Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин мобилизацияне хуплап чыкты


Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин
Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин

“Яһүдиләр, православлар һәм без – мөселманнар Җир шарында сугыш янгыны чыкмасын өчен көчләребезне берләштерергә тиеш, шулай кирәк, моны Алла куша”, дигән ул.

Бүген, 22 сентябрьдә Уфада узган XIV "Традицион диннәрнең идеаллары һәм кыйммәтләре" халыкара фәнни-гамәли конференциядә Русия баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин Путин игълан иткән өлешчә мобилизацияне хуплап чыккан. Бу хакта Mkset басмасы хәбәр итә.

Ул Европа һәрвакыт "көч куллану, бозыклык, кан һәм талау китерде" дигән.

"Яһүдиләр, православлар һәм без – мөселманнар Җир шарында сугыш янгыны чыкмасын өчен көчләребезне берләштерергә тиеш, шулай кирәк, моны Алла куша", дигән ул.

Тәлгать Таҗетдин әйтүенчә, Русиядә өлешчә мобилизация игълан итүләре – "кисәтү" булып тора. Русия баш мөфтие моны мәҗбүр калудан ясалган һәм акланган чара дигән.

"Кичә без, президиум әгъзалары ашыгыч пленумда бу хәл турында фикер алышып, Владимир Путин гамәлләрен хуплау турында белдерү кабул иттек һәм барлык ватандашларыбызны кичекмәстән Югары баш хәрби җитәкченең бөтен фәрманнарын үтәргә чакырдык", дигән ул.

Уфадагы XIV "Традицион диннәрнең идеаллары һәм кыйммәтләре" халыкара фәнни-гамәли конференциясе кичә, 21 сентябрьдә ачылган иде. Аерым алганда ул Идел Болгарының Ислам динен кабул итүенең 1100 еллыгына, Тәлгать Таҗетдиннең Русия югары мөфтие вазифасында хезмәт итүенең 40 еллыгына багышланган иде.

Русиядә өлешчә мобилизация фәрманы да кичә, 21 сентябрьдә үз көченә керде.

24 февральдә, Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башлангач та Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин моны хуплап чыкты һәм президент Путинга "Русиянең миллионнарча мөселманы" исеменнән "ДНР" һәм "ЛНР"ның бәйсезлеген таныган өчен рәхмәт тә әйтте.

***

Шул ук вакытта сугыш башлангач Украина мөселманнарының "Өммәт" диния нәзарәте башлыгы Сәид Исмәгыйлев Русия мөселманнарын "Путин хакимиятен хупламаска" чакырган иде. "Мин сезне, Русия мөселманнарын, бу сугышта берничек тә катнашмаска, Путин хакимиятен хупламаска чакырам. Һәм гомумән, сез нәрсә көтәсез? Бөтен гаскәрләр Украинага китерелгән һәм Украинаның каһарман гаскәрләре алар белән көрәшкән вакытта, үз илегездә азатлык хәрәкәте башлагыз", дип белдерде Исмәгыйлев.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG