Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда сугышка каршы плакат тотып чыккан егеткә 15 мең сум штраф салганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Белорет районара мәхкәмәсе аны гаскәрне “дискредитацияләү”дә гаепле дип тапкан.

Башкортстанның Белорет шәһәрендә яшәүче 25 яшьлек егетне Русия кораллы көчләрен "дискредитацияләү"дә гаепле дип табып, административ җаваплылыкка тартканнар. Бу хакта мәхкәмәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, 21 сентябрьдә ул Белорет шәһәренең Металлурглар мәйданына "Булмасын сугыш!" дигән плакат тотып чыккан. Егет бу гамәлен "сивил карашларымны белдерү" дип аңлаткан. Мәхкәмә аңа 15 мең сум штраф салган.

Русия Украинага каршы сугыш башлап озак та үтмәде, март башында Административ хокук бозулар кодексына гаскәрне "Дискредитацияләү" турындагы маддә өстәделәр. Ул 50 мең сумга кадәр штраф бирүне күз уңында тота. Русиядә бу маддә нигезендә сугышка каршы фикер белдерүчеләрне хөкем итәләр.

Августта Уфада яшәүче Василий Кузьменконы да һәлак булган урыс хәрбиенең фотосы астында фикер калдырганы өчен шушы маддә нигезендә 40 мең сум штрафка тарттылар.

Уфадан 30 яшьлек хореограф Илмира Рәхмәтуллина да Русия Украинага бәреп кергәннән бирле сугышка каршы пикетларга чыкты. 9 сентябрьдә Уфаның Октябрь районы мәхкәмәсе Русия гаскәрен "дискредитацияләү"дә гаепле дип табып аңа 30 мең сум штраф салды. Аңа кадәр, август аенда кыйнау һәм янаулардан соң апалы- сеңелле Рәхмәтуллиналар Русиядән күчеп китте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG