Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мобилизацияне туктатырга кирәк!" Социаль челтәрләрдә мөрәҗәгатьләр тарала


Чечен хатыннары Брюссельдә мобилизациягә каршы митинг уздыра
Чечен хатыннары Брюссельдә мобилизациягә каршы митинг уздыра

Русиядә мобилизация игълан ителгәннән соң аңа каршы фикерләр дә яңгырый башлады. Бу турыда башлыча илдән киткән татар-башкорт активистлары әйтә. Шул ук вакытта Татарстан һәм Башкортстанда калучылар да җитәкчелеккә мөрәҗәгатьләр чыгара.

Узган ялларда социаль челтәрләрдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка мобилизацияне туктатуны сорап язылган мөрәҗәгать таралды. Аның текстын җәмәгать һәм дин эшлеклесе, тәрҗемәче Ишморат Хәйбуллин язган, ә интернетта беренче булып активист Насыйп Һакмаров чыгарды.

Анда Чечня яки Дагыстан мисалында Башкортстанда мобилизацияне туктатып тору сорала.

— Без хәрби низагларда катнашмасак та әкренләп үлеп барабыз. Моны аңлау өчен авылларга барырга һәм ташландык йортларга игътибар итү дә җитә. Авыллар бушау белән милли үзтәңгәллек тә югала: хәзер хәтта авылларда да башкорт һәм татар теле әзрәк ишетелә. Башкортстанда мобилизация туктатылсын өчен сез ни дә булса эшләргә тиеш" - диелгән мөрәҗәгатьтә.

2 октябрь киченә әлеге постны 10 мең кеше күргән, аңа 710 кеше лайк куйган, 99 кеше тараткан.

Мөрәҗәгать авторы Украинада югалтулар саны белән Башкортстан Идел буе төбәгендә беренче урында баруын телгә ала, югалтуларның зур өлеше башкортлар яшәгән Урал арты районнарына карый ди.

— Бу гаҗәп түгел, безнең республикада туган кеше буларак, үзегез дә беләсез, акыл, тарихи һәм хәтта социаль үзенчәлекләр аркасында якташлар төрле активлыкка җиңел генә кушылып китә. Ләкин бу очракта мондый сыйфат безгә күп кайгы китерергә мөмкин, - диелгән текстта.

Активист Насыйп Һакмаров моны таләп дип санамый.

— Бу — фикер. Бездә күпләр мобилизацияне туктатырга кирәк дип саный, ләкин кычкырып әйтми. Әлеге "аңлаешсыз сугыш"ның референдум нәтиҗәләре Русиядә кануни нигездә гамәлгә кергәннән соң, максатлары ачыграк булыр дип уйлыйм. Әлегә махсус операциянең ни икәне күпләргә аңлашылмый, - диде Һакмаров Азатлыкка.

Активст Башкортстанда "өлешчә" мобилизация үз тәртибе белән бара ди, ләкин кеше җыю планы арттырып үтәлә дип фаразлый.

Ишморат Хәйбуллин башкортларны, башкорт телен, мәдәниятен саклау турында беренче тапкыр гына чыгыш ясамый. Быел сентябрь башында ул Уфадагы 20нче башкорт гимназиясендә башкорт телен белмәгән укытучылар эшли башлавын тәнкыйтьләп чыккан иде.

— Милли темада, телдә шулкадәр артка тәгәрәү күзәтелә. Без шып утырабыз. Кеше бу хакта сүз катарга курка, шулкадәр куркытылган кешеләр. Басым төрле яктан бара, Русиядә хәлләр кая таба барганын күреп торабыз бит. Милли теманы күтәрүчене дошманга әйләндерергә генә торалар. Телне якласаң, ата милләтче, Зәки Вәлиди һәйкәлен алмагыз дисәң, Русиягә каршы дигән тамга салырга гына торалар. Милли җанлы кешеләрне дә куркытып бетерделәр. Миндә курку юк, югалтыр әйбәрләрне югалтып бетердем. Телем өчен борчылам. Дәшми кала алмыйм, — дигән иде Хәйбуллин ул вакытта Азатлыкка.

Мобилизациягә каршы мөрәҗәгать белән башкорт милли хәрәкәте вәкиле Фаил Алсынов та чыкты. "Украинага каршы сугыш - безнең сугыш түгел. Безнең җиргә читләр һөҗүм итмәде, чит ил җиренә без бәреп кердек", дип искәртте, ата-аналарны улларын якларга, сугышка җибәрмәскә чакырды.

Башкортстаннан адвокат Динар Шакиров Русия президенты Владимир Путинга "сугыш булдырмауны" сорап ачык хат чыгарды. Хаты башында ул Путинга мәдхия укый, мондый "зирәк җитәкче" сугышка юл куймас өчен мөмкинлекләр таба алыр дип ышануын белдерә.

— Мин сугышка юл куймауны сорыйм, чөнки минем башка кешене үтерәсем килми, минем аңа атасым килми, пычак-штык кадыйсым килми яки җирдә яткан килеш аны мылтык сабы белән бәреп үтерәсем килми. Минем өлкән улыма 18 яшь - ул да чакырылыш яшендә һәм сугыш булса, аңа да кеше үтерергә туры киләчәк, чөнки сугышта йә син, йә сине, башка юл юк", дип яза Шакиров.

Ул күбрәк игътибарны ил эчендәге икътисадка юнәлтергә чакыра.

Азатлык алып барган исәпләүләргә караганда, Украинадагы сугышта Башкортстаннан кимендә 210 кеше һәлак булган. Бу Идел буенда беренче урын. "Медиазона" җыйган мәгълүматка караганда, республика Русиядә Дагыстан һәм Бурятиядән соң өченче урында килә.

Шул ук вакытта Башкортстанда ихтырилардан торган өченче батальон җыю башланган. Аңа Салават Юлаев исеме бирмәкчеләр. Моңа кадәр Башкортстанда Шәйморатов һәм Доставалов исемендә ике батальон оешкан иде. Алар Украинадагы сугышка кергән дип хәбәр ителде. Шәйморатов батальоны турында кимендә ике атна хәбәрләр күренми. Анда сугышучыларның туганнары Радий Хәбиров постлары астында аларның кайда булуын сорап яза. Шәйморатов батальонында сугышкан җиде кешенең һәлак булуы рәсми әйтелде.

Татарстанда мобилизациягә каршы ачыктан-ачык язучылар шулай ук күп түгел. Инстаграмда берничә блогер мобилизация турында аңлата, аңа эләкмәүнең кануни юлларын барлый.

"Татар-информ" һәм "Интертат" дәүләт сайтлары баш мөхәррире Рәмис Латыйпов Дагыстан мөфтие хатынының мобилизацияне алты айга кичектереп торуны соравын, ә Чечня башлыгының республикадан мобилизацияләнүчеләр булмавын исәпкә алып, "Татарстан да үз сүзен әйтергә тиеш" дип язып чыкты.

— Минемчә, Татарстан да үз сүзен әйтергә тиеш. Дәүләт структуралары түгел икән, иҗтимагый оешмалар. Безнең дә конгресс бар, безнең дә мөфтият бар. Әйе, алар бу хәлләрне берничек тә туктата алмый, анысы аңлашыла. Әмма алар үз сүзен әйтә ала.


Бу планны арттырып үтим дә, медаль алам дип поезд алдыннан йөгерә торган очрак түгел. Менә бу ир-егетләр – милләтебезнең генофонды. Татарның киләчәге. Күпме гаиләләрнең терәге, кемнеңдер газиз әтисе, ире, энесе, улы, кайберсе әле бабасы да... Аларсыз калсак, без нишләрбез? Шуңа күрә без дә үз сүзебезне әйтергә тиеш! Бер генә кешене саклап калган очракта да, бу – казаныш, — диде Латыйпов.

Аның сүзләренчә, "канунда булганны сораган өчен җәза юк".

Татарстан депутатлары да, Дөнья татар конгрессы да мобилизация турында әлегә бернинди фикер белдермәде. Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең Голамәләр шурасы, Казыйлар шурасы, шулай ук Казан ислам университетының ислам хокукы өлкәсендә экспертлары Русиянең Украинадагы сугышында катнашуны рөхсәт итүче фәтвә чыгарды.

Азатлык исәпләүләренә караганда, Украинадагы сугышта Татарстаннан кимендә 136 кеше үлгән.

  • 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте. Аңа хәрби хезмәттә булып кайткан, хәрби тәҗрибәсе һәм белгечлеге булганнар эләгә.
  • Русия cаклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллион кешегә кадәр алынырга мөмкин дип язды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG