Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бу хакимият калса, тагы да начаррак булачак"


Уфада дольщикларның каршылык чарасы
Уфада дольщикларның каршылык чарасы

17 февраль Уфада фатир алуда алданучыларның каршылык чарасы узды. Алар үз чыгышларында төзелеш ширкәтләреннән тыш, хакимиятне дә гаепләде.

Урам җыены башкаланың Черниковка бистәсендәге Химиклар мәдәният сарае янындагы мәйданда үтте. Анда ярты мең тирәсе кеше катнашты. Чарада, башкала алданучыларыннан тыш, Стәрлетамак, Иглин һәм республиканың башка шәһәр һәм районнарыннан килгән фатирсыз калучылар да катнашты. Башкалада узган бер генә каршылык чарасында да бу кадәр күпләп шигар булганы юк иде. Бу җыенда шигарләрдән дивар ясарлык булды. Каршылык чарасын “Кирәксез кешеләр” дип аталган республика дольщиклары хәрәкәте оештырды.

Чарада Интеграл, Башстрой, ЕЗТК, Башстройкомплект, Урал, Көмеш елга, Башкортстан чәчәкләре, Милов паркы һәм башка төзелешләрдә алданучылар чыгыш ясады. Дим районы алданучылары бар да “SOS” дип язылган кара төстәге һава шарлары күтәреп килгән иде. Чыгыш ясаучылар үз төзелешләре тирәсендәге хәлләрне сөйләде, көрәш адымнарын билгеләде.

Альберт Рәхмәтуллин
Альберт Рәхмәтуллин

Коммунистлар фиркасе әгъзасы Альберт Рәхмәтуллин халыкны алдаучылар төзелеш ширкәтләре җитәкчеләре генә түгел, республика түрәләре дә җаваплы булуын әйтте. "Чөнки алар нибары 10 мең сум устав капиталы булган фирмаларга кадәр төзелеш алып барырга рөхсәт бирә. Хакимият төзүчеләрнең йортны вакытында тапшыруын күзәтергә тиеш, ә алар, киресенчә, халык акчасын офшорга урлауларына юл куя. Чөнки бу түрәләргә файдалы. Сездән урланган акчалар төзелеш ширкәтләре җитәкчеләре генә түгел, хакимияттә утырган түрәләр кесәсенә дә керә. Шуңа күрә сезгә тиешле ярдәм күрсәтелми”, дип чыгыш ясады ул.

Евгения Сандалова
Евгения Сандалова

"Милов паркы" вәкиле Евгения Сандалова үз бистәләрендә төзелеш башланды дигән сүзләрнең дөреслеккә туры килмәвен әйтә. “Берничә йорттагы эчке эшләрне тәмамлау гына башланды, ә 4 һәм 11 кварталларда туңдырылган йортлар шул килеш тора. Без бит “Русия гаиләләре өчен торак” дигән программага акча салган идек. Бу дәүләт программасы булгач, аңа ышандык. Күп тапкырлар Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитовка керергә омтылыш ясап карадык, ләкин ул безне кабул итми. Бу төзелеш әшнәлек өлкәсендә Русиянең рекордлар китабына кертелерлек. Безнең төзелештән бер көтү түрәләр кесәләрен калынайттылар”, диде ул.

Туңдырылган төзелеш нәтиҗәсендә ким дигәндә 200 бала тумый калгандыр

Стәрлетамактан килгән Элина Золотова бу проблемны бергәләшеп көрәшеп кенә хәл итеп була дип саный. “Безнең төзелеш туңдырылу белән булган кирпечләрне дә кире ташый башладлар. Биредәге бер шигардә “Безнең йорт төзелмәү нәтиҗәсендә 500 бала тумый калды” дип язылган иде. Безнең төзелеш тә бик зур. Туңдырылган төзелеш нәтиҗәсендә ким дигәндә 200 бала тумый калгандыр”, диде ул.

“Бәйрәм” торак ширкәтеннән алданучы Андрей Горбунов “Безнең төзелеш туктатылганга өч ел булды. Кайда гына мөрәҗәгать итмәдек. Ә бит безгә Эчке эшләр министрлыгы һәм Дәүләт төзелеше идарәләренең хөрмәтле хезмәткәрләре ярдәм итәргә тиеш. Канунлы юллар белән проблемаларыбызны чишәрләр дип өметләнәсе килә”, диде.

“Хөрмәтле Русия президенты, хөрмәтле Башкортстан башлыгы” дип ясалган чыгышлардан соң җирле "Яблоко" фиркасе әгъзасы Рөстәм Мөлеков сүз алды. Узган елның 12 июнендә шушы ук мәйданда коррупциягә баткан чиновникларны утыртырга һәм атарга дип чыгыш ясаганы өчен аны экстремистлыкка тикшерә башлаган иделәр. иде. Ул бу чарада үзен шактый тыйнак тотты.

Сез чиновникларны "хөрмәтле" дип атыйсыз. Нишләп алар хөрмәтле булсын?

"Сез бер катлы кешеләр. Проблемнарыгызны кемнәрдер хәл итәр дип көтәсез. Берегезнең проблемасын чишә башласалар, ул кеше башкаларныкына күз йомып тынычлана, күләгәгә күчә. Ә бит бергә генә нәтиҗәләргә ирешеп була. Сез чиновникларны “хөрмәтле” дип атыйсыз. Нишләп алар хөрмәтле булсын? Сезне шушы көнгә төшерүләре өченме? Мин катырак та сөйләр идем, ләкин экстремистлыкта тикшерә башладылар. Бергәләшеп, бер-беребезгә ярдәм итеп кенә җиңеп була. Ә ничек итеп җиңүне сез үзегез аңларга тиеш", диде Мөлеков.

Яна Демидова җыелучыларга якын көннәрдә Җәмәгатьчелек пулаты оештырылачагын хәбәр итте. Аның сүзләренчә, ул өстән кушылган исемлек белән төзелгән пулат булмаячак. Яна Демидова шулай ук Җирле үзидарәләр төзү өчен оештыру төркеме төзелүен әйтеп, халыкны кушылырга чакырды.

"Сул фронт” хәрәкәте җитәкчесе Дмитрий Чувилин алданып тораксыз калучыларга ярдәм итүне дәүләт үз күзәтүенә алырга, алданучыларга бушлай фатир бирелергә тиеш дип чыгыш ясады.

Чараны алып баручылар ничә ел фатир көтүчеләр барлыгын ачыклау өчен халыктан кул күтәртте. Халык арасында хәтта 10 ел фатир көтүче булуы да ачыкланды. Чарада хакимияттән һәм төзелеш җитәкчеләреннән бер генә кеше дә катнашмады.

"Бу хакимият калса, тагы да начаррак булачак"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:01 0:00

Урам җыены ахырында чыгыш ясаган Халидә Гомәрова көн саен Ходайдан фатир проблемасын чишүдә ярдәм итүен соравын әйтте.

"Яңа Булгаковода төзелүче өч катлы йорттан бер бүлмәле фатир алырга акча салган идек. Ул күптән тәмамланып, дүрт ел инде без анда яшәргә тиеш идек. Йортның диварлары бар, ләкин башка төземәделәр. Без мәхкәмәгә биреп карадык, ләкин нәтиҗәсез. Менә мин банктан акча алып түләмәсәм өемне, машинамны тартып алачаклар, ул үзен яклый. Кирәк булса бугаздан алачаклар, ә менә монда мине яклаучы юк.

Дөреслекнең “д” хәрефен дә табып булмый. Нинди ил бу?

Дөрес, безнең илдә беркайчан да оҗмахта яшәмәгәннәр, ләкин бу кадәресе башка сыймый. Шулкадәр кыен! Беркая барып, башны тыгып, дөреслекнең “д” хәрефен дә табып булмый. Нинди ил бу? Кот очып беткән инде! Бу хакимият калса, тагы да начаррак булыр дип уйлыйм”, диде Яңа Булгаково ширкәтеннән алданучы Гомәрова.

Урам җыенында Русия һәм республика җитәкчелегенә җибәрү өчен имза җыюлар оештырылды. Чараны алып баручылар 900дән артык кеше кул куюын белдерде. Чара ахырында Резолюция кабул ителде. Анда туңдырылган төзелешләрне тәмамлау һәм алданучыларга ярдәм итү өчен федераль кануннар булдыру таләп ителгән.

XS
SM
MD
LG