Accessibility links

Кайнар хәбәр

Литва мәктәпләреннән "демократик Русия" образы тудырылган урыс теле дәреслекләре алыначак


Хакимиятләр мәктәп програмында Русиянең демократик дәүләт буларак күрсәтелгән образы булырга тиеш түгел дип саный. 

Литва мәгариф министрлыгы ил мәктпләрендә укытылган урыс телендә булган бөтен дәреслекләр яңадан каралачак дип белдерде. Министр Юргита Шюкжидинене сүзләренчә, мәктәп програмында Русия образы иске дәреслекләрдә күрсәтелгәнчә булырга тиеш түгел. Барлыгы 13 китап үзгәртеләчәк.

Хакимият тәнкыйтенә эләккән беренче китап - "В добрый путь" дип аталган урыс теле дәреслеге. Анда Русия демократик дәүләт буларак күрсәтелгән. Аерым алганда, Литва укучыларына "Русия Кырымына" сәяхәт итәргә тәкъдим ителгән. Дәреслек мәктәпләрдән алынган, башка дәреслекләрне Мәгариф дәүләт агентлыгы (NEA) тикшерәчәк.

Дәреслекләр бүгенге сәяси вазгыятьткә ярашлы дип танылмаган очракта алар китапханәләрдән алыначак. Сатып алырга өлгергән мәктәпләргә башка укыту материалы алу чыгымнары капланачак.

Русия Балтыйк буе илләрен урыс телле ватандашлар хокуклары кыса дип белдереп килә. Шул ук вакытта активистлар, экспертлар һәм халыкара оешмалар Русияне урыс булмаган халыкларга карата дискриминация сәясәте алып баруда гаепли.

2019 елның гыйнварында Европа шурасының милли азчылыкларны яклау турындагы Конвенциянең киңәш комитеты Русияне милли сәясәте өчен тәнкыйтьләде. Экспертлар "милли азчылык телләренә нәтиҗәле ярдәм күрсәтелми, ә рус теленең өстенлеге арта бара" дип борчылу белдерде.

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының (ОБСЕ) милли азчылыклар эшләре югары комиссары Ламберто Заньер "Idel.Реалии"га интервьюсында татарларның хәтта Татарстанда да үз дәүләт телен өйрәнү мөмкинлеге шактый чикләнгән булуын белдерде. Европа түрәсен республикада Бердәм дәүләт имтиханын бары тик рус телендә генә биреп булуы гаҗәпләндерде, гәрчә бала мәктәптә татар телендә укыган булса да.

Бу ук елыннан Мәскәү Русия мәктәпләрендә "Разговоры о важном" дип аталган сыйныф сәгате уздырырга кушты. Анда, аерым алганда, Украинага каршы башланган "махсус операциянең" гаделлеге турында да сөйләнә. Русия мәгариф министрлыгы карары белән сыйныф сәгате һәр мәктәптә дүшәмбе беренче дәрес буларак уздырылырга тиеш.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG