Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөселманнарына Русиянең Украинадагы сугышында катнашуны рөхсәт итүче фәтвә чыкты


Дин белгечләре фәтвә кабул итә, Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте фотосы
Дин белгечләре фәтвә кабул итә, Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте фотосы

Өлешчә мобилизация турындагы фәрманны үтәү "Ватанны саклау һәм Русиядә яшәүче халыкларның гомуми милли һәм рухи кыйммәтләрен яклаү кебек мөселман кыйммәтләренә каршы килми" дип саный дин белгечләре. 

23 сентябрьдә Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең Голамәләр шурасы, Казыйлар шурасы, шулай ук Казан ислам университетының ислам хокукы өлкәсендә экспертлары Русиядә өлешчә мобилизациягә кагылышлы фәтвә кабул иткән. Анда Татарстан мөселманнарына Русия гаскәре сафларында хәрби хәрәкәтләрдә катнашырга мөмкин дигән нәтиҗә чыгарылган. Бу хакта Татарстан мөфтиятенең матбугат хезмәт хәбәр итә. Өлешчә мобилизация турындагы фәрманны үтәү "Ватанны саклау һәм Русиядә яшәүче халыкларның гомуми милли һәм рухи кыйммәтләрен яклаү кебек мөселман кыйммәтләренә каршы килми" дип саный дин белгечләре.

"Русия президентының карары дәлилле булуында шикләнмибез, чөнки ул экспертлар фикеренә һәм илебездә төп ведомстволардагы профессиональ белгечләрнең компетентлы бәяләмәләренә нигезләнгән", диелә фәтвәдә.

Моңа бәйле мөселманнарга Русия армиясе сафларында хәрби хәрәкәтләрдә катнашырга мөмкин булуы әйтелә. "Русия Федерациясенә ант биргән, ирекне, халыкны һәм Ватанны сакларга ант иткән мөселманнар вәгъдәләрен үтәргә тиеш. Биргән антка тугрылык гражданлык бурычы гына түгел, ислам бурычы да булып тора", диелгән фәтвәдә.

Сугыш кырларында фикһ мәсьәләләре турында дини карарлар турында Диния Нәзарәте өстәмә рәвештә хәбәр итәчәк.

Русиядә игълан ителгән өлешчә мобилизация уңаеннан руханилар да беренче көннәрдән үк фикер белдерә башлады, мөселманнарга мөрәҗәгать итеп аларга киңәшләрен бирә. Күбесе Путин фәрманын хуплый. Йә турыдан-туры буйсынырга чакыра, яисә уратыбрак, бу эшне Аллаһка тапшырырга киңәш итә.

Шул ук вакытта Украинаның элекке мөфтие Сәид Исмәгыйлев Русиядәге мобилизация уңаеннан Русия мөселманнарына мөрәҗәгать итеп сугышка барудан качарга чакырды.

"Безнең Украин җирендә инде дистәләрчә мең русияле һәлак булган. Йөзләрчә меңе әсир булган, яраланган. Кулсыз, аяксыз калган. Соравым гади: бу сезгә кирәкме? Сез Кремльнең империячел амбицияләре өчен сугышырга телисезме? Путин өчен үләргә, инвалид булырга телисезме?" дип сорау бирә ул Ютубта урнаштырылган мөрәҗәгатендә.

Мондый хәлгә калмас өчен ул ике юл күрсәтә. Беренчесе — мобилизациядән качу. Икенчесе — әгәр инде сугышка киткәнсез икән, әсир төшү. "Бу очракта әсирләргә мөгамәлә яхшы булачак, чәй бирербез, намазларыгызны укый алырсыз!, дип ышандыра элекке имам.

— Аллаһ күрә: без хак юлда, җиһад юлында. Безгә каршы сугышмагыз, без туган җиребезне яклыйбыз. Сезнең оятсыз мөфтиләрегез сөйләгәнне тыңламагыз, ди Украинаның элекке мөфтие Сәид Исмәгыйлев.

Украина мөселманнарының "Өммәт" диния нәзарәте башлыгы, чыгышы белән Донецкидан булган Сәид Исмәгыйлев сугыш башлангач ихтыяри булып Украина гаскәренә кушылды һәм кулына корал алып Ватанын саклый.

23 сентябрьдә шулай ук Үзбәкстан мөселманнары идарәсе дә республика ватандашларын Украинадагы сугышта катнашудан тыелырга чакырды. "Монда катнашучылар Аллаһка каршы шайтан сугышчылары рәтендә булачак. Моннан тыш, безнең кануннар чит ил дәүләтләренең хәрби структураларында катнашуны тыя", диелгән идарә белдерүендә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG