер итеп тышкы эшләр министры Лиз Трасс сайланган. Якында ул премьер-министр вазифасында Борис Джонсонны алыштырачак.

Консерватив фирка әгъзаларының яңа лидер өчен тавыш бирү нәтиҗәләре бүген, 5 сентябрьдә игълан ителде.

Лиз Трасска 47 яшь. Ул тышкы эшләр министры вазифасында 2021 елның сентябреннән булды. Русия Украинага каршы сугыш башлаганчы да Мәскәүгә карата кырыс карашта торды. Трасс Британия премьеры вазифасында өченче хатын-кыз булачак, кайберәүләр аны "Тимер леди" исеме белән танылган Британиянең беренче хатын-кыз премьеры Маргарет Тэтчер белән чагыштыра.

Трасс үзенең көндәше, элекке финанс министры Риши Сунакны узып киткән. Трассны тавыш бирүдә катнашучыларның 57 проценттан артыгы хуплаган, бу – Консерватив фирканең 80 меңнән артык әгъзасы. Сунак өчен 60 меңнән артык консерватор тавыш биргән.

Трасс үзенең агитация чыгышында Британиядәге энергетик кризиска каршы көрәштә катгый чаралар күрергә вәгъдә иткән. Шул ук вакытта ул премьер вазифасында Украинаны хуплаячагын һәм Русиягә каршы торачагын искәртә.

Трасс кирәк булса, "ике дә уйламый" атом коралы төймәсенә басачагын да белдерде.

  • Борис Джонсон Консерватив фиркане һәм Британия хөкүмәтен 2019 елда, премьер-министр Тереза Мэй вазифасыннан киткәч җитәкләгән иде.
  • Русия Украинага һөҗүм иткәч, Джонсон Европа лидерлары арасында Украинаны иң нык хуплаучыларның берсе булды. Ул өч мәртәбә Киевка килде, кайбер Европа сәясәтчеләренең низагны сөйләшүләр юлы белән җайларга кирәк дигән тәкъдимнәрен тәнкыйтьләде һәм НАТОдан Украинага хәрби ярдәмне арттыруын таләп итте. Британия Украинага зур хәрби ярдәм күрсәтә, үз базаларында украин хәрбиләрен укыта.
  • Борис Джонсон үзе тирәсендәге шау-шулардан соң вазифасыннан китте. Аны коронавирус пандемиясендә кертелгән үзизоляция тәртибен бозуда, җенси бәйләнүләрдә фаш ителгән парламент депутаты Крис Пинчерны хуплауда, Төньяк Ирландиягә бәйле беркетмәдәге шартларны үтәмәүдә гаепләделәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG