Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстанда мобилизациягә каршы чаралардан соң, 150ләп административ, 30лап җинаять эше ачылган


Дагыстанның умыклар яши торган Эндирей авылы янында мобилизациягә протест белдерүчеләр
Дагыстанның умыклар яши торган Эндирей авылы янында мобилизациягә протест белдерүчеләр

"ОВД-Инфо" адвокатлары тоткарланучыланың бөтенесенең тәннәрендә: күзләре тирәсендә, борыннары, кул-аякларында, күкрәк читлегендә күгәрекләр бар, колаклары куе кызыл-зәңгәр төстә, баш миләре селкенгән, кайберләренең сынган урыннары булырга мөмкин ди.

Дагыстанда 25 һәм 26 сентябрьдә узган мобилизациягә каршы чаралардан соң Махачкаланың Совет районы мәхкәмәсенә 158 административ эш бирелгән, аларның бер өлешен карап, полициягә кире тапшырганнар. Бу хакта Кавказ.Реалии яза. Нигездә кешеләрне хакимиятләр белән килештерелмәгән чарада катнашуда гаеплиләр. Бу маддәгә ярашлы 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр штраф бирү яки 15 тәүлеккә кулга алу каралган.

Административ эшләрнең күпчелеге ирләргә ачылган диелә.

"ОВД-Инфо" мәгълүматынча, мобилизациягә каршы протестлардан соң Дагыстан республикасы тикшерү комитетының Махачкаладагы идарәсе 30лап җинаять эше ачкан. Берничә кешене тикшерү изоляторына җибәргәннәр.

Проект хәбәренчә, Дагыстанда яшәүче Адам Гаджиев, Мухамма Магомедов, Султан Ахмедханов, Магомед Убайдулаев һәм Мурад Алигаджиевка "полициягә карата сәламәтлеккә куркыныч тудыручы көч куллану" турында (Җинаять кодексының 318 маддәсе, 2 өлеше) эш ачылган.

Иса Абдулаевны һәм балигъ булмаган бер егетне шушы ук маддәнең беренче өлеше – "полициягә карата сәламәтлеккә куркыныч тудырмаучы көч куллану"да шикләнәләр. Аларга гаепләүләр инде белдерелгән диелә.

"ОВД-Инфо" адвокатлары тоткарланучыланың бөтенесенең тәннәрендә: күзләре тирәсендә, борыннары, кул-аякларында, күкрәк читлегендә күгәрекләр бар, колаклары куе кызыл-зәңгәр төстә, баш миләре селкенгән, кайберләренең сынган урыннары булырга мөмкин ди. Тоткарланучыларның барысына мәхкәмә-медицина тикшерүе уздырачаклары әйтелә.

25 һәм 26 сентябрьдә Махачкалада мобилизациягә каршы чаралар узды. 25 сентябрьдә 120ләп кеше тоткарланды, сигезенә карата җинаять эшләре ачылды. Икенче көнне полиция бүлекчәләренә 110лап кешене китерделәр, аларның кимендә 28-е балигъ түгел диелә.

Протест чараларын куып тарату өчен куәт оешмасы вәкилләре электрошокерлар, күсәкләр кулланды.

Дагыстанның Хасавюрт шәһәрендә дә мобилизациягә каршы митинг узган иде, анда 20ләп кеше тоткарланды.

25 сентябрьдә Дагыстанның кумыклар яши торган Эндирей авылы янында да протест белдерергә чыктылар. Каршылык чарасында йөздән артык кеше катнашты, полиция һавага атты.

25-26 сентябрьдә каршылык чаралары Нальчикта да үткән иде.

21 сентябрьдә президент Владимир Путин Украинадагы сугышны дәвам итү өчен, Русиядә "өлешчә мобилизация" игълан итте. Саклану министры Сергей Шойгу 300 меңләп кешене мобилизацияләячәкләрен әйтте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG