Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киев Украина азат иткән җирләрдә Русия укытучыларының кулга алынуын хәбәр итте


Ирина Верещук
Ирина Верещук

10 сентябрьдә Украинаның "24 канал" хәбәрләр каналы Купянскида Русия укытучылары табылуын хәбәр итте. Укытучыларны шәһәрдә онытып калдырганнар дип ышандырды. Шул ук вакытта "Коммерсантъ"ның Русия мәгариф министрлыгына якын чыганагы Харьков өлкәсендә Русия укытучылары юк иде, дип белдергән.

Оккупациядәге Украин җирләрен азат иткән чакта тоткарланган, Украинага белем бирергә килгән Русия укытучыларын сугыш кануннарын һәм гадәтләрен бозу турындагы җинаять маддәсе нигезендә хөкем итәчәкләр. Бу хакта "Страна.ua" басмасына Украина вице-премьеры Ирина Верещук белдергән. Түрә укытучыларның фамилияләрен дә, алар тоткарланган конкрет торак пунктларны да атамаган.

10 сентябрьдә Украинаның "24 канал" хәбәрләр каналы күзләүдәге чыганагына таянып, Купянскида Русия укытучылары табылуын хәбәр итте. Укытучыларны шәһәрдә онытып калдырганнар дип ышандырды.

Шул ук вакытта "Коммерсантъ"ның Русия мәгариф министрлыгына якын чыганагы Харьков өлкәсендә Русия укытучылары юк иде, дип белдергән.

Украина вице-премьеры Русия укытучыларын алмашырга мөмкин булган әсирләр итеп карамаячакбыз, чөнки алар хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар дип саналмый дип искәртте.

Верещук сүзләренчә, Русия програмы нигезендә укытырга ризалашкан украин укытучыларын да җәзага тартачаклар, әмма аларны коллаборационизм, ягъни сугыш барганда дошман белән илгә каршы хезмәттәшлек итү маддәсе нигезендә хөкем итәчәкләр.

Ул басып алынган җирләрдәге укытучыларны эвакуацияләнергә һәм Русия хәрбиләре белән хезмәттәшлек итмәскә чакырган.

Август уртасында Русия мәгариф министрлыгы Украинаның оккупацияләнгән җирләрендәге мәктәпләр Русиянең белем бирү програмнарына күчәсен игълан итте. Ул чакта хакимиятләр бу күчешнең биш елга кадәр сузылу ихтималын искәртте.

Июль ахырында "Медиазона" Русиянең 31 төбәгеннән кимендә 250 укытучы Украинаның оккупацияләнгән җирләрендәге мәктәпләрдә белем бирергә ризалашкан, аерым алганда Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә, дип хәбәр итте. Украинада эшләргә теләк белдергән укытучыларның күпчелеге Русиянең авылларыннан, бистәләреннән һәм зур булмаган шәһәрләреннән диелде.

Русиянең Украинага каршы сугышы Владимир Путин фәрманы белән быел 24 февральдә башланды. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" дип белдерсә дә, Путин конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде. Русия Украинада яулап алу сугышы алып баруын кире кага һәм моны "махсус операция" дип атый.

Көнбатыш илләре моны суверен дәүләтнең бөтенлегенә каныгу, агрессия дип бәяли.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG