Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада КПРФ митингы: "Путинга – импичмент!"


Уфада КПРФ җыены
Уфада КПРФ җыены

Уфа коммунистларының урам җыенында хөкүмәтне һәм Русия думасын тарату таләп ителде. "Путинга – импичмент" сүзләре яңгырады.

7 ноябрь Уфа мэриясе каршындагы Ленин һәйкәле янында КПРФ октябрь инкыйлабының 102 еллыгын билгеләде. Узган елларда бу чара алдыннан тынлы музыка белән тантаналы йөреш тә уза иде. Быел аны тыйганнар булып чыкты. Чара тимер рәшәткәләр белән уратып алынган мәйданда узды.

Урам җыенын Башкортстан коммунистлары башы, республика парламентындагы КПРФ фракциясе җитәкчесе Юнир Котлыгуҗин ачып 30 ел буе олигархларның Русия халкын талавы турында сөйләде.

Юнир Котлыгуҗин
Юнир Котлыгуҗин

“Русия икътисады нигезенә бомба салынган. Җинаятьчел систем һәр гаиләгә куркыныч тудыра. Илдә пенсия, хезмәт хакына акча юк. Шул ук вакытта триллионлаган сум акчалар чит ил банкларына күчерелә. Европада пенсияләр уртача 130 мең сум булса, бездә аларныкыннан 10 тапкырга аз. Аларда уртача хезмәт хакы 300 мең, бездә реаль 36 мең сум тәшкил итә. Халыкның өчтән бере фәкыйрьлек чигендә яши. Без илне таркатуны һәм халыкка карата үткәрелгән геноцидны туктатуны таләп итәбез. Хакимият халыкның ризасызлык протестларына каршы сәяси репрессияләр белән шөгыльләнә. Бары тик полиция дәүләтендә генә халык депутатларын халык белән ирекле очрашудан тыялар. Халыктан курыккан һәм аны күралмаган хакимият кенә тыныч урам җыеннары уздыруны тыя. Хакимияткә – хурлык!” дип чыгыш ясады Котлыгуҗин.

“Хезмәтчән Русия” хәрәкәте әгъзасы Ирек Фазылов гадел сайлаулар уздыруны һәм пенсиягә чыгу яшен арттыру карарын гамәлдән чыгаруны таләп итте.

Ирек Фазылов
Ирек Фазылов

“Реформалар халыкка каршы уздырыла. Сайлаулар басым астында уза. Без барлык халыклар берләшеп кенә моңа каршы тора алабыз. Пенсия яшен элеккечәгә кайтаруны, бәйрәмнәрне кайтаруны таләп итәбез! Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның 1 май һәм 7 ноябрь бәйрәмнәрен Ленин һәйкәле янында уздыруын тыюын туктатуын таләп итәбез!” диде Фазылов.

Башкала коммунистларының Совет районы җитәкчесе Алберт Рәхмәтуллин да Башкортстан башлыгына дәгъвалар белдерде.

Алберт Рәхмәтуллин
Алберт Рәхмәтуллин

“Ленин сүзләре белән әйткәндә, инкыйлаб өстәгеләрнең идарә итә алмавы, астагыларның риза булмавы нәтиҗәсендә ясала. Бүген дә вазгыять шундый ук. Өстәгеләр идарә итә алмый. Торак алуда алданучылар күпме, банкларга акча салып алданучылар күп еллар буе үз акчаларын кайтара алмый җәфа чигә. Медицина, белем алу түләүлегә әйләнеп бара. Радий Хәбировның халыкны ышандырганнарын да искә төшерик. Транспорт реформасы, чүп реформасы белән алдады. Үлем арта, гомер озынлыгы кыскара, экология бозыла. Хакимиятне үзгәртергә кирәк, чөнки хакимият тутыккан. Дәүләт машинасы эшләми. Бу хакимият үз мәнфәгатен яклау өчен генә эшли”, дип чыгыш ясады Рәхмәтуллин.

Дмитрий Чувилин
Дмитрий Чувилин

Республика парламенты депутаты, “Сул фронт” хәрәкәте җитәкчесе Дмитрий Чувилин иң кискен чыгышларның берсен ясады. “Без Русия думасын һәм хөкүмәтне таратуны таләп итәбез! Путинга – импичмент!” диде Чувилин.

Чыгыш ясаучы Мәхмүт Хисмәтов эш атнасын кыскартуга юл куймау мәсьәләсен күтәрде.

Башкортстан офицерлары берлеге рәисе Вячеслав Полянский
хакимиятнең халыктан куркып урам җыеннары уздыруны тыюына борчылу белдереп чыгыш ясады.

Митингта катнашучылар
Митингта катнашучылар

Чара ахырында кабул ителгән резолюциядә шундый юллар бар: “Без 2019 елның 8 сентябрендә хәрәмләшүләр белән узган сайлау нәтиҗәсен танымыйбыз. Бүген илдәге халыкның 20 миллионы фәкыйрь. 1993 елдан соң бер референдум да узганы юк. Конституциядә язылган хокуклар тәэмин ителми. Мәхкәмәләр халык файдасына эшләми. Русиядә гадел сайлаулар бетте. Бу халыкара хокукларны бозу булып тора. Башкортстанда 9 мең кеше торак алуда алданды”.

Резолюциядә шундый таләпләр куела:

  • Сәяси эзәрлекләүләрне туктатуны таләп итәбез!
  • Сәяси хөкем ителгәннәрне иреккә!
  • Урам җыеннары уздыруга каршы кануннарны гамәлдән чыгаруны таләп итәбез!
  • Гадел сайлаулар таләп итәбез!
  • Пенсия яшен кайтаруны таләп итәбез!
  • Пенсия күләмен уртача 50 мең сумга җиткерүне таләп итәбез!

6 октябрьдә Чаллыда КПРФның көндәше булган "Русия коммунистлары" фиркасе дә Путинны вазифасыннан алуны таләп итте. Аларның митингында уртача пенсияне 40 мең сумга кадәр күтәрү тәкъдиме яңгырады.

XS
SM
MD
LG