Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгар ислам академиясендә татар дини мирасын өйрәнү өстенлекле бурыч түгел диелде


Болгар ислам академиясе бинасы
Болгар ислам академиясе бинасы

Фәнни хезмәтләрне татар һәм кавказ темаларына тигез итеп махсус бүлеп бирә башлаганнар.

Татарстанда эшләүче Болгар ислам академиясендә (БИА) татар илаһиятенә генә түгел, Русия, шул исәптән Кавказ дини мирасына да игътибар арттырылган. Бу хакта 14 сентябрьдә академия ректоры вазифаларын башкаручы Айнур Тимерханов "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында белдерде. Ул Русиянең "дини суверенитетын" ныгыту максатында эшләүләрен әйтте.

"Монда татар илаһият мирасы торгызыла диелде. Чынлыкта без, федераль проект буларак, Русиядә барлык мөселман халыкларының дини мирасын торгызабыз. Шуңа күрә Русия җирлегендә дагыстан һәм башка халыкларның бай мирасын күтәрү мөһим", диде ул.

БИА ректоры урынбасары Руслан Сәяхов татар дини мирасына гына игътибар булмасын өчен студентларга Кавказ белән бәйле темалар бүлеп бирелүен әйтте.

"Без магистратура һәм докторантурада укучыларның өйрәнү темалары белән идарә итәбез. Барлык төбәкләргә дә тигез урын бирелүен карап торабыз. Бүгенгә Татарстан, Дагыстан галимнәре тигез итеп тәкъдим ителгән. Фәнни хезмәтләрне язуны раслаган вакытта тулысынча Русия, русия мөселман өммәтен күрсәтәбез", диде ул.

  • Бу уку елында Болгар ислам академиясе магистратурага 31 кеше кабул иткән. Кабул итү вакытында бер урынга дүрт кеше дәгъва иткән. Докторантура юнәлешенә 11 укучы кабул ителгән. Укырга керүчеләр арасында бәйге бер урынга биш кеше булган. Студентлар Русиянең 26 төбәгеннән һәм 6 илдән, шул исәптән Африка һәм гарәп дәүләтләреннән кабул ителгән. Узган ел кабул ителгән студентларның 40 проценты гына Татарстаннан иде.
  • Соңгы биш ел эчендә БИА 64 магистр һәм 15 фән докторы әзерләгән.
  • Болгар Ислам академиясе 2017 елда ачылды. Аны "дөрес ислам" динен тарату белән шөгыльләнәчәк дип белдерделәр. БИА багучылар шурасы рәисе - Русия президенты идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Кириенко. Аның җитәкчелегендә багучылар шурасының киләсе утырышы узар дип көтелә. Анда БИАның яңа стратегиясе әзерләнәчәк дип әйтелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG