Accessibility links

Кайнар хәбәр

Tagesspiegel: "Төньяк агым" үткәргечләренә махсус зыян салган булулары бар


Басма мәгълүматынча, ике гипотеза карала. Беренчесе – газүткәргечне Украина, яки аның белән бәйле көчләр зарарлаган. Икенче фараз: Русия үзе зарарларга мөмкин. Бу – Украинаны диверсиядә гаепләү, энергетика кризисын көчәйтү һәм газга бәяләрне тагын да артыру өчен эшләнә алыр иде диелә.

"Төньяк агым- 1" һәм "Төньяк агым – 2"гә максатчан һөҗүмнәр, әйтик диверсия ярдәмендә зыян китергән булулары бар, үткәргечләрдәге басымның кимүенә дә шул сәбәпче булырга мөмкин. Бу хакта Германия хөкүмәтендәге чыганагына сылтама белән Der Tagesspiegel алман газеты хәбәр итә.

"Максатчан һөҗүм булмаса, моның башка нәрсә сәбәпле булуын күз алдына китерә алмыйбыз", дигән басма чыганагы. Әлеге фаразны раслау өчен су асты көймәләре һәм водолазлар ярдәмендә диңгез төбен тикшерү кирәк.

Der Tagesspiegel мәгълүматынча, хәзерге вакытта ике гипотеза карала. Беренчесе – газүткәргечне Украина, яки аның белән бәйле көчләр зарарлаган. Алар моны Русия газы Европага бары тик Украина үткәргечләре яки Польша аша "Ямал" үткәргеченнән генә кудырылсын өчен эшләгән булырга мөмкин.

Икенче фаразга күрә, үткәргечләрне "башка байрак астында" Русия зарарларга мөмкин. Бу – Украинаны диверсиядә гаепләү, энергетика кризисын көчәйтү һәм газга бәяләрне тагын да артыру өчен эшләнә алыр иде диелә.

26 сентябрьгә каршы төндә "Төньяк агым – 2" операторы газүткәргечтәге басымның 105 бардан 7гә генә калуын хәбәр итте.

"Төньяк агым – 2" кулланылышка кермәсә дә, аны 300 миллион шакмак метр газ белән тутырырга өлгергәннәр иде. Русиянең фетнәчел Донецки һәм Луһански "халык республикалары"н тануы сәбәпле Германия үткәргечне сертификацияләүне туктатты.

26 сентябрь көнне кич белән исә "Төньяк агым – 1" операторы үткәргечнең су астындагы ике өлешендә дә басым әзәюен теркәде, сәбәпләре әйтелмәде.

Кремль диверсия ихтималын кире какмый. Бу хәлләрне тикшерүгә Дания һәм Швеция дә кушылды. Газүткәргечләрне төзәтү өчен берничә ел кирәк булуы бар.

Русиянең Украинага бәреп керүе аркасында "Төньяк агым – 2" үткәргечен кулланылышка кертү эшләре тулысынча тукталды, югыйсә аңа сертификация генә узасы калган иде.

"Төньяк агым – 1" эшләвен дәвам итте, әмма быел июнь аенда "Газпром" газ кудыру күләмнәрен шактый киметте, моны төзәтү эшләре белән бәйле дип аңлатты.

2 сентябрьдән исә газ кудыруны "техник төзексезлекләр сәбәпле" туктатканнар иде.

Европа берлеге илләре Русия газны сәяси басым буларак куллана ди. Мәскәү бу гаепләүләрне кире кага.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
XS
SM
MD
LG