Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Җырлыйк әле"нең элекке алып баручысы Элвира Мадиярова федераль эзләүгә чыгарылган


ТНВ каналында "Җырлыйк әле" тапшыруының элекке алып баручысы Элвира Мадиярова Русиядә федеараль эзләүгә чыгарылды. FrendeX финанс пирамидасына карата җинаять эшенә бәйле диелә. Федераллар шулай ук аның ире Айдар Мадияров һәм әтисе Тәбриз Әхтәмовны да эзли.

Бу турыда үз чыганагына таянып, Татар-информ хәбәр итә.

"БИЗНЕС Online" язуынча, алар интернетта TabrizTeam бренды белән финанс пирамидасын актив рәвештә рекламалаганнар. Ширкәт акча салучыларга тиешле түләүләрне бирүдән туктагач алар социаль челтәрләрдәге эшчәнлекләрен бераз туктатып торган.

Киләчәктә алар халыкара эзләүгә дә чыгарылырга мөмкин диелә.
Instagram-ындагы фотоларына һәм үзе язуына караганда, Элвира Мадиарова инде күптәннән Төркиядә яши.

Әлеге җинаять эше нигезендә Алексей Тришаков белән Азат Насибуллинның тоткарлануы турында да хәбәр ителә. Кичә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе аларны тикшерү изоляторына ябу карары чыгарган. Алар "Аеруча зур күләмдә мошенниклык" маддәсе нигезендә гаепләнә. Әлеге эш нигезендә аларга 10 елга кадәр колония җәзасы яный.

Frendex эше нигезендә 20 җир кишәрлеге кулга алынган. Аларның 12се Татарстанның Балык Бистәсе районында, калган 8е Мәскәү өлкәсендә. Гаепләнүчеләрнең Мәскәүдәге, Мәскәү янындагы, Чиләбедәге һәм Казандагы фатирлары да кулга алынган.

Әлеге эш нигезендә төп гаепләнүчеләр булган Руслан Пичугин шулай ук эзләүдә, Дмитрий Чечулинны Русиягә экстрадицияләү мәсьәләсе мәхкәмәдә карала.

Казанда оештырылган FrendeX ширкәте узган елның җәендә эшчәнлеген туктатты. Русия финанс министрлыгы элеге ширкәт эшчәнлегендә финанс пирамидасы билгеләре булуын белдергән.

Тикшерүчеләр FrendeXтан 200 млн сум зыян килүен, 300ләп кеше алдануын белдерә. FrendeX акча салучыларга айга 30-70 процент керем һәм салынган акчаларның бик имин булуын вәгъдә иткән булган.

Финанс пирамидасын ничек танып була
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:55 0:00

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG