Accessibility links

Кайнар хәбәр

AIGEL төркеменең концертлары хакимият басымы белән туктатыла


АIGEL төркеме чыгышы, Казан, 2020 ел
АIGEL төркеме чыгышы, Казан, 2020 ел

Төркемнең социаль челтәрдәге аккаунты үзләренең концертлары тыелу турында хәбәр итә

AIGEL төркеменең якын айларга планлаштырылган концертлары узмаячак. Төркемнең социаль челтәрдәге аккаунты үзләренең концертлары тыелу турында хәбәр итә.

"Кадерле дуслар, 2022 елның 1 сентябрендә АИГЕЛ төркеме Русия территориясендә "теләнмәгән" артистлар исемлегенә эләккән. Шәһәр клублары хакимият оешмалары басымы астында без чыгышларыбызны туктатырга мәҗбүр", диелә музыкантларның Facebook’тагы белдерүендә.

AIGEL тамашачыларга сатып алынган билетларны кире тапшырырга тәкъдим итә.

Күптән түгел, 26 сентябрьдә, АИГЕЛ төркеме "дискредитацияләү" маддәсе нигезендә эзәрлекләнүчеләргә ярдәм итү максатында ОВД-Инфо, Первый отдел һәм Мәскәү Һелсинки төркеме оештырган "Выручение наград" аукционында катнашкан иде.

AIGEL Чаллыда туган шагыйрә Айгел Гайсина һәм Петербур музыканты Илья Барамия катнашындагы электрон хип-хоп дуэт. 2017 елда Мәскәү һәм Петербурда төркемнең беренче концертлары уза. Шул ук елның апрелендә "1190" исемле беренче альбомы чыга, октябрьдә АИГЕЛ Русиянең Беренче каналындагы популяр "Кичке Ургант" телепрограммасына чакырыла. Коллективның текстлары нигездә Айгелнең сөйгән егетенең мәхкәмә процессларын, сөйгән ярының азат ителүен көтү белән бәйле шәхси кичерешләрен тасвирлый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG