Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүнең "ДНР" һәм "ЛНР"ны тануына җавап килә


Дөнья җәмәгатьчелеге Мәскәүнең "ДНР" һәм "ЛНР"ны тануын халыкара хокук нормаларын тупас бозу дип хөкем итә һәм Русиягә каршы яңа чикләүләр кертә. Күпләр Русиянең яңа җирләр басып алуын туктату юллары турында уйлана.

Русия фетнәчеләр контролендәге "Донецки халык республикасы"н ("ДНР") һәм "Луһански халык республикасы"н ("ЛНР") бәйсез илләр дип таныганнан соң дөнья җәмәгатьчелегеннән моны халыкара хокук нормаларын тупас бозу буларак хөкем итүләр дулкыны күтәрелә һәм яңа чикләүләр игълан ителә яки чикләүләр әзерләнүе турында белдерүләр ява.

Владимир Зеленский
Владимир Зеленский

22 февральдә Украина президенты Владимир Зеленский "ДНР һәм "ЛНР"ның Донбасста Киев контролендәге җирләрдән Украина гаскәрләрен чыгару турындагы мөрәҗәгатен карамаячагын белдерде. Ул шулай ук Мәскәүнең бу ике фетнәче төбәкне бәйсез дәүләт дип тануны Русиянең агрессия өчен нигез буларак куллана алуы турында кисәтте һәм "көчле сугыш" булган очракта, Украинада хәрби вазгыять тәртибе кертелү мөмкинлеген белдерде.

Зеленский әйтүенчә, Киев Русия белән дипломатик бәйләнешләрен өзәргә мөмкин. Украина тышкы эшләр министрлыгыннан Зеленскийга андый мөрәҗәгать инде килгән.

Элегрәк президент, "Русия белдерүләренә карамастан", Украинаның "берни дә бирмәячәген" һәм халыкара танылган дәүләт чикләре кысаларында калачагын белдерде.

Олаф Шольц
Олаф Шольц

Германия хакимиятләре Русиянең "Төньяк агым — 2" газүткәргечен сертификацияләүне туктатуын игълан итте. Reuters хәбәр итүенчә, бу турыда Германия канцлеры Олаф Шольц белдергән. "Соңгы вакыйгалардан" соң газүткәргечне сертификацияләү әлегә мөмкин түгел, дигән Германия канцлеры. Аның әйтүенчә, Русия "ДНР" һәм "ЛНР"ны таныганнан соң вазгыятьне яңадан бәяләү кирәк һәм бу "Төньяк агым — 2"гә дә кагыла.

Шольц Германиянең Русиягә каршы яңа чикләүләре шушы көн эчендә игълан ителәчәген белдерде.

Шольц 21 февраль кичендә үк Франция һәм АКШ президентлары белән сөйләшеп алганнан соң җавап чараларының булачагын белдергән иде.

Германия канцлеры, АКШ президенты Джо Байден һәм Франция президенты Эммануэл Макрон Путинның "ДНР" белән "ЛНР"ны тануын кискен хөкем итте. "Сөйләшүдә катнашканнарның өчесе дә Русиянең бу берьяклы гамәлен Мински килешүләрен ачыктан-ачык бозу дип таныды. Германия, Франция һәм АКШ Русия президентының карарын кискен хөкем итте. Бу адым җавапсыз калмаячак", диелде Германия хөкүмәте белдерүендә.

Жозеп Боррел
Жозеп Боррел

Европа берлеге дә Путинның бу гамәлен халыкара кануннарны тупас бозу дип саный һәм каты итеп җавап бирергә җыена. Бу турыда Европа берлегенең тышкы эшләр һәм иминлек мәсьәләләре өчен җаваплы югары вәкиле Жозеп Боррел белдерде.

"Ике сепаратист төбәкне тану — халыкара кануннарны, Украинаның бербөтенлеген һәм Мински килешүләрен тупас бозу. Европа берлеге һәм партнерлар Украинага теләктәшлек йөзеннән моңа бердәм, кырыс һәм тәвәккәл җавап бирәчәк", дип язды Боррел Twitter-да.

Boris Johnson
Boris Johnson

Британия Русиянең биш банкына һәм Путинның дуслары булган Борис һәм Игорь Ротенбергларга, Геннадий Тимченкога каршы чикләүләр кертә. Бу турыда бүген парламентта чыгып ясап, премьер-министр Борис Джонсон белдерде.

— Аларның милекләре туңдырылачак. Һәм бу әле беренче генә дулкын, — диде Джонсон. Аның әйтүенчә, Русия Украинага гаскәр керткән очракта, яңа чикләүләр булачак.

Яңа чикләүләргә Промсвязьбанк, "Россия", Индустриальный сберегательный банк, "Черноморский банк развития" һәм Генбанк дучар.

Путинның әлеге гамәлен НАТО, Нидерланд, Австрия, Грузия һәм башка илләр дә хөкем итә. *

Өч яклы Мински төркемендә Украинаның элекке вәкиле, Украинаның Беларустагы элекке илчесе Роман Бессмертный Донбасстагы вакыйгалар информацион, психологик басым, дезинформация юлы белән дәвам итә ала, мин өч вариантны кузаллыйм ди.

Роман Бессмертный
Роман Бессмертный

— Әгәр дә информацион басым нәтиҗәсендә вазгыятьне урыныннан кузгата аласалар, Путинның көч куллануда чиге булмас. Ул теләсә нәрсәгә бара ала. Ләкин Украина ягыннан вазгыять контрольдә тотылса, паника булмаса, рефлексия түгел, уйланылган реакция булса, Мәскәүнең бу вариантны куллануга мөмкинлеге булмас.

Күрүебезчә, бүген икенче вариант кулланыла. Бу сугыш зонасында атышлар белән чират-чират провокацияләр кылына. Монда системлы рәвәштә диверсия төркемнәре кулланылачак.

Өченче вариант без төрле комбинацияләрдә информация, дезинформация басымына дучар ителәчәкбез. Бернинди эвакуация хакында иртәгә инде беркем сөйләмәячәк. Кремль өчен бу тагын бер гади операция, тик бу операциянең объектлары Донбасста яшәгән кешеләр була. Украинага аларны үз ягына эвакуацияләүне тәкъдим итәргә кирәк иде. Мондый адым бу провокацияне тиз туктатыр иде. Путин нәрсә эшләсә дә, Кремль нинди карар кылса да, халыкара кануннар нигезендә, Кырым, Донбасс — Украина җире, дип белдерде Роман Бессмертный.

Украина саклану министры Алексей Резник исә, башка сценарийлар хакында сөйләп, Русия Украинаны Бресттан алып коры җирдә Таганрогка кадәр, ике диңгездә һәм вакытлыча оккупацияләнгән Кырымда гаскәрләр белән уратып алырга һәм Молдованың вакытлыча оккупацияләнгән өлешендәге "Днестр республикасында" да активлык күрсәтергә тырышачак, — диде.

Алексей Резников
Алексей Резников

— Русия гамәлләренең максаты – Украинаны эчтән какшатып таркату, дәүләтнең сәяси курсын үзгәртү һәм Европа перспективаларыннан баш тартырга мәҗбүр итү. Һәм, ниһаять, бәйсезлеген мәхрүм итү. Русия Кырымда, Кара һәм Азак диңгезләрендә хәрби маневрлар ясый, кораблар хәрәкәт итә. Хәзер Азак диңгезенә, күнегүләрдә катнашу сылтавы белән, өч зур десант корабы, тагын биш хәрби кораб һәм башка класслы катерлар, шул исәптән бер ракета катеры керде, — диде Резник.

"Къырым" бәйсез газеты баш мөхаррире Бекир Мамутов дөньяда сугыш куркынычы чыкканда Кырым мәсьәләсенең игътибардан читтә калуына борчылу белдерә. Зур бәла чыкканда Кырым кебек кечкенә мәйданда, аз санлы милләтнең фаҗигаләренә игътибар итмәү дөрес түгел ди ул.

Бекир Мамутов
Бекир Мамутов

— Украин медиалары бездә хәзер тагын да зур бәла, без башка бер нәрсәне күрмибез, белмибез, бернәрсәгә дә реакция күрсәтмәячәкбез дигән позицияләре ялгыш. Әгәр Украина Кырымны үзенә якын бер регион, кырымтатарларны тарихи күрше итеп хисаплый икән, украин җәмәгатьчелеге бу мәсьәләгә игътибар итәргә тиеш. Русия, Европа илләре җәмәгатьчелеге дөнья вакыйгаларына кеше хокуклары күзлегеннән карый икән, аларның да реакциясе шундый булырга тиеш. Алай булмаса, димәк дөньяда гаделлек тә юкка чыга ала, кеше хокукларын да онытырга кирәк булачак, — диде Мамутов.

Төркиянең Украинадагы элекеге илчесе (2001-2005 еллар) Бильге Джанкорель "Русия белән ул аңлаган телдә сөйләшергә кирәк, ул тел – катгый тел. Һич чигенмичә, барлык көчегезне, коралыгызны кулланмасагыз да, аны күрсәтеп, сөйләшергә кирәк. Гаделсезлекләргә юл бирмәвегезне аларга катгый рәвәштә аңлату зарур. Моны мин НАТОга киңәш буларак, Төркия дә аның эчендә, сөйлим", диде.

Джанкорель әйтүенчә, Русия бары куркыныч янавын күргән очракта гына туктаячак.

Бильге Джанкорель
Бильге Джанкорель

— Русиянең куркыныч янавын күргәндә чигенгәнен күп тапкыр күргәнем бар. Ул вазгыятьне кискенлештереп, иң югары киеренкелек ноктасына җиткереп, соңгы минутка кадәр аны бу ноктада тотар, ләкин ахыр чиктә алга таба инде барып булмаячагын аңлаганнан соң инде кире чигенер. Ягъни ул куәтне, көчне генә аңлый. Русия – курыкмый торган ил түгел, киресенчә, куркуда булган режим, куркулары куп булган ил һәм без аның нәрсәдән курыкканын белергә тиеш. Тәвәккәлсезлек, кыюсызлык булганда буш урыннарны бик яхшы кулланган бер ил буларак, ул урыннарга җәелә баруын дәвам итәчәк һәм аның кайсы чиккә барып җитәчәген белү авыр. Ул ниндидер ачык юл тапса, аның аша үз йогынтысын таратырга тырышачак һәм патша, совет заманыннан калган мондый тенденцияләреннән җиңел генә арына алмаячак. Мәскәүдә һибрид сугышның яңа кулланылышы күзәтелә. Русиянең нәрсә эшли алачагын белү өчен тарихны яхшы белергә тиешбез. Бу тарихны мәктәпләргә кертергә кирәк. Кырымтатарлар демократия, хокук юлында ихтирамга лаеклы күп эшләр башкарды, моны дәвам итәргә кирәк. Алар Украина эчендә, шулай ук Төркия хакимиятенә тәэсирне дәвам итәргә, Көнбатыш илләре, медиалары белән элемтәне дәвам итеп, аларның теләктәшлегенә ия булырга тиешләр, — ди Төркия дипломаты.

  • 21 февральдә Русия президенты Владимир Путин фетнәчеләр контролендәге "Донецки халык республикасы"ның ("ДНР") һәм "Луһански халык республикасы"ның ("ЛНР") бәйсезлеген тану турында карарны, шулай ук әлеге төбәкләрнең Русия белән хезмәттәшлек итү турында килешүләрен имзалады.
  • 22 февральдә Русия парламентының ике пулаты да бу документларны ратификацияләде

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG