Казан хакимиятләре мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә ярдәм чаралары әзерләгән. Бу хакта Казаннан мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә ярдәм штабы утырышында шәһәр мэры Илсур Метшин сөйләде дип хәбәр итә "Бизнес Online".
Шул рәвешле хакимиятләр аларның гаиләләренә түбәндәге ташламаларны тәкъдим итә:
- 10 октябрьдән уку елы ахырына кадәр балаларны муниципаль мәктәпләрдә ике тапкыр бушлай ашату;
- муниципаль балалар бакчаларына бушлай йөрү;
- 18 яше тулмаган балаларга җәмәгать транспортында бушлай йөрү, ул 10 октябрьдән гамәлгә керә;
- 18 яше тулмаган балалар белән музей, театр, зоопарк, концертларга бушлай бару –муниципаль, республика, дәүләт мәдәният һәм ял оешмаларына кагыла;
- 18 яшькәчә балаларга бушлай спот – муниципаль бассейннар, спорт заллары;
- ярдәм фонды оештырыла, анда теләге булганнар акча күчерә алачак. "Ышаныч" ("Доверие") үзәгеннән телефон аша да, шәхсән күрешеп тә бушлай психологик ярдәм сорарга мөмкин;
- "Добрая Казань" мохтаҗларга ярдәм күрсәтү оешмасының кайнар элемтәсенә шалтыратырга була;
Бу штабның оешуы турында 29 сентябрьдә билгеле булган иде.
Казаннан Украинадагы сугышка 800 кеше мобилизацияләнгән.
21 сентябрьдә Русиядә "өлешчә" мобилизация игълан ителде, ул резервтагы 300 мең хәрбине Украинадагы сугышка җибәрүне күз уңында тота. Шул ук вакытта миллион кешегә кадәр мобилизацияләнергә мөмкин дигән хәбәрләр дә булды.
Азатлык Татарстаннан Украинадагы сугышка китеп һәлак булучыларны аерым исемлеккә туплап бара. Ачык чыганакларга һәм рәсми мәгълүматларга нигезләнгән бу исемлектә 138 ир-егетнең исеме бар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!