Чукотка бүлгесе мәхкәмәсе Певек шәһәрендә яшәүче 31 яшьлек ирне дүрт елга ирегеннән мәхрүм иткән, ул кешеләр Җиңү көне белән котлашкан чакта "популяр мессенджердагы" чатка Адольф Һитлер фотосын җибәргән булган. Бу хакта төбәк прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
"Икенче дөнья сугышы елларында нацилар кылган сугыш җинаятьләрен аклаучы текст язып, Һитлер портретын җибәргән. Хөкем ителүче бу гамәлләре белән Ватанны яклаучылар хәтерен мыскыл иткән, шулай ук Халыкара хәрби трибунал җинаять дип тапкан гамәлләрне хуплаган", диелә хәбәрдә.
Шулай ук мәхкәмә ирне канунсыз чит фатирга керү, анда өч кешене мәҗбүри тотып торуда гаепле дип тапкан.
Медиазона искәртүенчә, мәхкәмә карточкасында гаепләнүченең исеме Роман Коэмец дип язылган. Аны интернет кулланып нацизмны аклауда, торакның кагылгысызлыгын бозуда һәм балигъ булмаучыларны канунсыз рәвештә ирекләреннән мәхрүм итүдә гаепле дип таныганнар.
Ир гаебен танымаган, әмма мәхкәмә дәүләт гаепләүчесе биргән дәлилләрне җитәрлек дип тапкан.
Русиядә нацизмны аклау турындагы маддә (Җинаять кодексының 354.1 маддәсе) 2014 елда кабул ителде. Берничә ел элек аның нигезендә бирелгән җәзаны кырыслаттылар – биш елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
Ветераннарның хәтерен мәсхәрәләү, ветераннар турында "ялган мәгълүматлар тарату" һәм аларның дәрәҗәсен төшерүдән тыш, маддә "Икенче дөнья сугышы елларында совет берлеге эшчәнлеге турында ялган белешмәләр" таратуны да тыя.
Шул ук вакытта Русиядә Икенче бөтендөнья сугышы вакытында "наци Германиясен җиңүдә" Советлар берлегенең хәлиткеч ролен кире кагуны тыйган канун кабул ителде.
2021 елның сентябрендә Русия баш прокуроры нацизмны аклауны экстремизмга тиңләштерергә тәкъдим итте.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!