Украинада сугыш башланганнан бирле Украина һава һөҗүменнән саклану системнары Русиянең кимендә 55 хәрби очкычын бәреп төшерде һәм Русиягә һава киңлегендә өстенлек итәргә юл куймады, дип белдерде 19 сентябрь, дүшәмбе көнне Америка хәрби һава көчләре белән Европада һәм Африкада җитәкчелек итүче генерал Джеймс Хекер. Моннан тыш, кимендә биш очкыч җирдә юк ителгән ди ул.
Генерал Хекер сүзләренчә, Русиянең хәрби операцияләрендә хәрби очкычлары сизелерлек роль уйнамый, зур югалтулары да шуның белән бәйле. Шул ук вакытта украин гаскәре әле Совет берлегендә үк эшләп чыгарылган С-300 һәм "Бук" зенит ракет комплекслары куллана. Украина Русиянең пилотсыз һәм хәрби очкычларыннан саклану өчен Көнчыгыш Европа илләренең арсеналыннан мондый комплексларны җибәрүне сорый, бу Киевның иң "төп үтенече" булып тора, ди Джеймс Хекер.
Америка күзәтүчеләре Украина һава киңлегендә Русия очкычлары өстенлек итәр дип көтте, әмма Русия көчләре үз гаскәрен һавадан ышанычлы яклый алмый диелә. Америка бәяләмәсенә күрә, Украина исә һавадан һөҗүм ясаучы хәрби очкычларының 80ләп процентын саклап кала алган.
Сугыш башында ук Украинаның зенит ракет комплексларын юк итүгә көч куймавы белән Русия "төп тактик хатасын" ясады, дип саный генерал Хекер.
Үз чиратында Украина августта Америкадан радионурланыш чыганакларын юк итүче AGM-88 ракетлары ала башлады. Аларны Украинаның Су-27 һәм Миг-29 хәрби очкычларына урнаштыралар. Бу ракетлар Русиянең ракет зенит корылмаларына каршы кулланыла.
- Русиянең Украинага каршы сугышы Владимир Путин фәрманы белән 2022 елның 24 февральдә башланды. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" дип белдерсә дә, Путин конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде.
- Русия Украинада яулап алу сугышы алып баруын кире кага һәм моны "махсус операция" дип атый. Көнбатыш илләре моны суверен дәүләтнең бөтенлегенә каныгу, агрессия дип бәяли.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!