Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Вагнер" һәм Русия хакимияте – икесе дә җинаятьче". Пригожин cугышчысы Марат Габидуллин тарихы


Марат Габидуллинның "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтендә сугышчы булу тарихын тасвирлаган китабы француз, итальян телләрендә басылып чыкты. Шулай ук Польша, Романиядә чыгачак
Марат Габидуллинның "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтендә сугышчы булу тарихын тасвирлаган китабы француз, итальян телләрендә басылып чыкты. Шулай ук Польша, Романиядә чыгачак

"Вагнер" хосусый хәрби компаниясендә Украинаның Луһански өлкәсендә, Сүрия, Либиядә сугышкан, Путинның пешекчесе дип саналган Евгений Пригожинның ярдәмчесе булып эшләгән татар кешесе "Вагнер"да төрмә кагыйдәләре урнашуы, ни өчен Украинадагы сугышка төрмәдә утыручыларны туплауларын сөйләде.

Узган атнада "Популярная политика" каналы "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенең төрмәдәге кешеләрне Украинадагы сугышка чакыру видеосын чыгарды. Анда Русия президенты Владимир Путинга якын Евгений Пригожинга охшаган кеше җинаятьчеләргә Украинадагы сугышта катнашкан очракта ярты елдан соң ярлыкау вәгъдә итә. Украинадагы сугышта катнашсалар азат ителәчәкләр дип кыстый. Бу хәл Мари Илендәге 6нчы колониядә булган дип фаразлана. Моңарчы Русиядәге башка колонияләрдә дә кешеләрне сугышка җыю турында хәбәрләр булган иде. "Вагнер" кебек хәрби компанияләрнең эшчәнлеге Русиянең кануннарына сыймый. Ялланып сугышчылар Русиядә тыелган. Аларның Украина, Сүриядә эш итүләре турында бәйсез медиа күп төрле дәлилләр тупласа да, хакимият моны инкарь итә, күз йома.

Белешмә: Вагнер төркеме

Вагнер төркеме (ингл. Wagner group) — рәсми булмаган кораллы оешма, медиада еш кына Русиянең хосусый хәрби компаниясе ("ЧВК Вагнера", "ЧВК "Вагнер") дип атала. 2014 елдан бирле Украинада, аннары Сүриядә хәрәкәт иткән. 2017 елда АКШның санкцияләр исемлегенә кертелгән. Әлеге исемлектә ул PMC Wagner исеме белән "Украина сепаратистлары" бүлегенә кертелгән. 2021 елда Европа берлеге дә төркемгә каршы санкцияләр кертте. Төркем башында Русия президенты Владимир Путинның пешекчесе саналган Евгений Пригожин тора. "Вагнер" — төркем командирларының берсе — Дмитрий Уткин кушаматы.

Элек "Вагнер" хосусый хәрби компаниясе сафларында Украинаның Луһански өлкәсендә, Сүрия, Либиядә сугышкан, Евгений Пригожинның ярдәмчесе булган, сугышта катнашу тәҗрибәсен китап итеп язган Марат Габидуллин Русиядән китеп, хәзер Франциядә яши. Ул "Вагнер"да сугышу тәҗрибәсен "В одну реку дважды" ("Бер үк елгага ике тапкыр") китабында язды. Русиядә ул чыкты, әмма шактый туракланып, кыскартылып чыкты. Ул китапны чыгарттырмас өчен Марат Габидуллин сүзләренчә, "вагнерчы"лар нык тырышкан. Хәзер ул Франциянең "Michel Lafon" нәшрияте белән килешү төзеп, китабын цензурасыз чыгарган.

Марат Габидуллин "Вагнер" турында китапның дәвамын язарга тели, анда Евгений Пригожинның оешмасы фаш ителәчәк дип сөйләде ул Азатлыкка. Русиядә калып бу форматтагы китапны чыгарып булмый, басылган мәгълүмат хакимияткә дә, куәт органнарына да һәм аларга бәйле булган Евгений Пригожинга да ошамаячак дип аңлата ул. Франциядә чыгарга тиешле китапның презентациясе, промоушен чаралары тукталып калмас өчен, китап авторына куркыныч янарга мөмкин булуын исәпкә алып, нәшрият вәкилләре Габидуллинга Русиядән китәргә киңәш иткән һәм виза ясатырга булышкан, очкычка билетлар сатып алган. Март башында ук Марат Габидуллин Русиядән киткән.

Марат Азатлыкка "Вагнер"га килеп эләгү тарихы, вагнерчылар арасында булган мөнәсәбәтләр, кешеләрнең ничек куркытылуы, аларга ни рәвешле басым ясалуы, акча белән махинацияләр турында сөйләде. Габидуллин "Вагнер"ны Русия дәүләтенең бер кечкенә моделе дип әйтә, икесен дә җинаятьчел төркем дип саный.

Маратның әти-әнисе чыгышы белән Башкортстанның Стәрлетамак ягыннан, үзе Үзбәкстанның Зәрәфшан шәһәрендә туган, аннары гаиләләре Русиягә кайткан. Марат соңгы елларда Мәскәү өлкәсенең Красногорски шәһәрендә яшәгән. Ул – профессиональ хәрби, Рязань хәрби училищесын тәмамлаган. Әмма вакыт узу белән хәрбиләр сафыннан киткән. Кеше үтерүдә гаепләнеп төрмәдә утырып чыккан. Аерылган, баласы бар. Маратка – 55 яшь.

"Вагнер" сугышчысы булып китү тарихы

— "Вагнер"га ничек килеп эләктегез?

— Бик гади тарих, анда эләгүчеләрнең барысының да тарихлары бер-берсенә охшаш. Вакытында мин яхшы акча алып эшләдем, вазифам әйбәт иде, аннары сындым. Төрмәгә эләктем. Чыктым. Тормышымда ниндидер катлаулы чор иде ул, күңел төшенкелеге депрессиягә әверелде. Югалган вакыт иде. Эш юк, акча юк, кая барып бәрелергә икән дип йөргән чак. Шунда бер элеккеге танышым шалтыратты, "Тик ятканчы эшләп була, "Вагнер"да яхшы акча түлиләр", диде. Бәлки, бу тормышымны яңадан башлау мөмкинлеге дип эләктереп алдым. Элеккеге хәрби булганга миңа бу эш ят түгел дип тоелды. Ризалаштым. Артыгын сорап та тормадым.

Җыелу урыны Краснодарда иде. Шунда бардым. Псекупс станциясе Молькино авылында чатыр лагере бар, анда полигон, ГРУ бригадалары урнашкан. Тикшерү уздырдылар, катлаулы түгел, мине эшкә алдылар. Рядовой сугышчы. Бу – 2015 ел. Беренче командировка Луһанскига иде, икенче сәфәр – Сүриягә, анда мине төркем командиры итеп үстерделәр. Соңыннан күзләү ротасы командиры булдым.

2016 елда яраландым. Бер бөеремне, талакны (селезенка -ред.), эчәкнең бер өлешен кисеп алдылар, ашказанга операция ясадылар. Сугышырлык хәлдә түгел идем, җиктәкчелек итә алмадым. Әмма 2017 елда Сүриягә командировкага җибәрүләрен сорадым, һөҗүм отрядына билгеләндем, штаб җитәкчесенең ярдәмчесе булдым. Гел беренче сафларда сугыштым, нефть далаларына һөҗүм иттек, Пальмираны азат итүдә катнаштым. Әмма яралар ачылу сәбәпле мине эвакуацияләделәр. Кимендә ике ел дәваланырга кирәк диде табиблар, ә мин сугышка киттем.

Марат Габидуллин Сүриягә берничә тапкыр бара
Марат Габидуллин Сүриягә берничә тапкыр бара

Эвакуацияләнгәч, мине Евгений Пригожинның ярдәмчесе итеп куйдылар, Петербурның Островский районында урнашкан офиста эшләдем. Аннары офис эшеннән туйдым, сугышырга җибәрүләрен сорадым. Ул вакытта "Охотники за ИГИЛ" ("ИГИЛ аучылары") сугышчы төркеме барлыкка килгән иде, шуларга кушылдым. (ИГИЛ – Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" сугышчан төркеме – ред.) Бу төркем "Вагнер" структурасына керә, әмма ул тулысы белән сүриялеләрдән тора. Пригожин идеясе иде бу. Мин 2018 ел дәвамында шул батальонда җитәкчелек буларак эш сугыштым. Әмма миндә бу сугышулар дөрес түгел дигән инану барлыкка килде, күзләр ачылды, без Сүриядә нишлибез, андагы халыкны юк итәбез дигән фикердән арына алмагач, китәм, мондагы эшемне туктатам дигән карар кылдым. Тыным кысыла башлады. 2019 елда киттем.

— Аннан китү җиңелме?

— Ялга китеп, өйдән командирга шалтыратып "Бүтән килмим" дип әйтү дә җитә. Ярар, дип килешәләр дә бетте. Анда әллә нинди катлаулы килешүләр юк. Проблем тумый. Минем очракта процедура авыррак булды. Бер ел дәвамында мин җиткәчелек белән тыгыз элемтәдә булдым, күп кешегә карыйсың, ни акылы, ни профессиональлеге юк. Эшкә яраксыз, аңгыра кешеләр күп. Ничек бу эшкә эләккән, кем алган дип гаҗәпләнәсең. Канәгатьсезлек, сораулар өстәлә дә өстәлә, ачу кабара бара, аннары бер көнне тишелеп чыга.

Мин Сүриядә булганда операция алдыннан дислокация урынын карап кайттым, кайтсам, "Вагнер"ның куәт хезмәте кешеләре минем белән сугышкан егетнең букчасын, урынын пыран-заран китергәннәр. Имеш, телефоны бар дип шикләнәләр, шуны эзлиләр икән. Телефоннарны кулланырга ярамый, кешеләр белән аралашырга рөхсәт ителми, бу – катгый кагыйдә. Ярый, аның урынын астын өскә китергәннәр, ләкин минем ятак, киемнәр, букча пыран-заран килгән. "Бу – нәрсә?" дип сорадым, "Бер куркыныч та юк, синең яныңда яши бит, шуңа сине дә тикшердек" дип кенә аңлаттылар. Аннары минем киемнәрне тикшерә башладылар. "Шмон" ясау, кеше белән санлашмау, ышанмау нормаль күренешкә әйләнгән иде. Миңа бу сәбәп кенә булды. "Бетте, мин бүтән эшләмим" дидем. "Ничек инде? Операция бара, сине эштән ала алмыйбыз, максатка ирешелмәде әле" диләр. Ә мин тоттым да Димәшккә киттем, танышым белән очраштым, аннары отрядка эчкән килеш кайттым. Бу – дисциплинаны бозу. Эштән алудан башка чаралары юк иде. Шуның белән минем "Вагнер" белән мөнәсәбәтләр тукталды. 4 ел "Вагнер" сугышчысы тарихы тәмамланды. Чынында туйган идем, мондый җинаятьчел төркем булмаска тиеш икәненә инанган идем.

— Сез әйткәнчә "күзләр ачылу" ниндидер аерым вакыйгага бәйлеме?

— Кинәт кенә булмады бу хәлләр. Күзләр 2018 елда ачыла башлады, 8 февраль иртәсендә булды бу. Мин Сүриядә идем, "Konica" заводы өчен сугыш булды. Ефратның көнчыгышында урнашкан провинциясендә идек. Без җитәкчелек фәрманы белән заводны үз кулыбызга төшерергә тиеш булдык. Нәтиҗәдә безне американнар бик җиңел сылап ташлады. Зур югалтулар кичердек. Күп кеше һәлак булды. Мин уйлый башладым: ник болай булды, безне ни өчен әзерлексез утка ыргыттылар, ни өчен операция азагына кадәр оештырылмаган?

Гута шәһәрендә "зачистка" булды, бу – Димәшк тирәсе, монда Бәшәр Әсад тәхете өчен, аның коллары өчен сугышуымны аңладым, без Сүриянең кешеләрен юк итү белән шөгыльләндек, Бәшәр Әсад кешеләренә ярдәм иттек.

— Ә командировка, яки операция алдыннан аңлату эшләре алып барыла идеме?

— Инструктаж да, аңлату да юк. Безгә кайда сугышырга, нәрсәне кулга төшерергә дигән максат куелды. Шуның белән бетте, сорау бирү өчен түгел, әйткәнне башкарганга акчаны аласыз дип кырт киселә иде. Гомумән сораулар бирү гадәте булмады. ИГИЛга каршы сугышканда минем сораулар тумады да. ИГИЛ – террорчылар, ул ваба кебек, таралырга хокукы юк. Менә аларга каршы сугышуны мин аңлыйм. Бу мантыйкка сыя. Ә сивил кешеләр яшәгән сүриялеләр янында без нишлибез соң?

2017 елда кораллар бар иде, әмма тәэмин итү начар булды. Алар җитмәде, артиллерия безгә ярдәм итә алмады. Нефть далаларын яулап алулар зур операция санала. Бездә берни юк, ә каршы якта автоматик пушкалар, минометлар, танклар... "Вагнер"чыларга килеп җиткән "боеприпаслар" кулланырга яраксыз, вакыты узган була. Әмма шулай булуга карамастан ИГИЛга каршы көрәшү кирәк икәнен аңладык, шул шартларга күндек. Аннары турыдан-туры ватандашлар сугышына кереп киттек, шунда этеп кертелдек. "Вагнер" конторасы деградацияләнүе көн кебек ачык иде, ул хәрби коллар отрядына әверелде.

"Вагнер"да кешеләрне куркыту, басым ясау ничек бара

— Нәрсәне аңлата бу?

— "Вагнер" – Русия дәүләтенең кечкенә моделе. Дәүләттә авторитар режим урнашса, ЧВКда да нәкъ шулай. Бернинди демократиянең эзе дә юк. "Вагнер"да ирекле ялчылар эшли, мондый сугышчылар беркемгә дә буйсынмаска өйрәнгән, алар азатлыкны ярата, басымны, авторитарлыкны инкарь итә. Басым булмаганда гына алар көчкә әверелә ала. Шунда гына ул нәтиҗәле сугыша ала. Әмма вакыт белән "Вагнер" оешмасы хәрби коллар урынына әверелде.

"Вагнер"дагы куәт хезмәте репрессив аппаратка әверелде

Мин килгәндә авторитаризм җилләре иссә дә барыбер вазгыять башка иде. Мәсәлән, бөтен бригаданы туплыйлар икән, командир безнең белән ачыктан-ачык сөйләште. Бер мисал, ялга киткән егетләр кире кайтканда иминлек хезмәте туктаткан, эчкән дип тоткарлаганнар һәм басым ясаганнар. Командир моңа ачуланды, нинди эшегез бар сезнең дип иминлек хезмәте кешеләрен сүгеп ташлады. Эчеп кайталар икән, керәләр дә яталар, диде. Тагын мондый очрак була икән, иминлек хезмәте кешеләре дип тормагыз, тотыгыз да колакларын кисеп ташлагыз дигән иде. Аларның безгә тыкшынырга хокуклары юк дип үз кешеләрен яклады. Әмма иминлек хәзмәте кешеләре саны артты гына, алар көчәйде. 2018 елда иминлек хезмәте тарафыннан бөтен сугышчы отрядларында тоталь контроль урнаштырылды, алар идарә итә башлады. Иминлек хезмәте кешеләре отряд комнадирларына тәкәббер караш белән эш итте. Син беркем түгел дип мыскыллайлар иде. Иминлек хезмәте кирәкми димим, әмма алар эчке дисциплина өчен җавап тота ала, нәтиҗәле эшләү системын булдыруны хәл итә ала, мисал өчен. Әмма алар репрессив аппаратка әверелде, аларның бөтен баш бәласе – "Вагнер" сугышчылары берәрсе белән аралашмасын, мәгълүмат читкә китмәсен.

ЧВКда ялланып эшләүчеләр – чарасызлыктан килгән кешеләр. "Идейный" ялчылар аз анда. Акча эшләргә мөмкинлек булганга ничарадан бичара килеп эләккән кешеләр. Эш тапмыйча тегендә-монда сугылып йөреп, акчага кызыгып киләләр. Алар "Вагнер"да эшләп бердәнбер акча чыганагын югалтудан курка. Иминлек хезмәте кешеләре шуның белән аларны куркыта, басым ясый, аларның психикасына тискәре йогынты ясый. Иминлек хезмәте кешенең әз генә авырткан җирен күреп алса, бетте, шуны казып тамызып торалар. "Вагнер" сугышчылары гел басым астында яши. Кыскасы, мораль яктан кешеләрне изәләр иде.

— Кешеләрне кыйнау, җәзалау очраклары булганы бармы?

— Бу структурада бернинди дә тәртип, кагыйдәләр, ниндидер нормалар юк. "Вагнер" хосусый хәрби компаниясе канунсыз эшли, бу рәвешле эшләү Русия кануннары кысалырына сыймый. Шуңа анда теләсә нинди хәлләр була. Әйе, кешене кыйный алалар, аны бер-ике тәүлеккә тимер контейнерга ябып та куярга мөмкиннәр. Кышмы, җәйме – аерма юк. Тәртип бозса да, бозмаса да җәзаларга мөмкиннәр. Анда кеше хокуклары дигән төшенчә юк. Миңа кагылучы булмады. Бармак белән тиеп кенә карасыннар иде, иманнарын кияр идем. Бер егетне үтергәнче кыйнадылар, аңа шаһит булдым. Гаепсез иде. Кулланыла иде мондый практика да. "Вагнер" ОПГ (оешкан җинаять төркеме - ред.) кебек эш итә, Русия дә нәкъ шундый.

Марат Габидуллин "Вагнер" хосусый хәрби ширкәттә 4 ел сугышчы булып ялланып эшли
Марат Габидуллин "Вагнер" хосусый хәрби ширкәттә 4 ел сугышчы булып ялланып эшли

— Ә кешеләрнең эзсез югалу очраклары бар идеме?

— Әллә ни юк, хәтерләмим андый хәлләрне. Имеш-мимешләр булды, кешеләрне үтереләр, алар югала дигән сүзләр йөрде. Әмма "Вагнер" җитәкчелегенә андый ысулар куллану кирәкми. Аерым ниндидер чикләрне чыгу булгандыр. Кайчак сугышчыларның тиз генә, җиңел генә баю мөмкинлеге барлыкка килә ала. Мәсәлән, сугышкан арада ниндидер акча урлый алалар. Басып керәләр ди берәр бинага, яки өйгә, ә анда сейф. Сугышчылар акчаны үзара бүлешә башлый. Бу хәл начар тәмамланырга мөмкин. Теге яки бу кеше эзсез югалды дигән сүзләр йөрде, әмма бу – аларның махинацияләрдә катнашу нәтиҗәсе. Пычрак акча дөньясында үз кагыйдәләре, үз генераллары. "Вагнер" башлыклары фәрманы белән юкка чыккан кешеләр түгел алар.

— Күпме түлиләр иде ялланган сугышчыларга?

— Сугышта катнашмасаң да, сакта торасыңмы, башка вак-төяк эш башкарып вакыт уздырсаңмы – аерма юк – аена 180 мең сум түләнде. Тәүлегенә 6 мең сум дигән сүз бу. Сугышта икәнсең, түләү арта, тәүлеккә 8 мең сум чыга. Бу – гап-гади сугышчылар хезмәт хакы. 2016 елда командир булгач, аена 320 мең сум алдым. Русия өчен бу яхшы акча, Мәскәү, Петербурдан ерак җирләрдә мондый акчаны кулга тотып караучылар бик аз. Эшсезлек булган караңгы җирләрдән килүчеләргә, түбән социаль катлам кешеләренә бу – хәзинә. Аларның квалифакацияләре, һөнәрләре, белемнәре юк яки түбән. Куәтле туганары юк. Мондый акчаны эшләп алыр өчен еллар буена бил бөгәргә мөмкин. Ә сугышта катнашу өчен зур акча түлиләр. Җиңел акча.

Сүриянең Пальмира шәһәрен азат иткән өчен һәрбер сугышчы 700 мең сум премия алды

Премияләр яхшы түләнде. 2017 елда Сүриянең Пальмира шәһәрен азат иткән өчен һәрбер сугышчы 700 мең сум алды. Бу – хезмәт хакына өстәмә акча. Рота командиры икән, дәрәҗәсенә карап премия күләме дә үсте. Мин, мәсәлән, 2 млн сум алдым. Минемчә, хисап гадел иде. Акчаларны түләү, бүлү ачык булды. Кемдер миңа азрак түләнде дип зарлана ала, әмма командир күрә бит, аның ялгышлары аркасында бөтен рота зыян күрде. Ни өчен башкаларга караганда акчаны азрак алганын аңлатырга туры килә. Яралар өчен аерым түләделәр. Мәсәлән, җиңелчә яраланган икән кеше, өстәп 50 мең сум бирделәр. Үземнең яралануым өчен миңа 3 млн сум акча түләделәр. Әмма мин ярым исән хәлдә идем. Үлгән кеше өчен 5 млн сум бирелде.

— Түләмичә калган очраклар бар идеме?

— Андый хәлләрне белмим. Акча күп бит, ник түләми калсыннар соң аларны? Үз кесәсеннән берсе дә чыгармый. Үзе тапкан мал булса, җәлләр, кызганыр иде, бәлки...

— Акча ничек түләнә иде сезгә? Кем түләгәнен беләсезме?

— "Вагнер" хосусый контора дип әйтелсә дә, дәүләткә бернинди дә кагылышы юк дип тәкърарланса да, ул тулысынча дәүләт бюджеты акчасына яши. Димәк кешеләрнең салымнарын сугышчыларга түләделәр һәм түлиләр. Минем әни, хатын, сез эшләгән акча ул. Анда хосусый инвестицияләр юк. Аларны үзенә кысып калу теләге бардыр, әмма сугышчыларга түләргә кызганмый алар, чөнки акча күп. Әйтәм бит, үзләре эшләп алган акча түгел.

— Өздереп әйтүегез нәрсәгә бәйле?

— Мин бит Евгений Пригожинның ярдәмчесе булып эшләдем, төрле документларны кулда тоткан кеше. Монда даһи математик булырга кирәкми, Пригожин пешекче буларак ни кадәр акча эшли ала һәм сугышчыларга күпме акча түләнә? Сугышчыларның саны зур. Аларның яшәешен тәэмин итү, коралландыру, командировкаларга җибәрү, хезмәт хакын, премияләрне түләү – болар барысы да акча. Пригожин Абрамович та, Потанин да түгел, ул "Норильск Никель" яки берәр нефть компаниясе башлыгы да түгел. Ул ризык сатып акча эшли, әмма бу бизнес "Вагнер" хосусый хәрби компанияне тотар өчен җитми. Бюджет акчасы гына бу.

— "Вагнер"да ничә кеше исәпләнә?

— Мин эшли башлаганда, Луһански белән Сүриягә барганда 600ләп кеше иде, аннары Берзордагы операция вакытында 2000 кеше исәпләнде. Аннары инде "Вагнер" үсте, аның Үзәк Африка Республикасы, Либиядә хәрби үзәкләре бар, Малига да кереп утырдылар. Украинадагы сугышчыларны санасаң, якынча 5000 сугышчы исәпләнәдер.

— Телефоннар кулланырга тыелды, ныклы күзәтү урнаштырылды, сугышчылар аша мәгълүмат читкә чыкмавы күзәтелде дисез. Сезнеңчә "Вагнер" җитәкчелеге нәрсәдән курка иде ?

Русия хакимияте ничек кешеләр уйламасын дип тырышса, "Вагнер" кысаларында да нәкъ шулай

— Мин аны икенче китабымда язам һәм аны тулысы белән сөйләргә хокукым юк. "Вагнер"чылар шул ук кешеләр бит, аларның күп акча эшлисе килә, әмма алар бер кысаларга кертелгән. Куәт структуралары, Русия хакимияте ничек кешеләр уйламасын дип тырышса, "Вагнер" кысаларында да нәкъ шулай. Уйламасыннар. Фикер йөртмәсеннәр. Ник ул күп акча ала, ә мин утка керәм, азрак алам дигән сораулар тумасын дип тамырдан кисеп баралар. Теләсә нинди мәгълүмат фикерләргә бер очкын була ала дип курка алар. Дәүләт пропагандасы да шулай эшли түгелме?! Нәкъ шулай. Хакимият үзе теләгән мәгълүматны гына кешеләр колагына агыза.

Акча турында ләм-мим, каян килә акча – әйтмиләр, сугышчылар сорау да бирми. Уйламау уңайлы. Гаиләм бар, аларны яшәтер өчен акча эшләргә тиешмен дип уйлый ул. Ә ничек акча эшләү – аның турында рефлексия юк.

"Вагнер"ның куәт структурасы сугышчыларга түләнгән акча Русия бюджетыннан алынуын аңламасыннар өчен бөтен тырышлыгын куя. Бөтен акчаны безнең патша – Евгений Пригожин бирә, Пригожин – киң күңелле, юмарт кеше, үз акчасын бирә, безне карый, безне кайгырта дип уйларга өйрәтәләр. Дога кылырлык бер зат итеп үстерделәр аны. Чынында ул шул образга туры килер өчен үзе дә тырыша, мәрхәмәтле кеше булып күренә.

Беләсезме, мин офиста эшләгәндә ул барлык яраланган кешеләрне белә дигән хис калды. Кем кайсы һоспитальдә ятканын истә тота, төрле җирдә ята идек югыйсә. Ул сугышчылар яхшы реабилитация үтсен өчен хосусый клинкаларга урнаштырды. Мин дә хокусусый хастаханәдә яттым, операцияне Петербурда, "СОГАЗ" клиникасында ясадылар. Ягъни ул дәвалануга акча кызганмады. Пригожин сугышчылар истәлегенә һәйкәлләр куя, Краснодар краендагы Молькино авылы тирәсендә мемориал комплекс төзеде, чиркәү дә бар. Бу һәлак булган ирекле ялчылар (наемниклар – ред.) истәлегенә куелган һәйкәл. Кешеләр исемнәре юк, анысы да саннар артына яшерелгән. Ул исемлек чынында озындыр дип уйлыйм, һәлак булучылар күп, аларның исәбе алып барылмый.

Ялланып сугышу Русиядәге ирләр өчен акча эшләү чыганагы дип аңлата ул
Ялланып сугышу Русиядәге ирләр өчен акча эшләү чыганагы дип аңлата ул

Бөтен сугышчылар үз туган җирләрендә җирләнә. Кайберләренең мәетләрен алып та булмый иде. Кемнәндер кисәкләр генә кала, алар туганнарына җибәрелде, җирләү чыгымнарын "Вагнер" ширкәте каплады. Бу да Пригожинның мәрхәмәтле булырга тырышуы. Чынында ирекле ялчыларның җәсәдләре күмәк җирләнгән урыннар бар, анда бер генә һәйкәл куела. Башкортстанның Стәрлематак зиратында шундый кабер бар дип беләм, кайткач шунда барып килергә башыма җитмәгән. Стәрлетамактан егетләр бар иде, алар һәлак булды. Минем ротада Белореттан егет булды, яраланды, ярты башы җимерелде.

Мин башкортстанлыларны, татарларны аерып йөрмәдем. Анда интернационал иде, барысы тигез иде. Әмма хәзер мин моңа шикләнәм, чөнки Пригожин "родноверие" дигән мәҗүсилек динен кертте. "Тазбаш" (Марат Пригожинны кайчак шулай телгә ала – ред.) 100 процентлы прагматик, кырыс кеше. Барысын да исәпләп эш итүче кеше. "Родноверие" дине элеккеге Русиядә булган дип идеология коралы итеп куллана. Корпоратив дин, имеш. Барысы да уйлап табылган әкият.

Пригожинның эш рәвеше һәм төрмә тәртипләре

— Пригожинның кул астында эшләгән кеше бит сез, ул кешеләр белән ничек аралаша?

Пригожин офисында барысы да җәза көтүче коллар кебек йөри

— Аның офисы – курку патшалыгы. Барысы да җәза көтүче коллар кебек йөри. Әле берни эшләмәгәннәр, әмма инде курку бар, патша хөкемен көтеп яшиләр. Пригожин үзе төрмә төшенчәләре белән яши. Кеше төрмәдә 5 елдан артык утырса, аның аңы тәмам үзгәрә. Ә ул 10 ел утырган кеше, ул әле дә зэк булып калган. Мин 3 ел утырдым, минем аң үзгәреп өлгермәде дип саныйм. Варлам Шаламов лагерь, төрмәдә алган тәҗрибә уңай була алмый дип язган иде. Пригожин төрмә кагыйдәләре белән яшәүдән арына алмаган. Ул вазгыятьне аңлый, бик тиз төшенә ала, кешеләрне аера белә. Кемгә акырырга мөмкин, кемне сугып егарга мөмкин, кем белән чамасын белеп сөйләшергә кирәклеген чамалый. Сүгенеп сөйләшә. Мин билгеләгән вазифа "расстрельный" санала, миңа кадәр эшләгәннәрне ул барысын да үзе эштән куган. Минем офистагы эшем "ЧВК" белән генә бәйле булды. Офистан китүемне теләмәде. Молькинога шалтыратам, анда үзенә күрә кадрлар бүлеге, мин китәм, берәр кешене табарга кирәк минем урынга дигәч, "3 ай рәхәт яшәдек, бәлки, эшләвеңне дәвам итәрсең?" дип ялындылар. Дуамал Пригожинга түзәрлек кешене каян табыйк дип баш ваттылар.

— Ә "Вагнер" компаниясендә төрмәдә утырып чыгучылар күпме?

— Төрмәдә утырып чыгу эшкә урнаша алмауга сәбәп булмады. Шулай да төрмәдә утырган кешеләр бар иде, әмма күпчелек хәрбиләр иде. Алар арасында төрмәдә утырып чыгучылар булды. Әмма отрядта төрмә кагыйдәләрен кертү тырышлыгын күреп алсак, шунда ук кистерә идек. Хәзер исә лагерьларда вазгыять башка. Утырып чыккан һәм утырырга тиешле кешеләр арасында аерма бар. Андыйлар арта.

— Узган атнада медиада Мари Илендәге колониядән дип уйланылган төрмә ишегалдында Евгений Пригожинга охшаган кеше тоткыннар алдында чыгыш ясау видеосы таралды. Бик кырыс сөйләшү. Сез аны күргәнсездер. Ничек уйлыйсыз, нәрсәгә кирәк бу Пригожинга?

— Ул видеолардан телефоным шартлый язды, бөтенесе дә аны җибәрә. Бу хакта гомумән беренче мәгълүмат чыккач, моны көлеп кабул иткән идем, Пригожинга нәрсәгә кирәк ул дип уйлаган идем. Беткәнмени инде ирләр? Акчага кызыгучылар күп бит дип уйладым. Аннары "Медуза"да Пригожин булырга мөмкин кешенең сөйләү рәвешен язганнар иде, егылып киттем, бу нәкъ аның риторикасы иде! Аптырадым. Ник үзе йөри икән төрмәләрдә, ник үзе кыстый икән кешеләрне дип уйладым. Гаҗәп!

Видеодагы кеше Евгений Пригожин дип өздереп әйтә алмыйм. Әгәр ул икән, бигрәк картайган, кыяфәте начар. Игътибарлап карадым, шешенеп беткән, ике атна эчкән кешене хәтерләтә. Ә ул эчми. Гәүдәсе аныкына охшаган, сөйләшү дә аны хәтерләтә. Әмма сөйләгәндә басым ясавы дөрес түгел, ул алай сөйләшми.

Пригожин үзе төрмәдә утыргач, андагы кешеләрнең псхологиясен белә

Пригожин үзе төрмәдә утыргач, андагы кешеләрнең псхологиясен белә. Мөгаен, төрмә иерархиясендә дәрәҗәле кеше булгандыр. Принципсыз эш итүче лидер. Аңлап сөйләшә, кайсы нокталарга басарга мөмкин икәнен чамалый. Җинаятьчеләр рөхсәт ителмәгән каһарманлыкка бара ала. Алар кискен адымнар ясый ала, аларны берни тотмый, югалтыр берниләре дә юк. Бу хакта Солженицын да язды. Мәсәлән, һөҗүмгә кем ташлансын? Өметсезлеккә бирелеп ниндидер мөмкинлек ачылган кеше генә төрлесен башкара ала. Менә шул инде.

2015 елда "Вагнер"га килгәндә безнең белән дә сөйләшү кырыс булды, "Сез – сугыш кешеләре, теләсә кайсы вакытта үтерәчәкләр, яралансагыз, инвалид булып калачаксыз, алдан уйлагыз, сугышта уйларга вакыт булмаячак" диделәр. Зэклар белән тагын да кырысрак сөйләшү. Сугышта бернинди канун юк, "Вагнер"га бу кагылмый да. Берсеннән дә сорап тормаячаклар, тоталар да аталар. Кем кемне тикшерәчәк?

Бу видео махсус төшерелгән, Пригожин берсе дә төшермәвен теләсә, мондый кыюлыкка барырлык кеше табылмас иде. Ә монда ачыктан-ачык барысы да, оператор качып төшермәгәне күренеп тора.

Пригожинның "Вагнер"ы яңа кешеләргә кытлык кичерә. Күбрәк кеше кирәк. Африкада позициясен югатырга теләми ул, аннан сугышчыларын кайтартып Украина сугышына тыгарга теләми. Ветераннар үзенә кирәк. Ә төрмәдә утыручылар кемгә кирәк? Утка ыргытырга, чимал урынына төрмәдә утыручылар бата.

— Ә Русия төрмәләрендә утыручыларны Украинага сугышка алып китү, аларны туплау нәрсәсе белән куркыныч?

— Русия эчендә бернинди канун эшләми дигән сүз бу. Кануннар, Конституция эшләве бетте. Украина сугышында катнашып алдан төрмәдән чыгу, ярлыкау ысулы бернинди дә канунга сыймый. Кайда ишеткәнегез бар андый хәлне? Икенче дөнья сугышы барганда Сталинның махсус фәрманы белән генә төрмәдә утыручыларны фронтка җибәргәннәр. Бу фәрман бүген бармы? Русиядә рәсми сугыш бара дигән сүз дә юк.

Русия хокуксыз шартларда яши башлый

Русия хокуксыз шартларда яши башлый. "Безвластие закона" дип атала бу. Төрмәдән чыгучылардан җәмгыятькә әллә ни зур куркыныч тумас, чөнки Украина сугышында бик азлары гына исән калачак. Исән калучылар икенче сортлы кешеләр булачак, аларны Пригожин үз кулына алачак. Бәла анда түгел. Җәмгыятькә канун булмаган дәүләттә яшәү куркынычрак. Аерым кешеләрнең хокуклары гына булачак, калганнар аларга буйсынып яшәячәк. Конституция – кәгазь генә. ​

Украинадагы сугыш һәм "вагнер"чылар

— Марат, ә сезнең Русиянең Украинада алып барган сугышка карата фикер кайчан үзгәрде? Сез башта хуплагансыз, хәзер башкача уйлыйсыз...

— Ә мин кайчан сугышны хупладым соң? 2015 елда Луһанскига командировкага бардым. Әйе, мин дә пропаганда корбаны булдым, көнбатышның тискәре йогынтысыннан арынырга тиешбез дигән төшенчәләр миңа да хас иде, Америка, Европа безне яулап алырга тели дигән уйлар белән командировкага киттем. Килдем, әмма берни аңламадым. Мински килешүләре бозыла дип баш миен череттеләр, әмма ул яктан атыш юк, ә без гел анда атыш оештырдык. Сугышка чынында Русия котыртты. Бүгенге хәлләргә үзебез гаепле.

Украинадагы сугышның мәгънәсез, саташканнар гамәле икәне барысына да аңлашыла

Луһанскиның үзендә булдым, карап йөрдем. Үзәк хастаханә янында перенаталь үзәк төзеп куйганнар. Өр-яңа. Кеше дә юк, бәби табучылар да аз, әмма төзеп куйганнар, кеше аз яши дип тормаганнар! Яңа кварталлар, йортлар күп иде. Базарга бардым. Анда да тәртип. Шуңа Украинадагы хәлләр турында сөйләләр ялган икәнен аңладым. Тагын Украинага җибәрәләр икән, "Вагнер"дан китәм дип үземә сүз бирдем. Сүриягә барырга дигәч кенә ризалаштым. Хәзер исә бу сугыш мәгънәсез, саташканнар сугышы икәне барысына да аңлашыла. Башка сыймаслык хәл, Украинага һөҗүм булырга тиеш түгел иде. Әзерлек барганын белдем, әмма мондый адымга барырлар дип һич башыма килмәде. 2021 елда ук гаскәрләр чиктә торды, әмма куркыту, котырту, сатулашу өчен кулланылыр да бетәр дип уйладым.

— Украинада "Вагнер"чыларның саны нинди булуын якынча әйтеп буламы?

— Әйе, алар бик актив. "Вагнер" структурасы үсте, киңәйде, дәрәҗәсе үсте, ул Русия гаскәренең бер өлеше булып санала. Хәзер ихтыярилар отрядлары, "Редут"лар – барысы да Русия Саклану министрлыгының кулы астындагы ярдәмчеләр. Министрлык ничек тели, аларны шулай куллана. Аларга планны әйтеп тормыйлар. Ә "Вагнер" белән синхрон үзара килешеп хәрәкәт ителә.

— "Вагнер" отрядлары башка илләрдә дә бар, менә аларны Украина сугышына катнаштыру өчен аннан китертәләрме?

— Юк. Анда алар минималь составта кала, чөнки яулап алганны сакларга да кирәк. Кемдер калырга тиеш.

— Сезгә 4 ел эчендә кешеләрне үтерергә туры килгәндер, бу сезнең тормышыгызга ничек йогынты ясады?

— Тыныч йоклыйсызмы дип сорыйсызмы? Әйе, тыныч йоклыйм. Саташмыйм. Сивил кешеләр белән очрашмадым. Без булган җирләр буш иде. Пальмира кебек шәһәрләрдә кешеләр юк иде, алар бик тиз генә җыенып китә иде өйләреннән. Гута шәһәренә менә кердек, ә анда сивил кешеләр күп, аларны яшел коридорлардан чыгардылар. Менә бу минем өчен шок булды.

Яхшы кешеләрне үтермәдем, моны төгәл беләм

Мин яхшы кешеләрне үтермәдем, моны төгәл беләм, берничек тә үземне телгәләмим. Кайчандыр кешене үтерүдә гаепләнеп төрмәгә утырдым, җинаятьчел төркем башлыгы иде ул. Кызганаммы аны? Юк.

Курку һәм Русиядән китү

— Ни өчен Русиядән киттегез? Нәрсәдән куркасыз?

— Китабымның промоушен вакытына килеп җитә алмасмын дип курыктым, тоткарларлар дигән шикләнү булды. Дуслар арасында сугышка каршы агитация алып баруымны да беләләр, чит илгә чыгып китү авырлашыр иде.

Франциядә сәяси сыену сорау турында уйламыйм. Русиягә кайтырга телим. Анда барган хәлләр озакка сузылмас дип ышанам. Кайту мөмкинлеге булыр дип өметләнәм. Стәрлетамакта карт әнием калды, аның янында буласы килә. Әмма кайтсам, минем белән төрле хәлләр була ала. Проектны азагына кадәр җиткерәсем килә. Китапның икенче өлешен чыгуын телим. Кешеләр укысын, белсен. Дөнья "Вагнер" кебек сугышчы компаниянең барлыгын белсен, аның булырга хокукы юк икәнен аңласын. Китапның икенче өлешендә "Вагнер"ның бөтен чынбарлыгын ачып салачакмын.

— Китап чыкккач тормышыгыз ничек үзгәрде? Башта китабыгызга Евгений Пригожин фатиха биргән, аннары ни булды соң?

— Ярага тоз саласыз. Русиядә чыккан китапның варианты "тешсез" иде. Ул вазгыятькә яраклашытырылды. Чыксын гына дип тырыштык. Анда туры әйтү юк, әмма ишарәләр бар. Кимендә канунсыз эшләүче хәрби оешмаларның Русиядә барлыгын күрсәттек. Беренче максат шул иде.

Китапны чыгарма, бастырма дип басым ясадылар

Әйе, Пригожин кулъязманы укыды. Мактады да. Нәшер итик дип дәртләнде. Аннары 2022 елны көтик әле диде. Ни өчен 2022 елны көтәргә кирәклеген аңламаган идем. Китапны Пригожин теләгән эчтәлектә, санда түгел, ә үземчә чыгарырга теләдем. Аны күп халык уку идеясен актив сөрдем. Китап турында "Вагнер"чылар белгәч, ялт итеп яныма килеп тә җиткәннәр иде. Чыгарма, бастырма, кирәкми, дөрес түгел дип басым ясадылар. Сугышчыларга авыр булачак, аларның ишекләре ябылачак, акча түләмәячәкләр, һоспитальдә ятучыларны куып чыгарачаклар дип сөйләделәр. Мин ничектер күндем аларга һәм бу минем яктан йомшаклык күрсәтү булып чыкты. Нәшриятка тапшырылган кулъязмаларымны кире алдым. Кешеләргә зыян килер, вакыты түгел дип уйладым. Куркумы? Бәлки. Аннары уйладым да ник әле мин аларга буйсынырга тиеш дидем? Башка нәшриятны таптым, туракланган хәлдә булса да китап чыкты, чөнки Русиядәге вазгыять начар. Цензура көчле. Китапка хокукларны Франция нәшрияты сатып алды. Ул берничә илдә тәрҗемә ителеп чыкты.

Вазгыять зур тизлек белән үзгәрә, хәзер "Вагнер" ширкәте үзе турында мәгълүматны яшерә алмавын белә, аңлый, алар инициативаны үз кулларына алырга тырыша, ачыктан-ачык сөйли дә башладылар, дәүләт матбугаты, кулга төшерелгән блогерлар "вагнерчы"лардан каһарманнар ясый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG