Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр"дән баланы ничек йолып калырга


Анна Каруличева

Баланың мәктәптә һәр дүшәмбе уза торган "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" дәресләренә йөрүе мәҗбүри түгел һәм моны берничә канун белән нигезләп була, ди адвокат Анна Каруличева.

Русия мәктәпләрендә факультатив статустагы "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" дәресләренә йөрүдән баш тарту очраклары арта бара диелә. "СОТА" да күптән түгел шундый очраклар турында язып чыкты.

"СОТА" редакциясе илнең төрле төбәкләреннән моны раслаучы сөйләшүләр язмалары килүен белдерә. Мәсәлән, Мәскәүдәге бер мәктәптә укучыларны "Профилактика шурасында администрация белән сөйләшү" булачак дип куркытырга теләгәннәр һәм ата-аналарны бу факультатив дәресләр мәҗбүри дип алдаганнар. Ә Амур өлкәсендәге Благовещенски шәһәрендә сыйныф җитәкчесе ата-аналарга беренче дәрес буларак барган "патриотик сыйныф сәгатенә" берьюлы 16 укучының килмәвен белдергән. Балаларга кышын "мөһим нәрсә турында сөйләшү" тәмамланганчы аларны салкында тоту белән янаганнар һәм моны "гимн һәм флагны алып чыгу татнанасын бозарга ярамау" белән аңлатканнар.

1нче сыйныфтан башлап 11нче сыйныфка кадәрге балаларда патриотизм тәрбияләү максатында оештырылучы бу дәресләр һәр атнаның дүшәмбе иртәсендә уза һәм Русия гимнын уйнату, Русия әләмен күтәрүдән башлана. Мәгариф министрлыгы уку елы башланыр алдыннан әлеге дәресләр програмын интернетка да чыгарды һәм кайбер активистлар бу дәресләрнең Украинага каршы сугышны пропагандалау чарасы булуын белдергәч, аннан Украинадагы "махсус хәрби операция"гә багышланган өлешләрнең алынуы хәбәр ителде һәм гомумән ул дәресләрнең програмы да интернеттан алынды, һәр дәреснең планы ул дәрескә берничә көн калганда гына чыгарыла башлады.

Русиядәге укытучылар хокукларын яклаучы "Укытучылар альянсы" һәм укучылар, ата-аналар хокукларын яклаучы "Йомшак көч" хәрәкәте балаларның ул дәресләргә йөрмәскә хокукы булуын каннунар нигезендә аңлата һәм бу мәсьәләдә ата-аналарга ярдәм итәргә тырыша. Азатлык Петербурдагы адвокат, "Йомшак көч" хәрәкәте вәкиле Анна Каруличева белән баланы бу дәресләрдән йолып калу мөмкинлекләре турында сөйләште.

— Анна, сез бу эшчәнлеккә ничек кереп киттегез?

Министрлык хаты кануннан өстен түгел

— Мин Юлия Галяминаның "Йомшак көч" хәрәкәтендә катнашам. "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" дәресләре мәсьәләсендә без "Укытучылар альянсы" белән хезмәттәшлек итәбез. Чөнки укытучылар да, сыйныф җитәкчеләре дә үз хокукларын якларга тели. Укытучылар бу дәресләрне уздырырга теләми, ә ата-аналар үз балаларын бу дәресләргә мәҗбүри йөртүне теләми. Шушы хезмәттәшлектә мин юрист буларак, кануннарның ничек үтәлүен тикшерәм.

Үземнең дә улым һәм кызым мәктәпкә йөри. 3нче сыйныфта укучы улымны ул дәресләрдән коткару авыр булмады. Улым анда йөрмәячәк дигәч, укытучы анда сәясәт булмаячак дип үгетләргә тырышса да, мәктәптә мине инде күптән белгәнгә, үгетләү, куркытуларның файдасы булмаячагын бик тиз аңладылар. Ә 5нче сыйныфта укучы кызым быел яңа мәктәпкә йөри. Беренче көнне үк мин сыйныф укытучысы янына барып, кызымның ул дәрескә йөрмәячәген әйттем. Укытучы "кызганыч әлбәттә, әмма бу — сезнең хокукыгыз" дип ризалашты.

Соңрак исә, аңлавымча, анда укытучыларның ниндидер җыелышы булган, һәм 12 сентябрьдән соң сыйныф җитәкчесе миңа шалтыратып, ул дәресләрнең мәҗбүри булуын әйтте. Мин аңа федераль дәүләт мәгариф стандартларында бу дәресләрнең ирекле булуы язылган, бала теләсә йөри, теләмәсә, йөрмәскә дә мөмкин дип аңлатырга тырыштым. Чөнки төп дәресләрдән тыш дәресләр баланың индивидуаль үзенчәлекләренә һәм ихтыяҗларына карап планлаштырыла дип язылган. Әмма укытучы мине ишетергә дә теләмәде, миңа мәктәп мөдире шулай кушты, минем эш аны сезгә җиткерү дип җавап бирде. Аннан соң ул сыйныфтагы балаларның ата-аналарының мессенджердагы чатына мәктәп мөдиренең мөрәҗәгатен җибәрде. Мәктәп мөдире бу дәресләрнең мәҗбүри булуын мәгариф министрлыгыннан 2015 елда килгән ниндидер хатка сылтама белән аңлатырга тырыша. Янәсе ул хатта төп дәресләрдән тыш дәресләрнең мәҗбүри програмга кертелүе язылган һәм шуның нигезендә минем кызым "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр"гә мәҗбүри йөрергә тиеш икән. Шуннан соң мин министрлык хатының кануннан өстен була алмавын, мәҗбүри дәресләр програмы министрлык хаты белән билгеләнмәвен аңлата башладым.

Аңлавымча, һәр мәктәп балаларны бу дәресләргә йөртү өчен үзе булдыра алганча тырыша, куркыта. Бу дәресләргә йөрмәү кызыма ниндидер зыян китерергә мөмкин дип борчылсам да, кызым "әни, миңа беркем дә тими" диде. Мәктәп аңа бары минем аша гына тәэсир итәргә тырыша. Хәзер инде мине мөдирнең уку мәсьәләләре урынбасары янына сөйләшүгә чакыралар. Әмма кызым барыбер анда йөрмәячәк, чөнки күп кенә кануннар нигезендә аның ул дәресләргә йөрмәскә хокукы бар. Гаилә кодексында үз балаларын укыту һәм тәрбияләү мәсьәләсендә ата-аналарның хокуклары өстенрәк булуы язылган. Мәгариф канунында да ата-аналарның үз балаларын укыту мәсьәләсендә хокуклары өстенрәк булуы, мәгариф оешмасының безгә ярдәм генә итүе язылган. Федераль дәүләт мәгариф стандартларында төп програмнан тыш дәресләрнең ирекле булуы язылган. Һәм бу кануннарны әле беркем дә гамәлдән чыгармаган.

Сүз уңаеннан тагын бер нәрсәне әйтергә телим. Канун нигезендә балаларның мәктәптә булу вакыты ничәдер сәгать белән чикләнгән. Шул канунны бозмас өчен безнең мәктәптә дүшәмбе "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" дәресе узган көнне башка дәресләрнең вакыты 5 минутка кыскартыла, ул дәресләр 45 минут урынына 40 минут кына була. Чөнки балаларны өйгә вакытында җибәрергә тиешләр. Ягъни бу "сөйләшүләр" өчен төп мәгариф програмында дәресләрдән күпмедер вакытны алалар.

— Ә бу үзе үк канун бозу була түгелме соң?

— Канун бозу дип уйлыйм, әмма кайсы канунны бозу булуын әлегә ачыкламадым.

— Мәктәптә беренче көн ничек узды?

Патриотизм бары тик хәрби генә булырга тиешмени?

— 1 сентябрьдә мәктәптә гимн уйнату һәм Русия әләмен алып чыгу тантанасы булды. Русия хөкүмәтенә мөнәсәбәтем тискәре булса да, мин гимнны һәм әләмне хөрмәт итәм. Әмма ул әләмне хәрби киемдәге үсмерләрнең алып чыгуы, аларның марш белән атлавы, "Равняйсь! Смирно!" кебек хәрби фәрманнар кычкырулары күңелемне бик төшерде. Нигәдер бездә хәрби-патриотик тәрбия турында гына сөйлиләр. Патриотизм бары тик хәрби генә булырга тиешмени? Хәзер инде 5нче сыйныф балаларын да марш белән йөртә башлыйлар. Аларны мәктәп тәмамлау белән фронтка җибәрергә әзерлиләр микән?

— "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" дәресен алып барырга теләмәүче укытучылар турында әйттегез. Аларның бу дәресләргә каршы чыгуын сурәтләүче берәр очрак турында сөйли аласызмы?

— Укытучыларның мәктәп җитәкчелегенә бәйлелеген аңлап була. Алар кискен каршы чыккан очракта, мәктәптән кумасалар да, андый укытучылар өчен эшли алмаслык шартлар булдырачаклар, көчле басым ясаячаклар. Ә аларның да үз гаиләләрен кайгыртасы бар бит. Шуңа күрә, ризасызлык белдереп гариза язу очракларын белсәм дә, бу дәресләр сәбәпле мәктәп мөдире белән кискен каршылыкка кергән укытучылар турында әлегә ишеткәнем юк. Мин үзем дә балама стресс тудырмасыннар дип борчылам. Шәхсән үзем теләсә кем белән теләсә нинди каршылыкка керергә әзер. Ә менә баламны башка мәктәпкә күчерергә туры килсә, бу аның өчен зур стресс булачак. Чөнки мәктәптә аның дуслары бар. Шуңа күрә мәктәп белән ачыктан-ачык көчле каршылыкка керергә бик теләмим. Гәрчә кызым үзе дә ул дәресләргә йөрергә теләмәвен әйтеп тора.

— Ул дәресләр гадәттә ничек уза?

— Ул дәресләрдә бернинди билгеләр, биремнәр бирмиләр. Ул дәреснең алдан билгеләнгән планыннан читкә тайпылган укытучылар да күп булуын беләм. Аны тикшереп булмый. Мәсәлән, ул дәресләрдә күрсәтү өчен видеолар әзерләнгән. Ә күп кенә мәктәпләрдә ул видеоны күрсәтергә җиһазлар юк. Укытучылар аны ничек күрсәтергә тиеш соң?

— Ягъни теләмәгән бала анда укытучының нәрсә сөйләвенә, нәрсә күрсәтүенә игътибар итмичә, түшәмгә карап, уйланып, ял итеп тә утыра ала булып чыгамы?

— Шулай узадыр да, балалар ул дәрестә укытучы сөйләгәнне бик аңлап бетермидер дә дип уйлыйм. Әмма теләсә нинди мәгълүмат яннан гына узып барганда да, барыбер баланың баш миенә нәрсәдер кереп утыра бит. Һәм аның баланың баш миен ничек үзгәртүен беркем дә белми. Мәсәлән, 3нче сыйныф балалары өчен әзерләнгән видеоны караган идем. Анда Русиянең нинди матур ил булуы турында сөйлиләр һәм ахырда "Син авыр чорда үз илеңне якларга тиеш", дип әйтәләр. Минем өчен инде бу фронтка яки тагын кая да булса китәргә тиешсең дигәнне аңлата. Ягъни еш кына нормаль нәрсәләр турында сөйлиләр-сөйлиләр дә, тагын корал турында әйтеп куялар.

— Монда ниндидер пропаганда элементы бар дип әйтеп буламы?

— Әйе, әлбәттә.

— Мәктәптә пропаганда тыелган бит.

— Әйе, тыелган.

— Бу дәресләр укучылар белән укытучылар арасында каршылыклар тудырмыймы?

Безнең өйдә балаларның үз фикере, минем үз фикерем була ала, мин аларга үз фикеремне такмыйм

— Белмим, бу сорауны психологка бирергә кирәктер инде. Әни кеше буларак, кайчак үзем дә гаҗәпләнәм. Бер көнне улым мәктәптән кайткач бер дустының бу хәрби операцияне Украина президенты Владимир Зеленский башлаган дип исәпләвен әйтте. "Күрәсең, өйләрендә шулай дип сөйлиләрдер", дидем улыма. Ә безнең өйдә балаларның үз фикере, минем үз фикерем була ала, мин аларга үз фикеремне такмыйм.

— Кемдер баланы бу дәрескә җибәрмәс өчен гомумән өйдә укытуга күчәргә тәкъдим итә. Хәзер андый мөмкинлек бар бит. Интернетта өйдә уку өчен яхшы платформалар бар, имтиханны гына мәктәпкә барып бирәсе.

— Февральдән соң балаларын өйдә укуга күчерүчеләр булуын беләм. Шәхсән мин үзем баламны өйдә укытырга җыенмыйм. ВКонтактеда бу дәреснең мәҗбүри булмавы турында язма чыгаргач, кайбер ата-аналар миңа балаларымны өйдә укытуга күчерергә киңәш итә башлады. Менә мәктәпкә кызым турында сөйләшергә барасым бар, мәктәптә дә шулай киңәш итсәләр, килешмәячәкмен. Безгә, илдә нидер ошамаса, илдән китәргә киңәш итәләр, мәктәптә нидер ошамаса, мәктәптән китәргә киңәш итәләр. Нәрсә, тормышымда нидер ошамаса, мин бу дөньядан китәргә тиешмени? Юк, мин ошамаган нәрсә турында әйтергә, аны үзгәртергә тиеш. Бала йомылып, үз гаиләсе эчендә генә кайный алмый. Ул төрле кешеләр белән, төрле фикерләр белән очрашырга, уртак тел табарга өйрәнергә тиеш.

— Сез юрист булгач, сезгә мәктәп белән кануннарга таянып сөйләшү җиңелрәктер. Ә менә кануннарны бик яхшы белмәгәннәр бу мәсьәләне ничек чишә ала? Мәсәлән "Мөһим нәрсә турында сөйләшү" дәресе вакытында бала репетиторга, музыка дәресенә яки спорт белән шөгыльләнергә йөри аламы? Бу мәктәп белән ачыктан-ачык каршылыкка керми генә, башка сәбәп белән аңлатып, баланы ул дәрестән азат итәргә булыша аламы?

— Без "Йомшак көч" белән иң яхшысы дип саналган гариза өлгесе әзерләдек. Анда гаилә кодексына да, мәгариф канунына да, Федераль дәүләт мәгариф стандартларына да сылтамалар куелган. Анда баланың икенче дәрескә киләчәге, "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр"гә йөрмәячәге белдерелә. Баланың ул вакытта башка ниндидер дәрескә йөрүе турында язаргамы, язмаскамы дип озак уйлагач, кирәкмәс дигән фикергә килдек. Мәктәп һаман да мәгариф министрлыгының шул хатына нигезләнергә тырышырга мөмкин. Әмма хатлар норматив-хокукый документ түгел дип җавап бирергә кирәк. Мәктәп мөдиренә моны кат-кат кабатлап аңлатырга кирәк. Моның өчен юридик белемең булу да кирәк түгел.

— Баланың сәләмәтлеге бик әйбәт булмаса, мәсәлән эче авыртса, ул дәрестән чыгып китә аламы?

— Әйе. Андый сәбәп булса, теләсә кайсы дәрестән чыгып китә ала. Әти-әнисе бала ул дәрескә йөрергә тиеш дип санаса да, бала теләми икән, анда йөрмәскә хокукы бар.

— Кайбер мәгариф белгечләре баланы мәктәпкә каршы куярга ярамавы, мәктәп системының балага төрле яклап басым ясап, аңа зур зыян китерергә мөмкинлеге турында әйтә. Ягъни начар билгеләр куярга да мөмкиннәр, һәр яклап басым булу куркынычы бар.

Андый кешеләр канунны гына түгел, әхлак нормаларын да боз

— Һәр әти-әни үз очрагы турында аерым уйларга тиеш. Әмма мәктәптә балага ни бирсәләр, шуңа риза булып тору да дөрес түгел. Сез ризалашканга карап кына алар башкача эш итә башлаячак дип уйламыйм. Балага алай басым ясау укытучылар ягыннан бик тә профессиональ булмаган гамәл. Балагызга ниндидер басым ясалуын күрү белән шикаятьләр яза башлау, аның белемнәрен түбән бәялиләрме, юкмы икәнлеген тикшерү кирәк. Баланың белемен тикшерү стандартлары бар бит. Мәктәптә дә шул ук кешеләр эшли һәм ул кешеләр балага карата андый гамәлләр кыла икән, андый кешеләрне мәктәптән куып чыгару өчен мөмкин булганның барын да эшләргә кирәк. Кешеләрнең сәяси карашларын, фикерләрен административ ресурс белән бастыру дөрес эш түгел. Андый кешеләр канунны гына түгел, әхлак нормаларын да боза. Андый очраклар булса, прокуратурага язарга кирәк. Күпчелек очракта прокуратура шунда ук тикшерергә киләчәк, чөнки күпчелек очракта прокуратура мәктәп ягында түгел. Алар мәктәпләргә һәм поликлиникаларга штрафлар язарга ярата.

— Бу дәресләрдән баш тартучылар арта бара дигән хәбәрләр бар. Сездә бу турыда мәгълүмат бармы?

— Ниндидер саннар юк, әмма мәктәп мөдирләренең бу дәресләргә йөрү мәҗбүри дип басым ясауны арттыруына караганда, балаларның күпмедер проценты йөрми дип уйлыйм. Димәк сәбәбе бар, димәк ниндидер каршылык күрсәтү бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG