Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстан мөфтиенең хатыны Путиннан дагыстаннарны мобилизацияләүне ярты елга кичектерүне сораган


Айна Гамзатова
Айна Гамзатова

Дагыстан алты ай эчендә укыту үзәкләрендә сугышчыларны профессионал әзерләргә сүз бирә дип язган Айна Гамзатова. Ул бүгенге көндә республикадан “бөтенләй әзерлексез яшьләр” сугышырга китә, алар сугыш алып бару техникасын да белми, коралның бернинди төрләре белән дә таныш түгел, дип искәрткән.

Дагыстан мөфтиенең хатыны һәм киңәшчесе Айна Гамзатова Русия президенты Владимир Путинга ачык хат язган. Ул Дагыстанда мобилизацияне, Украина сугышына алуларны кичектереп торуны сораган һәм ярты ел өчендә төбәк дагыстаннарны сугышка барырга әзерләячәк дип вәгъдә иткән.

Гамзатова моны Дагыстанның "өч миллионлык халкының өч меңнән артыгы алгы сафларда сугышуын исәпкә алып" тәкъдим итүен әйткән, алар арасында каһарманнар да аз түгел дигән.

Гамзатова Путинга хатында сезнең "зирәклегегезне һәм кыйммәтле тәҗрибәгезне" белгәнгә, шулай ук [Чечня президенты] Рамзан Кадыровның "тәвәккәл гамәлләренә", аның "күп еллар дәвамында үз республикасында сугышчыларны дөрес итеп әзерләвенә" карап, Дагыстан алты ай эчендә укыту үзәкләрендә сугышчыларны профессионал әзерләргә сүз бирә, дип язган.

Гамзатова бүгенге көндә республикадан "бөтенләй әзерлексез яшьләр" сугышырга китә, алар сугыш алып бару техникасын да белми, коралның бернинди төрләре белән дә таныш түгел, дип искәрткән.

Сугышка резервтагы 300 мең кешенең алыначагын һәм Русиядәге субъектлар санын исәпкә алып караганда, Дагыстан да Чечня кебек үк мобилизация планын инде үтәде, дип яза Гамзатова.

"Медиазона" һәм ВВС-ның урыс хезмәте хисплауларына күрә, Украинада һәлак булучылар ягыннан Дагыстан бөтен төбәкләр арасында беренче урында тора. 23 сентябрьгә кимендә 6756 кешенең үлүе билгеле, шуларның 306сы – Дагыстаннан булган диелә.

21 сентябрьдә игълан ителгән өлешчә мобилизациядән соң 25 һәм 26 сентябрьдә Дагыстанда каршылык чаралары узды.

Мобилизациягә ризасызлыклар беренче чиратта төбәкнең кумыклар яшәгән урыннарында чыкты.

  • Украинадагы сугышның беренче көненнән башлап Азатлык анда китеп һәлак булган Башкортстан һәм Татарстан кешеләрен бер исемлеккә туплап бара.
  • Безнең хисапка күрә, 2022 елның 29 сентябренә, сугышның 218нче көненә, Украинадагы сугышта һәлак булган Башкортстан кешеләре саны 209га, Татарстан кешеләре саны 133кә җитте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG