Башкортстанда Украинага каршы сугышта һәлак булучыларның әниләренә һәм тол калган хатыннарына өстәмә ярдәм турында канун кабул итмәкчеләр. Бу хакта Дәүләт җыенының аграр мәсьәләләр һәм экология комитеты утырышында билгеле булды, дип хәбәр итә "UfaTime".
Республиканың авыл хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов сүзләренчә, бу документ инде әзер, әмма Русия Украина җирләрен аннексияләгәннән соң аны төзәтеп бетерәсе бар.
Канун кабул ителгәч, дәүләттән агач алганда сугышта һәлак булучыларның гаиләләре өстенлекле хокукка ия булачак.
"Әлегә кануни нигез юк, әмма бу мәсьәләне инде хәл итәбез һәм җиде тол калган хатынга ярдәм иттек. Канун өлгесе хөкүмәткә кертелде, аны эшләп бетерәсе бар. Бу атнада ахыргы вариантын бирәчәкбез", дигән Шәрәфетдинов.
Моңа кадәр Тува хакимияте мобилизацигә эләгүчеләрнең гаиләләренә ярдәм буларак берешәр сарык һәм ягулык өчен күмер бирергә вәгъдә иткән иде.
24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. 21 сентябрьдә Владимир Путин өлешчә мобилизация игълан итте.
Узган ялларда социаль челтәрләрдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка атап язылган мөрәҗәгать таралды, анда Чечня яки Дагыстан мисалында Башкортстанда мобилизацияне туктатып тору сорала.
Мөрәҗәгать авторы Украинада югалтулар саны белән Башкортстан Идел буе төбәгендә беренче урында баруын телгә ала, югалтуларның зур өлеше башкортлар яшәгән Урал арты районнарына карый ди.
Мобилизациягә каршы мөрәҗәгать белән башкорт милли хәрәкәте вәкиле Фаил Алсынов та чыкты. "Украинага каршы сугыш - безнең сугыш түгел. Безнең җиргә читләр һөҗүм итмәде, чит ил җиренә без бәреп кердек", дип искәртте, ата-аналарны улларын якларга, сугышка җибәрмәскә чакырды.
Азатлык алып барган исәпләүләргә караганда, Украинадагы сугышта Башкортстаннан кимендә 210 кеше һәлак булган. Бу Идел буенда беренче урын. "Медиазона" җыйган мәгълүматка караганда, республика Русиядә Дагыстан һәм Бурятиядән соң өченче урында килә.
Шул ук вакытта Башкортстанда ихтырилардан торган өченче батальон җыю башланды. Батальонга Салават Юлаев исеме бирделәр, аңа ике көн эчендә 300 ихтыяриның язылуы хәбәр ителде. Моңа кадәр Башкортстанда Шәйморатов һәм Доставалов исемендә ике батальон оешкан иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!