Accessibility links

Асабаларны сугышка җибәрү – Мәскәүнең аңлы сәясәтеме?


Мобилизациягә баручылар
Мобилизациягә баручылар

Русиядә өлешчә мобилизациягә милли республикардан кешеләрнең күпләп эләгүен кайбер белгечләр Мәскәүнең аңлы рәвештә алып барган сәясәте ди. Ләкин әлегә этноцид турында сөйләп булмый, күбрәк мәгълүмат һәм дәлилләр җыю кирәк дип белдерүчеләр дә бар.

21 сентябрьдә Русиядә өлешчә мобилизация башланды. Беренче көннәрдә үк активистлар, блогерлар һәм хәтта хакимият кешеләре башка төбәкләр белән чагыштырганда, милли республикалардан ирләр күбрәк алына дип чаң суга башлады. Бөтен ил буенча барлыгы 300 мең кеше җыелачак диде саклану министры Сергей Шойгу. Бу мобилизация ресурсының бер проценты дип әйтелде. Шул ук вакытта кайсы төбәктән күпме кеше алынуы турында мәгълүмат юк. Социаль челтәрләрдә таралган озату видеоларын анализлап, кайбер район яки шәһәр башлыкларының сүз арасында әйтеп җибәргән саннарын ишетеп кенә берникадәр мәгълүмат алып була.

Татарстаннан 10 мең кеше мобилизациягә эләгергә мөмкин. Бу санны БИЗНЕС Online чыганакларының берсе китергән. Аның сүзләренчә, республикада мобилизация чакыруы бу атна ахырына тәмамланырга тиеш.

Басманың икенче бер чыганагы исә баштагы план 10 мең иде, аннары аны бераз киметкәннәр дип сөйләгән. Казаннан бер мең кешене генә чакыралар, имеш. Күптән түгел Чалллы мэры Наил Мәһдиев шәһәрдән 1200 кеше чакырыла дигән иде.

Татарстанда 4 млн тирәсе кеше яши. Кара исәп белән санаганда, аларның 850 меңе мобилизация таләпләренә туры килә. Русия саклану министры Сергей Шойгу өлешчә мобилизациягә запастагыларның 1% алына диде. Димәк, Татарстаннан якынча 8,5 мең кеше алынырга мөмкин.

Башкортстаннан күпме кешенең сугышка алынуы турында мәгълүмат юк, "мондый саннарны без бирмибез", диде Башкортстан хәрби комиссариатының матбугат хезмәте. Социаль челтәрләрдә таралган видеоларга, район башлыклары биргән кайбер саннарга караганда, беренче көннәрдә һәр районнан 100ләп кеше алынган. Кайбер районнарда җибәрү икешәр тапкыр уздырылды. Башкортстан чигендә, Илеш районында төзелгән вакытлыча тору урынында 25 сентябрьдә 460 кеше кунып чыккан. Башкортстанда 54 район һәм аерым муниципаль берәмлек булган 9 шәһәр бар. 29 сентябрьдә республикадан кимендә 5 мең кеше мобилизация эләккән дип фаразларга мөмкин.

Милли азчылыклар вәкилләрен күпләп сугышка җибәрү темасы беренчеләрдән булып Бурятиядә күтәрелде. "Ирекле Бурятия" хокук яклау оешмасы мәгълүматынча, беренче өч тәүлектә генә 7 мең кеше сугышка чакырылган – бу юристларга мөрәҗәгать итүчеләр генә. Монда дүрт балалы ирләр дә эләккән. Соңрак Бурятия губернаторы Алексей Цыденов мондый ирләрне алырга ярамый, мәгълүматларны тикшергәч, аларны өйләренә кайтардылар диде.

Кырымда кырымтатарларны да күпләп мобилизацияләү турында хәбәрләр таралды. Кырым хакимиятенең бер түрәсе рәсми булмаган очрашу вакытында "мобилизацияләнгәннәр арасында 30-40 процент кырымтатарлар" дип сүз ычкындыра, моны ишеткән журналист "ярымутрауда кырымтатарлар 12 процент кына, ә мобилизацияләнгәннәр арасында алар 30-40 процент, ничек алай" дип гаҗәпләнәч, икенче түрә "син нәрсә сөйлисең, күрәсең бит, шундук эләктереп алалар" дип коллегасын кырыс рәвәштә кисәтеп туктаткан.

— Кырымтататарларны мобилизацияләү геноцидка китерергә мөмкин. Кырымтатарлар - Украина ватандашлары һәм асаба халыклары, аларны Русия үз дәүләтенә каршы сугышырга җибәреп максатчан юк итәргә мөмкин, - диде Крым SOS хокук яклау оешмасы аналитигы Евгений Ярошенко.

Оккупацияләнгән җирләрдән оккупация гаскәренә чакыру Женева конвенциясенең 51 IV маддәсе нигезендә тыелган. Һәм бу хәрби җинаять санала. Украина ватандашларын үз дәүләтенә каршы хәрби бәрелешләрдә катнашырга мәҗбүр итү җинаять була.

Төбәкләрдәге саннар турында күбрәк мәгълүмат Дума депутаты, Якутски шәһәренең элекке мэры Сардана Авксентьевадан чыкты. Ул кайбер төбәкләрдә мобилизация саннары пропопорциональ түгел диде. Аның сүзләренчә, Курски өлкәсендә чакырылыш яшендәге ирләрнең 0,9 проценты, Новосибирски өлкәсендә – 0,27 проценты, Калмыкстанда – 1,41 проценты, Якутиядә – 1,66 проценты алыначак.

"Бер авылдан дистәләгән кеше алына дигән мәгълүмат та килә миңа. Шул исәптән гадәттән тыш хәлләрдән зыян күргән авыллардан. Комментарларда язылган сорауны бирәм: "ни өчен төньяк Улуслардан бөтен эшкә яраклы ирләрне алалар? 300 кешеле авылдан 47 кешегә повестка килгән, кайбер авыллардан 60 кешегә", дип яза Авксентъева.

23 сентябрьдә Саха (Якутия) республикасы башлыгы Айсен Николаев, чынлап та, ялгыш мобилизацияләнүчеләр бар, аларны кайтарабыз диде. 26 сентябрьдә ул 120 кеше кире кайтарылачак дип белдерде.

21 сентябрьдә игълан ителгән өлешчә мобилизациядән соң 25 һәм 26 сентябрьдә Дагыстанда каршылык чаралары узды. Алар да дагыстаннарның күпләп сугышка чакырылуына каршы булды.

Мобилизациягә ризасызлыклар беренче чиратта төбәкнең кумыклар яшәгән урыннарында чыкты.

"Мәскәү азчылыкларны аңлы рәвештә сугышка җибәрә"

Башкорт сәясәтчесе Руслан Габбасовны башкортлар яшәгән районнардан яшь ирләрне күпләп сугышка җыю гаҗәпләндерә ди.

Башкортстанны башкортларсыз калдырырга телиләр дигән хис кала

— Миңа Башкортстанның төрле районнарыннан видеолар җибәрәләр. Чакырылучыларның бигрәк тә башкорт районнарыннан булуы гаҗәпләндерә. Башкортстанны башкортларсыз калдырырга телиләр дигән хис кала. Кырымнан башлыча кырымтатарларны чакырлар, Бурятиядән - бурятларны, Якутиядән - якутларны. Шул ук вакытта Мәскәү һәм Петербурдан процентлар зур түгел. Мәскәү Украина фронтын урыс булмаганнар гәүдәләре белән тутырмакчымы? Бу ватанны саклау сылтавы белән Русия тарафыннан асаба халыкларга карата чын геноцид, ди Руслан Габбасов.

Башкорт журналисты Айгөл Гыймарнова-Лион Русиядә "милли азчылыкларга карата геноцид бара" дип саный. "Русия бүген ике куянны бергә үтерә – милләтләр кулы белән Украинада сугыш алып бара. Мин халыкка гаҗәпләнәм, ничек аларның башына "ватанны яклыйбыз", "азат итәбез" һәм "Украина җирләрендә" дигән сүзләр сыя?", дип язды ул Facebook-та.

Сәясәт белгече Руслан Айсин Мәскәү милли азчылыкларны аңлы рәвештә сугышка җибәрә дип фаразлый.

Үлеп кайтучылар арасында татар фамилияләре еш очрый

— Украинадагы сугыштан үлеп кайтучылар арасында татар фамилияләре еш очрый. Алар Татарстаннан гына дигән сүз түгел. Башкортстанда, гомумән Идел-Урал төбәгендә татарлар күп яши. Бу Мәскәүнең аңлы рәвештә алып барылган сәясәте. Путин Украинада "урыс дөньясы" урнаштыра, ә үз илендә, киресенчә, урыс булмаган халыкларны киметә. Юк итүнең иң яхшы юлы - сугышка җибәрү. Аңлыйбыз ки, бу сугышка эләгүчеләрнең күбесе үлә, чөнки кораллау, матди тәэминәт начар. Русия аларны тере калкан буларак кына куллана. Бу Мәскәүнең тагын бер проблемын хәл итә. Әгәр Русия таркала башласа, милли республикалар көчсез була. Сугышка бит зыялылар да җибәрелә: мәдәният, сәнгать вәкилләре, институтлар хезмәткәрләре. Икенче дөнья сугышы вакытында да андый кешеләргә бронь бар иде, - дип сөйләде Айсин Азатлыкка.

Украина президенты Офисы җитәкчесе урынбасары Михаил Подоляк "Милли республикаларда - Бурятия, Якутиядә пропороциональ булмаган киңкүләм мәҗбүри мобилизация - Мәскәү тарафыннан чын этник чистартулар" дип язды. "Русия халыкларына милли горурлыклары турында искә төшерергә һәм балаларын чит сугышка үләргә җибәрмәскә тиеш", диде ул.

Атнакич көнне Украина президенты Владимир Зеленский Руссиянең асаба халыкларына мөрәҗәгать итеп, аларны мобилизациягә каршы торырга чакырды.

"Дагыстаннар Русиянең бу хурлыклы сугышында һәлак булырга тиеш түгел. Чеченнар, ингушлар, осетиннар, чиркәслар һәм Русия байрагы астында калган башка халыклар. Барлыгы 200ләп халык. Украинага сугышырга сезне кем җибәргәнен беләсез. Ул сезнең "груз 200" дигән табутта кайтуыгызны тели.

Үзегез дә беләсез дип ышанам: хәзер көрәшергә кирәк! Алар армиянең уңышсызлыгын һәм үзләренең җинаятьчел боерыкларын хәзер җинаятьчел мобилизация белән капларга тели, сезнең моңа каршы торуыгызны күрәбез.

Русия хакимиятләре алга таба мобилизациянең яңа дулкыннарын башлагач, яшәү хокукы өчен тауларда һәм урманнарда көрәшергә туры килмәсен өчен үз ирегегезне урамнарда һәм мәйданнарда хәзер саклагыз. Көрәшегез! Җиңәрсез" диде ул.

Экспертлар әлегә мәгълүмат тупларга киңәш итә

Колгейт Университетында (АКШ) антропология профессоры Нэнси Рис (Nancy Ries) Путин режимының урыс булмаган халыкларга карата этноцид сәясәте уздыруын дәлилләү турында сөйләү әлегә авыр диде.

— Хәзер милли азчылыкларны сайлап мобилизацияләүнең бөтен ихтимал очракларын җыю вакыты. Этноцид турында демографик кейс төзү бик авыр булачак, алдан уйлап һәм планлаштырып ясалганын дәлилләү турында әйтәм. Ләкин әгәр бөтен Русия буйлап җирле халыкның бу уңайдан дәлилләре яки күзәтүләре бар икән, әлеге дәлилләрне систематик рәвештә җыеп бару киләчәктәге мәхкәмә эшләре, шулай ук Русиядәге мобилизация сәяәсәте өчен чынлап мөһим булачак, - диде эксперт Азатлыкка.

Эксетер университеты (Британия) социаль һәм сәясәт фәннәре факультеты доценты Алексей Бессуднов әлегә этноцид турында нәтиҗә ясау иртәрәк ди. Чөнки төгәл саннар юк, кайбер күзәтүләрдән чыгып фикер алышулар гына бар.

Этник азчылыкларга карата аңлы сәясәт алып барыла дип санамыйм

— Анализ өчен төгәл мәгълүмат юк. Гомумән алганда да, этник азчылыкларга карата аңлы сәясәт алып барыла дип санамыйм. Шул ук вакытта чакырылучылар яки үлүчеләр саны төрле этник төркемнәрдә аерылырга мөмкин. Моны күзәтеп бару мөһим. Этник тигезсезлек соравын куярга була. Ләкин мәгълүмат һәм анализ кирәк, турыдан-туры булмаган дәлилләр генә түгел, - ди эксперт.

Русиянең Этнология һәм антропология институты мөдире Валерий Тишков та әлеге теманы Facebook-та күтәреп чыкты. Ул "ниндидер Камил Галиев Украинадагы хәрби чараларда катнашу өчен урыс булмаган азчылыкларны сайлап мобилизацияләү турында фейк җибәрде һәм аны "этник чистартулар" варианты дип атады", дип язган. Тишков сүзләренчә, Русия кануннары азсанлы халыклар вәкилләрен хәрби хезмәттән азат итә, ә башкалары тигез рәвештә хезмәт итә. "Нинди азчылыкларны үтерү турында сүз бара? Кем әйтә, русофобияне ничек дәвалап була?", ди Тишков.

Галим тарихчы Камил Галиев турында сөйләргә мөмкин. Ләкин Галиев үзе Азатлыкка мондый пост язуын кире какты.

Кайбер республикалардан ирләрнең мобилизациягә күпләп эләгүен Тишков халык составы һәм эшсезлек дәрәҗәсе белән аңлата.

— Дагыстан һәм Тыва - яшь ирләрнең күп булуы һәм эшсезлек дәрәҗәсе буенча лидерлар. Моңа карап хезмәткә алынучылар һәм контрактчылар диспропорциясе булырга мөмкин. Бурятиядә дә шундыйрак вазгыять, ләкин анда халыкның яртысы - урыслар. Ничек кенә булмасын, милләтләренә карап сайлау турында сөйләү - ялган. Русия армиясе солдатлардан генералларга кадәр һәрвакыт күпмилләтле булды, - ди Тишков.

Украинадагы сугышта үлүчеләр саны ягыннан милли республикалар алда

Өлешчә мобилизация башланганчы да Русиянең милли республикаларыннан Украинадагы сугышта катнашучылар күп булды. Берничә республикада ихтыярилардан торган милли батальоннар төзелде. Башкортстанда һәм Татарстанда алар икешәр. Сугышта һәр төбәктән күпме кеше катнашуы шулай ук билгеле түгел, ләкин журналистлар һәм активистлар үлеп кайтучыларның исемнәрен барларга тырыша. Азатлык та ачык чыганакларга нигезләнеп Татарстан һәм Башкортстаннан Украинадагы сугышта һәлак булучыларның исемнәрен теркәп бара.

Башкортстаннан әлеге исемлектә 209, Татарстаннан 131 кеше бар. "Медиазона" BBC белән берлектә Русия төбәкләре буйлап үлүчеләр санын алып бара. Аларның рейтингында Башкортстан өченче урында. Беренче һәм икенче урыннарда Дагыстан белән Бурятия.

"Ищи своих Башкортостан" телеграм каналы үз мәгълүматларына нигезләнеп Башкортстаннан Украинада үлүчеләрнең нинди милләт вәкилләре булун ачыкларга тырышкан. Телеграм канал исәпләүләренә караганда, һәлак булучылар арасында урыслар 67 кеше, татарлар - 63, башкортлар 83 кеше тәшкил итә. "Ищи своих Башкортостан" республикадан сугышта барлыгы 212 кеше һәлак булуын белдерә.

  • 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте. Аңа хәрби хезмәттә булып кайткан, хәрби тәҗрибәсе һәм белгечлеге булганнар эләгә.
  • Русия cаклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллион кешегә кадәр алынырга мөмкин дип язды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG