Accessibility links

Кайнар хәбәр

IKEA Казанда төзелүче метро станциясен финанслау ниятеннән баш тарткан


Казандагы IKEA кибете
Казандагы IKEA кибете

Ширкәт Казанда барлык инвестицион проектларын туктата.

IKEA ширкәте Казанның Академик Сахаров урамындагы "Тулпар" метросы станциясе төзелешен финанслауда катнашмаячак. Бу хакта IKEAның партнеры һәм Мега сәүдә үзәкләренең идарәчесе Ingka Centres ширкәте "Коммерсантъ"ка белдергән. Ширкәт Казанда барлык инвестицион проектларын туктата диелә.

"Сәүдә үзәгенең операцион эшенә һәм сәүдә тәҗрибәсен тәэмин итүгә игътибарны арттыру өчен Казанда планлаштырган инвестицион проектларны туктаттык", дип белдергәннәр ширкәттә.

Узган елларда IKEA Казанның "Мега" сәүдә үзәге янында метро төзелешенә 1 млрд сум бирергә әзер булуын белдергән иде. 2014 елда Татарстан белән IKEA арасында килешү төзелде.

Кичә, 12 сентябрьдә Татарстан Дәүләт шурасы комитеты утырышында "Казметрострой" ширкәте генераль мөдире Марат Рәхимов IKEA-дан 1 млрд сум акча ала алмауларын сөйләде. Ул ширкәт вәкилләренең элемтәгә чыкмавын белдерде һәм Татарстан белән IKEA арасындагы килешү "бары кәгазьдә генә калды" дип әйтте.

Русия Украинага каршы сугыш башлагач IKEA Русия базарыннан китәргә булды. Кибет 5 июльдән калган тауарларын сатуны сайт аша оештырды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG