Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чик буе бәрелешләрендә Кыргызстанда – 59, Таҗикстанда – 60тан артык кеше һәлак булган


Кыргызстанның Баткен өлкәсендә юлга төшкән снаряд
Кыргызстанның Баткен өлкәсендә юлга төшкән снаряд

Бүген – 19 сентябрь Кыргызстанда рәсми матәм көне, Таҗикстанда исә матәм көнен 20 сентябрьгә билгеләргә тәкъдим ителгән.

Чик буендагы кораллы низагта Кыргызстан – 59, Таҗикстан – 60 тан артык ватандашының һәлак булуын белдерде.

Кыргызстан сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, чик буендагы кораллы бәрелешләрдә 59 кеше үлгән, 163 кеше җәрәхәтләнгән. Кыргызстан президенты Садыр Жаппаров имзалаган фәрманга ярашлы, Таҗикстан белән низагта һәлак булучылар хәтеренә 19 сентябрь дәүләт матдәм көне дип игълан ителә. Ил эчендә һәм Кыргызстанның чит илләрдәге дипломатик, консуллык оешмаларында байраклар төшерелә.

Шул ук вакытта Таҗикстанның Демократик фиркасе лидеры Сәидҗафар Усмонзода кораллы бәрелешләрдә илнең 60тан артык ватандашы үлүен белдерде һәм 20 сентябрьне илдә матәм көне итү тәкъдиме белән чыкты.

Ике ил арасындагы вазгыять 14 сентябрьдә кинәт киеренкеләште, алар бер-берсен гаепләде.

16 сентябрьдә тарафлар атышны туктату турында килешкәннән соң, шимбәгә каршы төн чагыштырмача тыныч узды. Әмма 17 сентябрьдә чик буенда кабат атышлар башлануы турында хәбәр ителде.

19 сентябрьгә каршы төндә Кыргызстан белән Таҗикстан чигендә ул-бу булмады, утны туктату турындагы килешүне бозу очраклары теркәлмәве әйтелә. Шул ук вакытта чиктәге вазгыять киеренке кала.

Кыргызстан белән Таҗикстанның чик буе 970 километр. Шуның 519 километры рәсми билгеләнгән, калган өлеше – әлегә юк.

Кыргызстанның Баткен өлкәсе белән Таҗикстанның Согдийски өлкәсе арасындагы кишәрлекләр бәхәсле булып кала бирә. Бу урыннарда ике илнең дә авыллары үзара якын урнашкан. Әйтик, кешеләрнең өйләре бер берсенең янында гына, әмма берсе Кыргызстан, икенчесе Таҗикстан җирендә санала, бу исә чик буе сызыгын билгеләүне авырлаштыра.

Әлеге билгесезлек аркасында күрше дәүләтләрнең халкы һәм чик буе сакчылары арасында судан, җирдән һәм коммуникацияләрдән куллана алу хокукы өчен еш кына бәрелешләр килеп чыга. Корал куллану, кешеләр үлү очраклары да була.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG