Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төнлә Ереванда меңләгән кеше Пашинянның китүен таләп итеп урамга чыкты


Әрмәнстан парламенты бинасы янында протест чарасы. Ереван, 14 сентябрь 2022 ел
Әрмәнстан парламенты бинасы янында протест чарасы. Ереван, 14 сентябрь 2022 ел

Протестларга Пашинянның хөкүмәт йортында ясаган белдерүе сәбәпче булды. Ул Азәрбайҗан белән мөнәсәбәтләр киеренкеләшүе сурәтендә хөкүмәт бер документ имзаларга әзер, шуннан соң мине сатлыкҗан дип атарга мөмкиннәр дигән иде.

15 сентябрьгә каршы төндә Ереванда берничә мең кеше шәһәр үзәгендәге Баграмян проспектын ябып, парламент капкаларын ватарга тырышкан. Бу хакта Азатлыкның әрмән хезмәте хәбәр итә.

Митингка чыгучылар премьер-министр Никола Пашинянның вазифасын калдыруын таләп иткән. Азәрбайҗан белән аралар кискенләшкән мәлдә хөкүмәт бер документны имзаларга әзер, һәм шуннан соң мине хыянәтче дип атарга мөмкиннәр, диде премьер.

Мәгълүмат чаралары язуынча, күпләр премьерның бу сүзләрен үзбилгеләнгән Таулы Карабах республикасына дәгъвалардан баш тарту дип аңлый.

Протестлар сәбәпле Пашинян ватандашларына мөрәҗәгать итеп, Азәрбайҗан белән бернинди документ та имзаларга җыенмавын әйтте. Әрмәнстан Дәүләт иминлек хезмәте премьерның сүзләрен "медиа чаралары бозып бирде" дип белдерде.

12 сентябрьдән 13 сентябрьгә каршы төндә Әрмәнстан белән Азәрбайҗан чигендә вазгыять янә киеренке төс алган иде. Ике тараф та бер-берсен агрессиядә һәм провокацияләрдә гаепләде. Низаг барышында 100дән артык әрмән һәм 50 азәрбайҗан хәрбие һәлак булды. Пашинян сүзләренчә, 10 дүрткел километр тирәсе җир Азәрбайҗан контроленә күчкән.

Бәрелешләр сәбәпле, Әрмәнстан хөкүмәте Русиягә, Иминлек турындагы килешү оешмасы (ОДКБ) илләренә һәм БМОның иминлек шурасына мөрәҗәгать итте.

2020 елның көзендә Азәрбайҗан белән Әрмәнстан арасында Таулы Карабах төбәгендә кораллы каршылык яңадан башланды. 44 көн барган бәрелешләрдән соң, Мәскәү арадашчылыгы ярдәмендә Баку белән Ереван хәрби хәрәкәтләрне туктату турында килешү имзалады. Килешүгә ярашлы, Азәрбайҗан Таулы Карабах һәм аның янындагы җиде районны контрольгә алды.

Атышны туктату тәртибен күзәтеп тору өчен төбәктә Русиянең солых көчләре урнаштырылды. Солых көчләре төбәктә 5 елга урнаштырылды, килешүгә ярашлы, соңнан аларның төбәктә калу мөддәте озайтыла ала.

Шул ук вакытта бу килешү йөзеннән Ереванда оппозиция протестлары булды.

Быел август башында ике як та бер-берсен атышны туктату тәртибен бозуда гаепли башлады. Азәрбайҗан Карабахка кагылышлы килешүләрнең үтәлмәвен әйтте һәм Баку контроленә күчкән җирләрдән әрмән хәрбиләренең тулысынча чыгарылмавын искәртте.

Үзбилгеләнгән Таулы Карабах республикасын дөньяның бер генә иле дә, шул исәптән Әрмәнстан да танымый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG