Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда тычкан чире белән авыручылар тугыз тапкырга арткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Авыруның болай таралуына җирән кыр тычканының нык үрчүе генә түгел, торак пунктлар һәм бакчалар янында рөхсәтсез чүплекләр барлыкка килүе дә йогынты ясый ди белгечләр. Быел апрель аенда Русия төбәкләре арасында рөхсәтсез чүплекләр ягыннан Башкортстанның беренче урында торуы хәбәр ителгән иде.

2022 елның сигез аенда Башкортстанда 1106 кеше бөер синдромлы геморрагик бизгәк (халык арасында "тычкан чире" дип йөртелә) белән авырган, аларның өчесе үлгән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, республикада тычкан чире белән авыручылар саны тугыз тапкырга, Уфада исә - 12 тапкырга арткан. "Коммерсантъ" язуынча, бу хакта Башкортстан Роспотребнадзоры җитәкчесе урынбасары Галина Пермина Уфа мэриясендәге оператив киңәшмәдә хәбәр иткән.

Статистикага ярашлы, 50 процент очракта кешеләр тычкан чирен көнкүрештә, 27 процент очракта –урманда, 7,3 процент очракта – бакчада йоктыра.

Авырган уфаларның дүрттән бере чирне Урманчылар, Нефтехимиклар, Аксаков һәм Җиңү паркларында йоктырдык дип әйткән.

Галина Пермина әйтүенчә, авыруның таралуына җирән кыр тычканының нык үрчүе сәбәпче булган.

Шул ук вакытта моңа шәхси секторларда йортлар төзелү, торак пунктлар һәм бакчалар янында рөхсәтсез чүплекләр барлыкка килүе дә йогынты ясый дигән урынбасар.

Роспотребнадзор мәгълүматынча, 1 августка Башкортстанда 3,8 мең рөхсәтсез чүплек теркәлгән.

Быел апрель аенда FinExpertiza аудитор-консалтинг челтәре Русия төбәкләре арасында рөхсәтсез чүплекләр ягыннан Башкортстан беренче урында тора дип нәтиҗә ясаган иде. 2021 ел ахырына Башкортстанда 1822 чүплек булган дип хәбәр ителде.

Чүпләрне җыю, чыгару, көнкүреш һәм җитештерү калдыкларын эшкәртү өчен инфраструктураның җитәрлек дәрәҗәдә үсмәгән булуы аркасында чүплекләр барлыкка килә дә, дип искәртте FinExpertiza тикшеренүчеләре.

2019 елда Русиядә "чүп реформасы" ясап, чүпне җыю һәм урнаштыру эшен төбәк операторларына йөкләделәр. Башкортстанда чүп җыюга бәйле проблемнарның хәл ителмәве турында моңа кадәр дә зарланучылар булды.

Уфа коммунистларының Совет районы җитәкчесе Алберт Рәхмәтуллин Азатлыкка "Хәбиров халыкны чүп реформасы белән алдады" дип белдергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG