Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президентыннан Украинадагы сугышка спортчылар һәм җырчыларны җибәрүне сорыйлар


"Болгар" радиосының элекке баш мөхәррире Илнур Фәйзрахманов
"Болгар" радиосының элекке баш мөхәррире Илнур Фәйзрахманов

"Болгар" радиосының элекке баш мөхәррире Илнур Фәйзрахманов Русиянең һәр төбәгендә, хәрби бүлекчәләрдә, сугыш барган фронт сызыгында даими рәвештә мәдәни-агарту концерт-спектакльләре уздырырга тәкъдим иткән. Агитбригада чыгышларында үзем дә катнашыр идем дигән.

"Болгар" радиосының элекке баш мөхәррире Илнур Фәйзрахманов Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иткән, ул мобилизация вакытында спорт ярышларын туктатып торуны һәм фронтка агитбригадалар җибәрүне сорый.

"Утызны узган, инде 40-50 яшьләре тулган ирләрне, дистәләгән авырулары була торып та, медицина тикшеренүе уздырмый гына хәрби полигоннарга алып китәләр. Ә шушы вакытта типсә тимер өзәрдәй спортчылар туп, шайба куа, чаңгы-роллерларда чаба. Үзәк каналлар комментар бирүчеләре алар йөгергәнгә көчәнә-көчәнә кычкырып тора. Хәрби болганышлар тәмамланганчы Русиядә һәр төрле спорт ярышларын тыярга!", дип яза ул үзенең Instagram-ында.

Илнур Фәйзрахманов Русиянең һәр төбәгендә, хәрби бүлекчәләрдә, сугыш барган фронт сызыгында даими рәвештә мәдәни-агарту концерт-спектакльләре уздырырга тәкъдим иткән.

"Мин мәдәни өлкәдә озак еллар хезмәт иткән кеше. Бүген мәдәни-агарту биргадалары халыкның рухын күтәрергә тиеш. Шәхсән үземнең сәламәтлегем сәбәпле, корал белән илгә файда китерү мөмкинлегем юк. Агитбригада чыгышларында берсүзсез катнашыр идем. Ә бригадаларны мактаулы исемнәр алган җырчы-артистлардан җыю кирәк. Чөнки алар дәүләт сәясәтен үтәргә бурычлы", дип яза Фәйзрахманов.

  • 21 сентябрьдә Русиядә өлешчә мобилизация игълан ителде. Аңа мәҗбүри хәрби хезмәттә булып кайткан, хәрби тәҗрибәсе һәм белгечлеге булганнар эләгә. Саклану министры Сергей Шойгу 300меңләп кешене мобилизацияләячәкләрен әйтте. Шул ук вакытта меди чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт ярдәмендә миллион кешегә кадәр сугышка алынырга мөмкин дип язды.
  • 7 ай элек Владимир Путин әмере белән Русия Украинага һөҗүм итте. Азатлык Украинадагы сугышта һәлак булучы Татарстан ир-егетләрен бер исемлеккә туплап бара. Хәзерге вакытта анда 125 татарстанлының исеме бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG