Европа комиссиясе Русия белән җиңеләйтелгән виза тәртибе килешүеннән 12 сентябрьдән башлап тулысынча баш тарту карарын хуплады. Европа берлегенең эчке эшләр комиссары Илва Йоһанссон әйтүенчә, Европа берлеге шурасы аны бу атнада ук расларга мөмкин.
Нәтиҗәдә виза түләүләре 85 еврога кадәр күтәрелергә, ә визаны 45 көнгә кадәр көтәргә туры килергә мөмкин. Виза алу өчен күбрәк документлар кирәк булачак, ә берлек илләренә күп тапкыр керү өчен бирелә торган визалар саны кимиячәк.
"Моннан ары Русия белән гадәттәгечә эш итәргә ярамый. Европа берлеге белән җиңеләйтелгән виза тәртибе килешүен тулысынча туктатырга һәм оккупацияләнгән Украина җирләрендә бирелгән Русия паспортларын танымаска тәкъдим итәбез", дип язды Европа комиссиясе башлыгы Урсула фон дер Ляйен Twitter-да.
Моннан тыш оешма виза сорап мөрәҗәгать итүче русияләрнең Европа берлеге иминлегенә һәм халыкара мөнәсәбәтләргә куркыныч тудыру-тудырмавын тикшерергә тәкъдим итә. Күп тапкыр керү визалары булган русияләр аларны виза мөддәте тәмамланганчыга кадәр куллана алачак.
Бу килешүнең язмышы турында сөйләшү 30-31 августта берлек илләренең тышкы эшләр министрлары катнашында Прагада узды. Русия белән чиктәш илләр хәтта шенген визалары булган русияләрнең дә үзләренә керүен чикли алучы өстәмә таләпләр булдыра ала дип килешенде. Элегрәк Балтыйк илләре һәм Польша Русия ватандашларына виза бирүне нык киметү һәм хәтта гомумән тыю мөмкинлеге турында да белдергән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!