Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милонов һәм Русия думасының тагын өч депутаты үзләрен Украинадагы сугышка җибәрүләрен сорап гариза язган


Виталий Милонов
Виталий Милонов

Депутатларның бу гаризалары каралганнан соң Саклану министрлыгына тапшырылачак.

Русия думасының "Бердәм Русия" фиркасеннән дүрт депутаты үзләрен "махсус хәрби операция" барган урынга хезмәт итәргә җибәрүне сораган. Бу хакта Telegram-каналында фирканең баш шурасы сәркатибе Андрей Турчак язды.

Бу – Русия думасының саклану комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Саблин, гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисе урынбасары Виталий Милонов, Русия думасының сәламәтлек саклау комитеты рәисе Дмитрий Хубезов һәм икътисади сәясәт комитеты рәисе урынбасары Сергей Сокол диелә.

Турчак әйтүенчә, Хубезов, Саблин һәм Милонов сугышның беренче көненнән бирле Донбасста эшли һәм "тыныч халыкны Киев режимы кулларыннан коткара".

Депутатларның гаризалары каралганнан соң Русия саклану министрлыгына тапшырылачак.

Элегрәк депутат Виталий Милонов телевидениедән мобилизациягә фикер белдергән иде. Ул күп балалы аталарны күз уңында тотып, "аларга президент беренчел җенси билгеләре ягыннан гына түгел, чынлап та ир-ат булуларын дәлилли алу мөмкинлеге бирде" диде.

Сүз уңаеннан, депутатлар, сенаторлар мобилизациядән канун нигезендә азат ителгән.

24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Моңа кадәр Русиядә ачык мобилизация булмады, ләкин төрле юллар аша кешеләрне кораллы көчләр белән кыска вакытлы контракт төзүгә җәлеп итәргә тырыштылар.

21 сентябрьдә русияләргә мөрәҗәгатендә президент Владимир Путин өлешчә мобилизация игълан итте. Азатлык сөйләшкән белгечләр, бу Русия армиясенең көчсезлеген күрсәтә, хәзер төбәк җитәкчеләре Мәскәү кушканны үтәр өчен тырышачак, халыкның сабырлыгы әкренләп бетә бара, дип саный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG