Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мәгариф министрлыгы "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" дәресенә йөрү мәҗбүри дип белдерде


Татарстан мәктәбе. Архив фотосы
Татарстан мәктәбе. Архив фотосы

"Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" дәресләре 1-11 сыйныфларда класстан тыш дәрес буларак кертелде. Атнасына бер тапкыр уздырылган дәрестә укучыларга Русиянең Украинада ни өчен сугышуы аңлатыла. Шул ук вакытта адвокатлар баланың бу дәресләргә йөрүе мәҗбүри түгел ди.

Русия мәгариф министрлыгы "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" ("Разговоры о важном") дәресенә йөрү мәҗбүри булуын җиткерде, дип хәбәр итә РБК.

"Дәрестән тыш эшчәнлек – белем бирү програмнарының бер өлеше булып тора. Укучылар мәгариф програмын тиешенчә үзләштерергә, индивидуаль укыту планын үтәргә, укыту планында яки индивидуаль укыту планында каралган дәресләргә барырга тиеш", дип белдегәннәр министрлыкта.

"Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" дәресләре 1-11 сыйныфларда класстан тыш дәрес буларак кертелде. Атнасына бер тапкыр уздырылган дәрестә укучыларга Русиянең Украинада ни өчен сугышуы аңлатыла. Русия Мәгариф министрлыгы чыгарган методик кулланмалар Русиянең һөҗүме Украинадагы урыс булган кешеләргә ярдәм итү, ә Русия гаскәренең гамәлләре хәрби каһарманлык дип аңлатыла.

Яңа уку елы башлану белән Азатлык Татарстан белән Башкортстан мәктәпләрендә белем биргән укытучылар белән сөйләште һәм алар бу дәресләр, Русия гимнын җырлау, марш белән йөрү, байраклары күтәрү нәрсәгә китерүе турында фикерләре белән уртаклашты.

Кемдер балалар мәҗбүр ителүгә, өстән төшерелүгә каршы торачак, туячак диде. Укытучылар бу эшне энтузиазм белән башкарырга теләми дип аңлатта. Кемдер исә гел тамызып торганда баланың баш миен бутарга мөмкин дип саный.

Август ахырында "Укытучылар альянсы" укучыларның ата-аналарын "балаларны пропаганда дәресләренә җибәрмәскә", ә укытучыларны бойкот ясарга чакырды.

Баланың мәктәптә һәр дүшәмбе уза торган "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" дәресләренә йөрүе мәҗбүри түгел һәм моны берничә канун белән нигезләп була, дип сөйләде адвокат Анна Каруличева да.

"Медиазона" исә баласының бу дәресләргә калуын теләмәгән ата-аналарның мәктәп җитәкчелеге белән низаглары килеп чыга дип язды. Петербур укучыларының ата-аналары "Холод"ка балаларыбыз "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" дәресенә кермәгәнгә, аларга начар мөнәсәбәт һәм мәктәптән куу белән яный башладылар дип тә сөйләгән.

  • Русиянең Украинага каршы сугышы Владимир Путин фәрманы белән 2022 елның 24 февральдә башланды. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" дип белдерсә дә, Путин конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде.
  • Русия Украинада яулап алу сугышы алып баруын кире кага һәм моны "махсус операция" дип атый. Көнбатыш илләре моны суверен дәүләтнең бөтенлегенә каныгу, агрессия дип бәяли.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG