Сентябрь башында Токаев быел көзен Казакъстанда вакытыннан алда президент сайлаулары уздырырга тәкъдим иткән иде.
Казакъстанда чираттагы президент сайлаулары 2024 елда булырга тиеш иде.
Токаев президент вәкаләтләренең мөддәтен киметергә, вакытыннан алда президент сайлавы үткәреп, анда катнашырга әзер булуын белдерде.
"Күп уйладым һәм президент мөддәтенең озынлыгын, күләмен яңадан карарга кирәк дип нәтиҗә ясадым. Президент вәкаләтләрен 7 еллык бер мөддәт белән чикләргә киңәш итәм. Яңадан сайлану тыелачак", диде ул.
Моннан тыш, Казакъстан президенты башкаланың атамасын кабат Астана дип үзгәртү карарын кабул иткән.
2019 елның мартында беренче президент Нурсолтан Назарбаев хөрмәтенә Казакъстан башкаласы Астананың атамасын алыштырдылар. Бу карар президент Токаев тәкъдиме белән кабул ителде. Казакъстанда яшәүчеләр яңа атаманы кабул итә алмады – шәһәрнең исемен алыштырыр алдыннан хакимият белән килештерелмәгән митинглар узды, соңрак шәһәргә элекке атамасын бирүне таләп иткән петицияләр чыкты.
Сентябрь башында Казакъстан парламенты түбән пулаты депутатларының башкалага Астана атамасын бирүне тәкъдим итүе билгеле булды.
"Кеше үзе исән вакытта аның исеме белән шәһәрне атау дөрес түгел дип саныйбыз. Халык та башкаланың яңа атамасын кабул итмәде", дип белдерде депутатлар. Алар фикеренчә, элекке исемен кире кайтару "тарихи яктан гадел" булачак. "Астана" дигән исемне 1988 елда Нурсолтан Назарбаев куярга тәкъдим иткән иде, димәк "илнең төп шәһәре үсешенә" керткән өлеше исәпкә алыначак, диде депутатлар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!