Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пермь университетындагы былтыргы атыш корбаннарының туганнары Тимур Бекмансуровтан миллионнарча сум таләп итә


Пермь дәүләт университеты
Пермь дәүләт университеты

Узган ел 20 сентябрьдә Пермь дәүләт университетында Тимур Бекмансуров оештырган атышта 47 кеше яраланды, 6 кеше һәлак булды.

Бүген, 6 сентябрьдә Пермь крае мәхкәмәсе узган елның 20 сентябрендә Пермь университетындагы атышта зыян күрүчеләрдән сорау ала башлаган.

Атышта һәлак булганнарның туганнары Тимур Бекмансуровтан рухи зыян өчен компенсация түләттерүне таләп итә, дип яза РБК.

Һөҗүмдә һәлак булган Анна Айгельдинаның әнисе рухи зыян өчен өч млн сум сорап дәгъва тапшырган. Тагын ике студентның — Ксения Самченконың, Ярослав Арамелевның — әниләре һәм атышта һәлак булган табибә Маргарита Энгаусның улы рухи зыян өчен бишәр млн сум түләттерүне таләп итә диелә.

Узган ел 20 сентябрьдә Пермь дәүләт университетында Тимур Бекмансуров оештырган атышта 47 кеше яраланды, 6 кеше һәлак булды. Бекмансуров авыр хәлдә һоспитальгә җибәрелде. Тоткарланган вакытта аның аяк-кулларын яраладылар, аягының бер өлешен кистеләр. 2021 елның 14 октябрендә хастаханәдә узган мәхкәмә утырышыннан соң, аны сак астына алдылар. Ул үз гаебен тулысынча таныды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG