Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар: кырымтатарларны мәҗбүриләп Кырымдагы мобилизация пунктларына китерәләр


Кефедә (Феодосия) төшерелгән фото
Кефедә (Феодосия) төшерелгән фото

Хокук яклаучылар бәяләмәсенә күрә, кырымтатарлар яшәгән урыннардан мобилизацияләнгәннәрнең саны меңгә якынланып килә, ә бәлки инде артып та киткәндер. Бу операциянең кичә, 22 сентябрьдә иртәнге сәгать алтыда башлануы һәм күпчелек кырымтатарлар яши торган урыннарда баруы әйтелә.

Аннексияләнгән Кырымның кырымтатарлар яшәгән урыннарында Русия куәт оешмалары вәкилләре ирләрне алып китеп, мобилизация җыеннары пунктларына китерә, бу аларны соңрак Русия гаскәренә кушу өчен эшләнә, дип хәбәр итәләр "Кырым фикере" иҗтимагый хәрәкәтендә.

Хокук яклаучылар бәяләмәсенә күрә, кырымтатарлар яшәгән урыннардан мобилизацияләнгәннәрнең саны меңгә якынланып килә, ә бәлки инде артып та киткәндер.

Бу операциянең кичә, 22 сентябрьдә иртәнге сәгать алтыда башлануы һәм күпчелек кырымтатарлар яши торган урыннарда – Бакчасарайның 6нчы, 7нче микрорайоннарында, Акмәчет (Симферополь) янындагы Мамак (Строгоновка) авылында, Сак, Калай (Азовское), Ислам-Терек (Кировское), Зуя торак массивларында баруы искәртелә.

Иҗтимагый хәрәкәт әйтүенчә, рейдларда полиция хезмәткәрләре катнаша, ә торак пунктларда Кырым юл-патруль хезмәтенең Росгвардия белән постлары куелган.

"Кайбер хуҗалыкларга ялган юл белән керделәр. Ярдәм кирәк дип кычкырдылар, кешеләр ишеген ачкач, хәрби чакыру кәгазе тапшырдылар. Шулай ук эш урыннарыннан мобилизацияләгән очраклар да бар. Зуяда берничә укытучы ир-атка, Бакчасарайда – медицина хезмәткәрләренә "повестка" биргәннәр. Хәрби чакыру кәгазе тапшырганнан соң кешене мәҗбүриләп автобуска утыртып, хәрби комиссариатка илткән очраклар да күп теркәлде", диелә хәбәрдә.

Басып алынган җирдә яшәүчеләрне оккупант-ил гаскәренә хезмәткә чакыру – сугыш җинаяте һәм "чираттагы мәтәбә бу җинаятьнең төп корбаны – Кырымның асаба халкы", дип искәртәләр "Кырым фикере"ндә.

Хәрәкәт вәкилләре "кырымтатарларны мобилизацияләүгә йөз тоту – асаба халык геноцидының бер төре булырга мөмкин" ди.

21 сентябрьдә Русиядә өлешчә мобилизация игълан ителгәч, Кырым һәм Акъярның Русия хакимиятләре чакырылыш комиссияләре төзелүен җиткерде.

Элегрәк аннексияләнгән Кырым башлыгы Сергей Аксенов Украинага 1200 ихтыярины җибәрүләрен һәм тагын ике батальон әзерләнүен әйткән иде.

Русия саклану министры Сергей Шойгу өлешчә мобилизация кысаларында Украинадагы сугышка резервтагы 300 мең хәрбине җибәрәчәкләрен белдергән иде. Әмма президент хакимиятендәге чыганакларына сылтама белән "Новая газета. Европа" чынлыкта президент фәрманының яшерелгән пункты миллион кешене гаскәргә чакырырга мөмкинлек бирәчәк дип язды.

Украинага каршы сугыш 24 февральдә Владимир Путин фәрманы белән башланды. Мәскәү Украинада басып алу сугышы алып баруын кире кага һәм моны "махсус операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG