Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа мәхкәмәсе активист Илмира Рәхмәтуллинага гаскәрне "дискредитацияләве" өчен 30 мең сум штраф салган


Илмира һәм Амрита (уңда) Рәхмәтуллиналар
Илмира һәм Амрита (уңда) Рәхмәтуллиналар

Кызның адвокаты Айдар Хызыров мәхкәмә карарын Башкортстанның Югары мәхкәмәсенә шикаять итәргә ниятли. Күптән түгел Илмира Рәхмәтуллина сеңлесе белән Русиядән күчеп китте.

Уфаның Октябрь районы мәхкәмәсе активист Илмира Рәхмәтуллинаны Русия гаскәрен "дискредитацияләү"дә гаепле дип тапкан һәм аңа 30 мең сум штраф салган. Бу хакта адвокат Айдар Хызыровка сылтама белән "Коммерсантъ" яза.

"Хөкемдарга 6нчы полиция бүлекчәсе хезмәткәрләренең якланучымны тоткрлаган чакта да, беркетмә төзегәндә дә хокук бозулары турында хәбәр иттем. Мәсәлән, якланучыма хокуклары аңлатылмаган. Аның мәҗбүриләп кесә телефонын тартып алганнар, бу вакытта пүнәтәйләр булмаган", дигән адвокат.

Айдар Хызыров мәхкәмә карарын Башкортстанның Югары мәхкәмәсенә шикаять итәчәген әйткән.

12 августта Илмира Рәхмәтуллина Уфа хакимият бинасы каршында сугышка каршы ялгыз пикет уздырганда тоткарлаган иде. Аны моңа кадәр июльдә дә тоткарладылар. Шула да аны беркетмә төземи генә җибәрделәр.

Уфадан 30 яшьлек хореограф Илмира Рәхмәтуллина Русия Украинага бәреп кергәннән бирле сугышка каршы пикетларга чыкты. Беренче пикетына Илмира Рәхмәтуллина 6 мартта сеңлесе белән чыга: кызларны тоткарлыйлар. Шуннан соң пикетларга кызларның өлкәне – Илмира Рәхмәтуллина үзе генә чыга башларга була. Яз һәм җәй эчендә аны дүрт мәртәбә полиция тоткарлады. Соңгы тапкыр 12 августта тоткарланганнан соң, кызга Русия гаскәрен "дискредитацияләү" турында беркетмә төзелде.

18 августта активистның кече сеңлесе - Амрита Рәхмәтуллинага ике ир һөҗүм итүе билгеле булды.

Иртән йөгерергә чыккан кызны ике ир эләктереп алган, яный һәм суга башлаганнар. "Чиратта синең апаң, тагын ләңгелдәсәгез – ныграк эләгәчәк", "Ватанны сату шушылай була ул" кебек сүзләр әйткәннәр диелде.

Кыйнау һәм янаулардан соң апалы-сеңелле Рәхмәтуллиналар Русиядән күчеп китте.

Илмира Рәхмәтуллина үзенең сугышка каршы эшчәнлеген чит илләрдән дәвам итәргә теләге барлыгы әйтте.

"Без кул кушырып утырмаячакбыз. Украинага тынычлык килү һәм Русия хакимияте Буча, Виннице, Мариупольдәге кебек башбаштаклык булдырмас өчен ... Русиядә Путин режимы алыштырылсын өчен, сүз иреге, сайлау иреге һәм адекват хакимият булсын өчен көрәшәчәкбез", диде активист.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG