Accessibility links

Кайнар хәбәр

Херсонда Русия куйган хакимият башлыгының урынбасары һәлак булган


Алексей Катериничев
Алексей Катериничев

Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының элекке югары вазифадагы хезмәткәре Алексей Катериничев яшәгән йортка ике HIMARS ракеты төшкән, һөҗүмнең ул яшәгән бүлмәгә ясалуы әйтелә. Херсон  өлкәсенең Русия билгеләгән хакимиятендә ул иминлек мәсьәләләре белән җитәкчелек итте

Херсонда Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының югары дәрәҗәле хезмәткәре Алексей Катериничев һәлак булган. Ул төбәкнең басып алынган җирләрендәге Русия хакимиятенә бер ай элек кенә билгеләнгән иде.

Катериничев яшәгән йортка ике HIMARS ракеты төшкән, дип белдерде Русия журналисты Александр Малькевич. "Ул яши торган бүлмәгә һөҗүм иткәннәр", дип яза ул Telegram-каналында.

Катериничев — эчке хезмәт полковнигы, "Лидер" аеруча куркыныч коткару операцияләре уздыру үзәгенең элекке урынбасары.

Моңа кадәр ул 25 ел буе Русия федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) бүлекчәләрендә һәм чик буе гаскәрләрендә хәрби хезмәт үтте, дип яза ТАСС.

Аның өч Батырлык ордены кавалеры булуы әйтелә, үлгәннән соң тагын бер тапкыр бу орден белән бүләкләнергә мөмкин.

Херсон өлкәсенең Русия билгеләгән хакимиятендә ул иминлек мәсьәләләре белән җитәкчелек итте. Катериничевның үлеме турында ТАССка Херсондагы оккупацион хакимият башлыгы урынбасары Кирилл Стремоусов та хәбәр иткән.

"Проект" басмасы тикшеренүендә әйтелгәнчә, февральдән башлап Украинаның басып алынган җирләренә Русия билгеләгән түрәләрнең 90 проценттан артыгы – Русия ватандашы, аларның 20ләп проценты куәт оешмаларында эшләгән кешеләр.

25 сентябрьдә ракет һөҗүме нәтиҗәсендә Херсонда Югары Раданың элекке депутаты Алексей Журавко һәлак булды. Русиянең дәүләт мәгълүмати агентлыклары ул яшәгән кунакханәгә HIMARS ярдәмендә Украина һөҗүм итте дип ышандырды.

Яздан бирле Украинаның оккупацияләнгән җирләрендә Мәскәү куйган түрәләргә берничә тапкыр һөҗүм иттеләр. Аларның берничәсенең үлүе хәбәр ителде. Украина бу һөҗүмнәр өчен җаваплылыкны үз өстенә алмый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG