Accessibility links

"Хәбиров торак алуда алданучыларга буш вәгъдәләр бирә"


Наталья Судурова ялгыз пикетта
Наталья Судурова ялгыз пикетта

11 июнь Башкортстанның Республика йорты каршында торак алуда алданучылар каршылык чарасы уздырды. Республика җитәкчелеге мәсьәләне чишә алмаса чарада катнашучылар Мәскәүгә барырга җыена.

Уфаның "Урал" микрорайонындагы төзелешкә акчаларын салып алданучы өч кеше "Торак алуда алданучылар хакимият өчен хурлык!", "Торакка акча салучылардан башка барысы да файда күрә", "Башлык, әгәр безне кабул итмәсәң, Мәскәүгә барачакбыз!" дигән шигарләр тотып ялгыз пикетта торды.

Чараны оештыручы Наталья Судурова Азатлыкка урамга чарасызлыктан чыгарга мәҗбүр булулары турында сөйләде:

"Мин "Урал" микрорайонында "Башинвестйорт" ширкәтенә акча салып менә инде ун ел фатир көтәм. Минем кебек алданучылар барлыгы 250 гаилә. Әлеге көндә "Башинвестйорт" башлыгы Игорь Әминевка карата җинаять эше ачылган. Җинаять эше мәхкәмәгә җибәрелергә тора. Төзелеш ширкәтен банкротлыкка чыгарырга әзерлиләр. Туңдырылган төзелеш белән тышкы идарәче җитәкчелек итә. Хөкүмәт, Уфа мэриясе һәм Дәүләт төзелеш идарәсе буш ышандырулар белән генә шөгыльләнә. Җитди карарлар чыгаручы юк. Төзелешне тәмамлап куярга ризалык белдергән төзелеш ширкәте җир мәсьәләсен хәл итә алмый. 26 апрель Уфа мэриясендә Дәүләт төзелеш идарәсе һәм төзеп бетерергә алынган төзелеш ширкәте белән түгәрәк өстәл утырышы узган иде. Аның документларын һаман да булса кулга алалганыбыз юк. Ә бит ул чара узганга ай ярым вакыт үтте. Утырыш карарын айлар буе әзерли алмагач, йортны төзеп бетәргә күпме вакыт китәр икән?

Хәбиров торак алуда алданучыларга буш ышандырулар бирә

Республика башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров та алданган торак алучылар проблемын хәл итәргә ышандырган иде. Буш ышандырулар гына бирә. "Төзелеш сәгате" дигән чарада 15 апрель үк мәсьәләне хәл итәргә ышандырган иделәр. Һаман да булса проблем урыныннан кузгалмый", диде Наталья Судурова. Аның сүзләренчә, "Урал" микрорайонының Дуван урамындагы 13 санлы йорт 85%ка төзелгән. Калган ике йортның берсе 40%ка, икенчесенең бөтенләй нигезе дә эшләнмәгән.

Гүзәл Бикбулатова
Гүзәл Бикбулатова

Пикетта торучы Гүзәл Бикбулатова халыкны алдаучыларга карата бернинди чаралар да күрелмәүгә гаҗәпләнүен белдерде:

"Бүгенге көндә төзелешне тәмамларга алынган ширкәт һәм башкала мэриясе белән Дәүләт төзелеш идарәсе арасында сөйләшүләр баруын беләм. Җир мәсьәләсен хәл итә алмыйлар. Ә бит уйлап карасаң, башкаладагы барлык мөмкин һәм мөмкин булмаган җирне бик тиз үзләштерәләр. Хәтта парк мәйданнарын да кулга төшерәләр. Бар шәһәр мәйданнарын ваклап базардагы кебек сатып бетеп баралар. Ә торак алуда алданучыларга ярдәм итәргә көчләреннән килми. Менә чүп реформасы турында канун кабул иткән иделәр бит. Ул көченә керү белән акча җыя башладылар. Ә проблем аның белән генә чишелмәде.

Без 10-12 ел көтсәк, кайберәүләр 15 ел буе фатир көтә. Ә бит алар моның өчен зур акчалар түләгән. Бу болай булырга тиеш түгел. Шуңа күрә "Торакка акча салучылардан башка барысы да файда күрә" дигән шигар күтәреп чыктым", диде Гүзәл Бикбулатова.

Лүзидә Ризванова
Лүзидә Ризванова

Милләттәшебез Лүзидә Ризванова таләп белән чыкса да, шигар артына яшеренеп сөйләде:

"Ун ел буе йортыбыз төзелми. Без миллион ярым сум акча түләгән идек. Дәүләт төзелеш идарәсе дә бертөрле дә ярдәм күрсәтми. Республика Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның да мәсьәләне чишүдә нәтиҗәле гамәлләре юк. Ә бит быел аны сайлау елы. Ул халык өчен эшләүдә үзен күрсәтсен иде", диде Лүзидә Ризванова.

Чарада катнашучылар республика җитәкчелеге мәсьәләне чишә алмаса, Мәскәүгә барып каршылык чарасы уздырырга җыена.

18 июнь Уфада торак алуда алданучылар корылтае узачак. Анда дистәдән артык туңдырылган йорттан фатирларын көтүчеләр катнашачак.

XS
SM
MD
LG