Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада тагын бер торак комплексыннан фатир алганда алданучылар пикет уздырды


"Цветы Башкирии" микрорайоны харитада
"Цветы Башкирии" микрорайоны харитада

Уфада төзелүче "Цветы Башкирии" торак комплексы өлешчеләре ялгыз пикетлар уздыруларын дәвам итә. Чараларны оештыручы төркем вәкилләре әйтүенчә, алар инде узган елның ноябреннән бирле шушы килеп туган хәлгә түрәләрнең игътибарын җәлеп итәргә тырыша.

Активистлар үз хокукларын яклап шәһәрнең Зәки Вәлиди һәм Тукай урамнарындагы хакимият биналарына якын урыннарга чыкты.

"Әлегә нәтиҗәсе күренми. Без хәзер вакыты чикләнмәгән ачлык игълан итү юлын карыйбыз. Торак комплексын төзүче ширкәт җитәкчеләреннән әлегәчә сорау алмаган Тикшерү комитетына аерым мөрәҗәгать итәргә теләр идек", дип сөйләгән ГорОбзор.ру сәхифәсенә "Цветы Башкирии" торак комплексы пайчыларының инициатив төркеме вәкиле Олеся Ефименко.

Әлеге торак комплексы шул ук исемдәге бистәдә 2014 елда төзелә башлый. Төзелеш өчен җирне "Башстройкомплект" һәм "Стройинвест" ширкәтләре сатып алган. Планга ярашлы, алар 11 өч катлы йорт төзергә тиеш була. Фатирларны халыкка дүрткел метрына 45 мең сум бәядән тәкъдим итәләр.

2015 елда йортларны төзү туктап кала. Бүгенге көндә 11 йортның бишесе 95 процент әзер. Аларда ут, су, газ челтәрләренә тоташтырасы гына бар. Калган йортларда эш башланган гына диярлек.

2016 елның февралендә "Башстройкомплект" банкрот дип табыла. Аның гомуми бурычлары, пайчылар таләпләрен дә кертеп санаганда, 908 млн сум тәшкил итә.

Моңа кадәр Уфаның "Миловский парк" торак комплексында социаль ипотекага фатир алам дип алданучылар ялгыз пикетларга чыга башлаган иде. Алар да йортларның төзеп бетерелүен таләп итә. "Миловский парк" активистлары күптән түгел президент Владимир Путин Уфага килгәч, плакатлар тотып, аның юлына да чыкты.

XS
SM
MD
LG