Күп кенә русияләргә Грузиягә керергә рөхсәт бирми башлаганнар. Бу хакта "Агентство" басмасы хәбәр итә.
Көньяк Кавказдагы Free Russia Foundation иҗтимагый оешмасы мөдире Егор Куроптев басмага әйтүенчә, килүче русияләр өчен берничә атна элек Грузия чик контролен кырыслаткан, хәзер көн саен берничә дистә кешегә илгә керүне тыялар дип сөйләгән ул.
"Кешенең һөнәре дә, Грузиядә яшәве дә, торак арендалавы турындагы килешүе булуы да бернинди әһәмияткә ия түгел. Әгәр вакытлыча яшәү өчен рөхсәт кәгазе яки яшәүгә рөхсәт бирүче документы булмаса, Русия ватандашлары өчен Грузиягә керүдә башка бернинди документ та гарантия булып тормый", дип сөйләгән Куроптев.
Русиянең Трабзондагы баш консуллыгы да Грузиягә Төркия яклап керергә теләүче русияләргә "көн саен диярлек" моңа рөхсәт бирмәүләре турында хәбәр итә.
Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Грузия Русия мөһаҗирләре өчен иң популяр юнәлешләрнең берсе булды. Шул исәптән сәяси активистларның һәм журналистларның да күпчелеге бирегә күченде.
JAMnews медиа-платформы язуынча, 2022 елның мартыннан июнь аена кадәр Грузиягә 300 меңнән артык русияле килгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 35 процентка күбрәк. Шул ук вакытта, Грузиягә килгән сәяхәтче русияләрнең күбесе илдән кире китмәде, дип искәртә басма.
Август уртасында Грузия иҗтимагый оешмалары русияләр өчен виза тәртибе кертүне таләп иткән иде.
Шулай ук бүген Эстониянең 19 сентябрьдә русиялеләр өчен чикне ябачагы билгеле булды.
Эстониянең Тышкы эшләр министры Умас Рейнслау бу чикләү шенген визалары булган барлык русиялеләргә кагыла диде. Шенген визасын башка дәүләтләр биргән очракта да Эстония русиялеләр өчен капкаларын яба. Бу ысулны башка Балтыйк буе дәүләтләре дә кулланачак.
- 24 февральдә Владимир Путин фәрманы белән Русия гаскәрләре Украинага бәреп керде. Сугыш сәбәпле АКШ һәм Көнбатыш илләре Мәскәүгә каршы кырыс чикләүләр кертте, ул түрәләргә һәм сәясәтчеләргә генә түгел, гади халыкка да нык йогынты ясый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!