Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Елга уртасына җәяү барып җитмәле". Әстерхан өлкәсе корылыктан интегә


Яңа Әскәр авылында корыган илмән
Яңа Әскәр авылында корыган илмән

Әстерхан өлкәсенең Нариман районы халкы инде берничә ел сусызлыктан интегә. Август ахырында галимнәр Әстерханның бөтен илмәннәре турында гидрографик һәм картографик мәгълүмат әзерли башлады. Бу проект - Нариман районының меңләгән кешесен су белән тәэмин итүгә бердәнбер өмет ди эскпертлар.

Соңгы елларда су җитмәү Әстерхан авылларының иң кискен проблемнарының берсе булып тора. Узган җәйдә халык бу уңайдан авыл җыеннары оештырды, митингларга чыкты, социаль челтәрләрдә даими язып торды.

Түбән Иделнең төрле өлешләрендә су проблемы төрлечә. Кайбер авылларда торбаларның искерүе сусызлыкка сәбәп булса, кайберләрендә - идарә итүче ширкәтләрнең хәрәмләшүләре, күлләрнең кибү, елгаларда су дәрәҗәсе кимү мәсьәләсе бар. Ләкин боларның барысы да бер үк аяныч нәтиҗәгә китерә: меңләгән әстерханлы эчәр сусыз, хәтта кирәк-яракка тотарлык сусыз да утыра.

Миңнехановка хат

Су проблемы турында беренчеләрдән булып Нариман районының Кәменни (Линейное), Яңа Аскәр (Янго-Аскер), Картузан (Курченко) һәм Тулке-аул (Туркменка) авыллары халкы сөйли башлады. 2021 елның сентябрендә районда яшәүче 68 кеше Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка сусызлык мәсьәләсен хәл итүдә ярдәп сорап хат язды. Алар авылларында инде берничә ай дәвамында краннардан нечкә җеп булып сасы исле яшкелт су агуына зарланды. Район халкы моны су дәрәҗәсенең түбән булуы һәм илмәннәрнең - Идел елгасына корып килүче ерыклар белән тоташкан дала күлләренең кибүе белән аңлатты. Бер ел узды, ләкин нариманнарның бу проблемы хәл ителмәде.

— Бу татар авыллары, шуңа күрә Миңнехановка мөрәҗәгать иткәннәр. Монда Урта Иделдән ачлык еллары вакытында күчеп килгән татарлар нәселләре яши. Күрәсең, безнең ата-бабаларга монда авыл хуҗалыгы өчен яхшырак дип тоелган, ләкин хәзер, киресенчә, сусыз бернинди дә хуҗалык була алмый. Җирле хакимияткә әллә ничә тапкыр яздык, ләкин файдасы булмады, шуңа күрә Татарстанга язып карадылар. Аптыраганнан инде, берәрсе безне күреп калыр да, ярдәм итәр дигән уй белән. Элек ярдәм иткәннәре бар иде, ләкин бу юлы җавап булмады", дип сөйли Нариман районында яшәүче Альберт исемле ир.

Елгадан җәяүләп

Миңнехановка хат язучыларның берсе, Кәменни авылыннан тимер юлчы Ринат Бикчураев бер ел эчендә вазгыять катлауланды гына ди. "Болай ук булганы юк иде. Күз алдыбызда елгалар корый. Биредә елларча мал эчерәләр, бик зур бакчаларга су сибәләр иде, бала-чакта шунда су коена идек. Елга уртасына җәяү барып җитә алырмын дип уйлап та караган юк иде", ди ул.

— Су юк. Бу Әстерхан районының Нариман районы, Тулке-аул авылы. Бакчаларга су сибеп булмый, корылык, диелә Олег Мельниковның YouTube-ка чыгарган видеосында.

Видео авторы авыл янында тулысынча корып беткән сулыкның комлы төбен күрсәтә. Аннары ул камераны башка якка бора һәм күлнең икенче ягын күрәстә: "Анда бераз су бар, ләкин бик аз".

Былтыр Нариман районының корылык булган авылларында яшәүчеләр сулыкларны тирәнәйтү ярдәм итәргә тиеш дип белдергән иде. Активистлар исәпләп чыгарганча, тирәнәйтәү өчен 5-10 миллион сум акча кирәк. Авыл биләмәсендә мондый акча юк. Өлкә түрәләре килеп карап киткәннән соң, "Астраханмелиоводхоз"оешмасы белән суны куарга килешкәннәр. Җирле фермерлар су кудыруга 200 мең сум җыя, ләкин әлеге оешма белән килешү төзелми.

Бүгенге көндә авыллардагы торбалардан бары сасы һәм пычрак сыекча ага. Районда яшәүче Диана Бикчураева сүзләренчә, аны эчү түгел, аның белән юынырга да ярамый.

Яңа мөрәҗәгать

Бердәнбер юл - өлкә үзәгеннән китерелгән суны сатып алу. Муниципаль ширкәт аның 10 литрын өч сумга сата, ләкин җирле халык суның сыйфатыннан канәгать түгел. Хосусый кибеттә чиста су бар, ләкин аның бер литры биш сум тора. Чиста су алыр өчен кешеләр үз савытын алып килергә һәм 10 литрлы авыр шешәләрне җәяү яки машиналарында ташырга мәҗбүр.

Авыл кешеләре моның белән генә сусызлык проблемы чишелде дип уйларга ярамый ди, аларның тормышлары исән калуга кайтып калган.

6 сентябрьдә Кәменни, Яңа Әскәр, Картузан һәм Тулеке-аул авыллары кешеләре төбәк хакимиятләренә яңа мөрәҗәгать җибәргән. Бу юлы аларга Прикаспийский һәм Барун (Буруны) авыллары халкы да кушылган. Кәменни авыл шурасы рәисе Рәфхәт Әбделманов язган әлеге хатка 908 имза куелган.

"Безнең авылларга су кудырту проблемын чишүегезне сорыйбыз. Инде ун елдан артык һәр җәй иң эссе вакытларда илмәннәрдә су бакчага сибәр өчен генә түгел, хуҗалык өчен һәм эчәргә дә калмый. 7 мең кешене су белән тәэмин итәр өчен берничә миллион сум акча кирәк. Авыл кешеләре кыш хәлләр тагын да начараер дип борчыла: 20-30 сантимер боз катса, насослар суны илмәннәрдән суырта алмаска мөмкин. Авылларда эш юк, җәйләрен халык үз җирләрендә әз булса да уңыш үстереп акча эшләргә тырыша. Без авыллар үлүен, яшьләрнең шәһәрләргә китүен теләмибез. Мондый проблем белән 2021 елда да мөрәҗәгать иткән идек. Су вазгыяте быел да кабатлана, илмәннәрдә су юк диярлек", диелә коллектив мөрәҗәгатьтә.

Мәгълүмат базасы

Далада ерыклар һәм илмәннәрнең кибүенең бер сәбәбе - язгы ташкыннарның түбән булуы. Идел дельтасының уникаль экосистемын саклау турында петиция чыгарган активист Надежда Калашникова фикеренчә, нәкъ менә ташкыннарның түбән дәрәҗәдә булуы инде берничә ел корылыкка китерә. Галим гидролог Михаил Болгов ташкыннарның кимүенә Идел сусаклагычларының эш тәртибен үзгәртү, балык үрчетү хуҗалыкларын контрольсез төзү һәм елга төбен тирәнәйтү эшләре гаепле дип саный.

2022 елның август ахырында Әстерханның Киңлек аналитикасы һәм сәнәгать үсеше үзәге галимнәре төбәкнең илмәннәре турында гидрографик һәм картографик мәгълүмат базасы әзерли башлаулары билгеле булды.

—Илмәннәр системы харитасы искерде, әлегә бөтен көч кайсы күлләрнең бер-берсе белән бәйләнүен, су каян узуын һәм аңа нәрсә комаучаулаганын ачыклауга китә. Күләмле эш башкардык, һәр сулыкның авыл хуҗалыгы өчен, эчәр су белән тәэмин итүдә әһәмиятен тикшердек, дип сөйләде фәнни үзәк мөдире Виктория Еськова.

Мәгълүмат базасын төзеп бетергәч, галимнәр аны төбәк түрәләренә, идарә итүче ширкәтләргә, фермерларга һәм сәнәгать оешмаларына тәкъдимнәр бирү өчен кулланмакчы. Проект авторлары өлкә табигый байлыкларына фәнгә нигезләнгән мөнәсәбәт корылыкны туктатуга һәм Әстерхан авылларына суны кайтаруга ярдәм итәр дип өметләнә. Нариман районының меңәрләгән кешесенә тотрыклы һәм сыйфатлы су тәэминәте хыял булып кала, ә әстерхан гидрологлары проекты - бу хыялны тормышка ашыруда бердәнбер мөмкинлек кебек күренә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG