Уфада "Алданган урам себерүчеләр" хәрәкәте активистлары инде бишенче көн ачлык тота. Алар бу протест акциясен 16 сентябрьдә башлады. Активистларның социаль торак бирү һәм хезмәт хакын арттыру таләбе бүген шактый сәясиләште. Алар Башкортстан хакимиятен алыштыруны сорый.
Ачлык тотуга керешкәнче активистлар Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның, Уфа мэры Ратмир Мәүлиевнең һәм республика хөкүмәте әгъзаларының вазифаларын калдыруын таләп итеп Русия президентына видео-мөрәҗәгать яздырган иде. Алар Радий Хәбировны Башкортстанның икътисади-социаль торышын какшатуда гаепли.
"Алданган урам себерүчеләр" хәрәкәте Вконтакте челтәрендә активлашты. Бу төркемгә бүген 49 кеше язылган. Дөрес, бу исемлектә урам себерүчеләр генә түгел, коммуналь хуҗалыгына катнашы булмаган активистлар да бар. Ачлык тотучылар үзләренең нинди шартларда ач торуын, моның өчен махсус фатир арендалавын күрсәткән видео урнаштырып тора. Кайбер постлар #ХабировУходи хештегы белән бирелеп бара. Азатлык "Алданган урам себерүчеләр" хәрәкәте әгъзалары һәм башка активистлар белән аралашты.
"Безне республика ишетергә теләми"
Ачлык тотуда катнашучы Алсу Гайнуллина Уфада 18 ел дәвамында урам себерүче булып эшли. Ул Уфа шәһәренең Орджоникидзе районының ОЖХ (Объединение жилищного хозяйства -ред.) оешмасында хезмәт итә. Ачлык тотучылар төркеменә медицина хезмәткәрләре һәм полиция вәкилләре килеп тикшереп китә.
— Без махсус фатир арендалап торабыз, — ди ул. — Беренче фатирның хуҗасын табып басым ясадылар һәм безне этне кугандай чыгарып җибәрделәр. Хәзер башка фатир арендалап торабыз. Ни өчен шулай эшлибез? Өйдә ризык бар. Ә монда су һәм кием генә алып киләбез. Бу безгә ачлык тотуыбызны дәлилләү өчен кирәк.
Безне республика ишетергә теләми. Ике елдан бирле без шәһәр башлыгына да, Хәбировка да яздык. Ул безнең мөрәҗәгатьләрне район хакимиятенә җибәрде, ә алар "отписка" биреп ятты. Бу бернинди нәтиҗәләр бирмәде. Мине берничә тапкыр эштән алырга теләделәр. Мин арыдым, ачлык тотудан башка юл тапмадым.
Гайнуллинаның төп проблемы – тулы хезмәт хакы түләнмәүдә һәм социаль торак белән тәэмин ителмәүдә.
Тулы хезмәт хакы түләнми, эш киеме бирелми, социаль торак белән тәэмин итү юк
— Безгә тулы хезмәт хакы түләнми, эш киеме бирелми һәм иң катлаулысы — социаль торак белән тәэмин итү юк, — дип тезеп китте ул. — Хезмәт министрлыгы карары нигезендә бер хезмәт ставкасы 12 800 сум булса, без 4 045 сум алып эшләдек.
Оешма безгә баланста фатир юк дип әйтә. Янәсе, алар шәһәр хакимиятеннән сорап хат язган. Шәһәр фатир бирүдән баш тарткан. Шуннан соң без мэриягә, депутатларга, тикшерү комитеты, прокуратурага үзебез йөри бишладык. Аз керемле гаилә буларак өченче тапкыр документлар җыеп бирдек. Сез безгә бер тапкыр да мөрәҗәгать итмәдегез дигән җавап килде.
Германиядән телевидение килүен белгәч, мине өйдән алып китеп, Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалыгы министры Алан Марзаевка китерделәр. Ул Радий Хәбиров белән сөйләште. Шуннан соң хәтта Хәбировка да китерделәр. Без сөйләштек, барысы да яхшы булды, мәсьәлә хәл ителергә тиеш иде. Санкцияләр башлангач һәм Германия телевидениесе килүен белгәч, безнең сорауларны киштәнең иң аскы өлешенә төшерделәр.
Минем бер дүрткел метр торак та, җир дә юк. Әгәр дә мине эштән кусалар... Без бүген эшкә чыкмадык. Мине инде маддә нигезендә берничә тапкыр эштән алырга омтылдылар.
Гайнуллина ачлык тоткан вакытта ОЖХ оешмасыннан административ ял бирүне сораган. Ләкин җитәкчелек бу үтенечне кире каккан.
— Әлбәттә, эшләгәнгә күрә ачлык тоту өч-дүрт тапкырга авыррак булачак. Күпме көч җитә, шуның кадәр эшләячәкбез. Эш урынында егылачакбыз. Бөтен эш безнең җилкәгә төшә. Техника да, бер нәрсә дә юк, — ди ул.
Башкортстанда елдан-ел урам себерүчеләр кими бара ди ул. Алсу Гайнуллина мәгълүматына караганда, 2018 елда Уфада 2,5 мең ишегалды җыештыручы булса, хәзер аларның саны 650гә калган.
Башкортстан профкомы безне яклар урынына ачлык тоту бернинди нәтиҗә дә бирмәячәк диде
— Безгә бер мэрия вәкилләре дә, депутатлар да килмәде, — ди ул. — Башкортстан профкомы безне яклар урынына ачлык тоту бернинди нәтиҗә дә бирмәячәк диде. Өч көн ачлык тоту – сәламәтләндерү ачлыгы дип әйтеп китте. Алар шул рәвешле безне ачлык тотуны дәвам итәргә этәрде. Хакимият безне ишеткәнчегә кадәр ачлык тотачакбыз.
Ачлык тотуда Рәйхана Морзагулова да катнаша. Ул "ТСЖ "Адмиралъ" оешмасында урам себерүче булып эшләгән. Аның торак-коммуналь хуҗалыгы тармагында 25 еллык тәҗрибәсе бар. Әмма бу ширкәт бөлгенлеккә чыгу белән Морзагулова фатирсыз калырга мөмкин.
— Бүген саулык какшау сәбәпле эшли алмыйбыз. Без эшләгән оешма бүген бөлгенлеккә төште. Конкурс идарәчесе безгә хат юллады. 13 октябрьдә фатирдан чыгару турында мәхкәмә утырышы булачак. Бу фатирда 2001 елдан бирле яшибез. Без кая китәргә тиеш? Миңа 25 тә, 30 яшь тә түгел. Барлык мәхкәмәләр дә безне кире кага. Шундый ук 18 фатир каядыр китте, хуҗалар үзләренә рәсмиләштерде. Ә безне – ишегалды җыештыручыларын куып чыгарырга җыеналар, — ди ул Азатлыкка.
"Рәсмиләр мәсьәләне сәясиләштерде"
Урам себерүчеләргә Башкортстандагы җәмәгать активистлары да теләктәшлек белдерә. "Служу России" хокук яклау оешмасы әгъзасы Дильшод Шерматов хакимият безне үзе сәясиләштерде дип саный.
— Без хәл итү юлларын күрсәтәбез, әмма хөкүмәткә бу кирәкми, — ди ул. — Алар моны ачык итеп әйтмиләр. Әмма үз гамәлләре белән безгә карата мөнәсәбәтне күрсәтәләр. Түрәләргә кышын, язын нәрсә булачагы кирәкми. Шуңа күрә хәзер ачлык тотарга теләүче башка урам себерүчеләр дә бар.
Без хакимият вәкилләре белән берничә тапкыр очраштык. Алар хәл итү чараларын күрәчәкбез дип әйтте. Ахыр чиктә торак бирергә хакыбыз юк дигән җаваплар килде. Алар идарәче ширкәтләрне хосусый оешма дип саный һәм канун нигезендә фатир бирү тыелган дип бара. Әмма бу оешмаларның гамәлгә куючулыры МУП – муниципаль унитар предприятиеләр, ягъни дәүләтнеке санала бит. Аларның хәтта көрәкләре дә юк. Җитәкчеләр зур акчалар, премияләр ала. Моны шәһәр башлыгы да, республика башлыгы да белә.
Рәсмиләр урам себерүчеләрен фетнә чыгаручылар дип саный һәм бу мәсьәләне сәясиләштерә. Чынлыкта бу – көнкүреш проблемы.
64 яшьлек хатынны подвалдан куалар, икенчесе саулыгы какшау сәбәпле эшли алмый. Уфа башлыгы Мәүлиев коммерцияле найм алырга куша. Гәрчә, алар ел саен машиналарын алыштырып тора. Коллапс. Чиратта кем: укытучылар, табиблар? Бу — вакыт эше.
Шерматов Азатлыкка әйтүенчә, алар Русия президенты хакимияте, тикшерү комитеты, прокуратурага мөрәҗәгать иткән. Хәзер ачык булмаган басым да бара ди ул.
— Бүген безне фатирдан кудылар. Аның хуҗасына ниндидер куркыныч кешеләр килгән дә басым ясаган. Шулай ук хакимият яклы блогерлар безгә карата төрле яклап ялган мәгълүмат бирә. Янәсе, без фетнәчеләр, какшатучылар диләр, — дип сөйли ул.
Шерматов Радий Хәбиров хакимияте вакытында Башкортстанда социаль-икътисади хәл мөшкелләнде дип саный. Урам себерүчеләр мәсьәләсе шуның бер өлеше генә.
Бер сабантуйга 100 млн сум акча бүлеп бирәләр, ә күрше районда кешеләр сусыз, җирсез, малсыз кала
— Ике ел эчендә республика белән нәрсә булды? Карагыз, без дотацион төбәккә әйләндек диярлек. Аңа кадәр әле күпмедер агымда йөздек. Бездә фейк бәйрәмнәр, сабантуйлар уза. Баймак районындагы бер сабантуйга 100 млн сум акча бүлеп бирәләр, ә күрше районда кешеләр сусыз, җирсез, малсыз кала. Хәзер Иранга барырга җыеналар. Үзбәкстанга сәфәр өчен 30 млн сум акча тоттылар.
Хәл итү юлы — хакимият белән бергә юл харитасы булдырып, адымлап-адымлап мәсьәләне чишәргә кирәк. Ә иң яхшысы – хакимиятне алыштыру. Ул (Хәбиров) нәтиҗәле идарәче түгел. Хөкүмәт тә алышынырга тиеш.
"Бу хәлне сәяси максаттан мәкерле рәвештә кулланалар"
Уфаның "СтопБашРТС" активисты Альберт Рәхмәтуллин урам себерүчеләрнең баш күтәрүе артык сәясиләште, моннан аерым көчләр файдалана дип саный.
— Беренчедән, ачлык тоту ул ахыр чик булып тора. Икенчедән, торак-коммуналь хуҗалыгы проблемын кайбер активистлар үзләренең шәхси максатында куллана. Урам себерүчеләрнең махсус эш киеме һәм кирәк-яраклары булмау мәсьәләсе Хәбировны вазифасыннан җибәрү таләбенә күчә алмый. Бу бик аңлаешлы хәл булып күренми. Идарәче ширкәтләрнең хезмәт мөнәсәбәтләре мәсьәләсе дәүләт оешмаларына кагылмый. Сәяси һәм башка сәбәпләрдә әлеге мәсьәләне куллану дөрес түгел дип саныйм.
Мин бу таләпләрне хуплыйм, ләкин ачлык тотуга һәм әлеге вазгыятьне сәяси максаттан мәкерле рәвештә куллануга каршымын
Гомумән, мин торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренең таләбе белән килешәм. Шәһәрдәге бу тармакның начар хәлдә булуын беләм. Без әлеге сорауларны шәһәр хакимияте каршында күтәрәбез. Күптән түгел "Управдом" җыенында да бу хакта сорадым. Алар тартышып торгач, урам себерүчеләрнең 30 проценты гына бар диде. Шуннан соң алар шәһәрнең кышка әзер булуы хакында хисап тотты. Халык ишегалларын чистартмаулары хакында зарланып тора. Ел саен шушы хәл кабатлана. Мин бу таләпләрне хуплыйм, ләкин ачлык тотуга һәм әлеге вазгыятьне сәяси максаттан мәкерле рәвештә куллануга каршымын, – диде ул Азатлыкка.
Уфа мэриясендә дә, Орджоникидзе районы хакимиятендә дә торак-коммуналь хуҗалык өчен җаваплы түрәләр Азатлык шалтыратуларын алмады.
Уфаның Орджоникидзе районы хакимияте ТАССка аңлатма биргән. Түрәләр сөйләвенчә, мәсьәлә контрольгә алынган, урам себерүчеләргә хезмәт хакы Русия хезмәт кодексы нигезендә түләнгән.
Аерым алганда, Башкортстанның дәүләт хезмәт инспекциясе вакытында түләнмәгән хезмәт хакы, социаль торак белән тәэмин итүдән баш тарту, эш киеме һәм кирәк-яраклар булмау очракларын расламаган диелә.
Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләргә коммерцияле найм килешүе нигезендә торак алырга мөмкин дип белдергән түрәләр. Мондый фатирларны хосусыйлаштыру, алыштыру тыелган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум