Мобилизация игълан ителгәч Уфа даруханәләрендә бинтлар һәм кан туктатучы жгутлар җитми башлаган. Фармацевтлар аларны кайчан кайтарасыларын белми, дип хәбәр итә "Ufa1".
"Жгутларны эзлиләр, әмма бездә алар юк. Һәр көн өч-биш кеше сорый, бинтларны да шулай ук. Элек алай бик сорамыйлар иде", дигән "02" даруханәсендә эшләүче фармацевт.
Даруханәләрдә эшләүчеләр бу тауарларны мобилизация игълан ителгәч сатып алып бетерүләрен сөйләгән.
"Яндес.Карты" мәгълүматынча, Уфада "Фармленд" челтәренең 190 сәүдә ноктасы бар, шуларның җидесендә генә кан агуны туктатучы жгут калган. Каптырмалы жгутлар исә өчесендә генә калган.
"Апрель" челтәренең Уфадагы даруханәләрендә исә жгутлар бөтенләй калмаган. "Яндекс.Карты"дан күренгәнчә, Уфада аның 63 сәүдә ноктасы бар.
Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы даруханәләрнең препаратлар сатып алуын күзәтмәвен әйткән, моның белән Росздравнадзор шөгыльләнә.
"Яра бәйләү өчен кирәк-яраклар, кан агуын туктата торган препаратлар, жгутлар Русиядә җитештерелә, аларны ил оешмалары җитештерә. Ихтыяҗны канәгатьләндерерлек күләмдә җитештереләләр. Росздравнадзор әлеге медицина эшләнмәләренең булу-булмавын күзәтеп тора, аларга кытлык сизелми, вазгыять контрольдә тотыла", дип белдергәннәр басмага Росздравнадзорда.
21 сентябрьдә Путин Русиядә өлешчә мобилизация игълан итте. Мобилизация йогынтысын даруханәләрнең дә күрүе турында сентябрь ахырында ук билгеле булган иде. Кешеләр анда хәрби комиссариатларда бирелгән дарулар исемлеге тотып килә, дип язды "Коммерсантъ".
Бу исемлектә вирусларга каршы, авыртуны баса торган, эч йомшаганнан дарулар, шулай ук жгутлар һәм кан агуны туктата торган препаратлар да бар. Мобилизациянең беренче көннәрендә кешеләр беренче чиратта жгут һәм яраны бәйләү өчен кулланыла торган әйберләрне сатып алып бетергән дип язды басма.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!