Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Күкрәк бизе шешен өйдә дәвалап вакыт сузмагыз" — онколог киңәше


Күкрәк бизе УЗИ яки маммография ярдәмендә тикшерелә
Күкрәк бизе УЗИ яки маммография ярдәмендә тикшерелә

Октябрь – күкрәк бизе яман шешенә каршы көрәш ае. Яман шешнең дөньяда иң киң таралган төре – күкрәк бизе шеше. Икенче һәм өченче урыннарда – үпкә, юан һәм туры эчәктәге шешләр. Күкрәк бизе яман шеше кемнәрдә була, аны халык медицинасы ярдәмендә дәвалап буламы, санкцияләр онкологик авыруларга йогынты ясыймы? Шул хакта белгеч белән сөйләштек.

Узган елның апрелендә Республика онкология диспансерының маммология һәм пластик хирургия бүлеге мөдире Альберт Гыймранов соңгы елларда бу чирнең тагын да артуы турында сөйләгән иде. Чагыштыру өчен, ун ел элек күкрәк бизе шеше белән авыручылар 100 мең кешегә 350 очрак булса, 2021 елда бу күрсәткеч 500 очракка җиткән.

Тик бу соңгы сан түгел, чөнки COVID-19 белән бәйле рәвештә 2020-2021 елларда гомумән яман шешне теркәү очраклары кимегән. Мәсәлән, "Вместе против рака" фондының мәгълүмати-аналитик басмасы 2019-2020 еллардагы күкрәк яман шеше белән авыручыларның санын чагыштырып күрсәтте. 2019 елда Русиядә күкрәк бизе шеше белән 74 490 кеше теркәлсә, 2020 елда ул 65 468 очракка калган. Бу санның кимү сәбәбе итеп медицина оешмаларының профильләрен алыштырып, коронавирус инфекцияле пациентларны гына кабул итүе атала. Шуның аркасында, яман шешле авырулар үзенә кирәк ярдәмне ала алмаган.

Русия Сәлмәтлек саклау министрлыгының белгеч-онкологы Андрей Каприн да, "Газета.ру"га биргән интервьюсында, яман шеш очраклары киләчәктә кискен артачак дип белдерә. Ул моны пандемия сәбәпле вакытында медицина ярдәме ала алмаган пациентларның артуы, аларның чире бу чорда дәваланмыйча тагы да азуы белән аңлата.

Татарстанның клиник онкология диспансерының онколог табибы, акушер-гинеколог Алия Гафиуллина белән күкрәк бизе яман шешенең кемнәрдә булуы, халык медицинасы белән дәваланучылар, санкцияләрнең онкологик авыруларга йогынтысы турында сөйләштек.

— Үзеңдә күкрәк бизе яман шешен ачыклап буламы?

Алия Гафиуллина
Алия Гафиуллина

— Була һәм табибка килүче хатын-кызларның күпчелеге аны үзендә үзе ачыклый. Һәр хатын-кыз, аена бер тапкыр булса да, күкрәкләрен капшап, анда шеш яки авырту бармы-юкмы икәненә анализ ясый ала. Үзеңнең сөт бизләрен тикшерү тәртибе интернетта киң таралган, аны табып танышып чыгарга гына кирәк. Икенчедән, сөт бизләренә УЗИ яки маммография уздырырга мөмкин. Әгәр нәселдә яман шеш белән авыручылар булган икән – 20 яшьтән, булмаган очракта – 30 яшьтән, елга бер булса да шундый тикшерү эшләү мөһим. Кайсын уздырасын маммолог билгели, чөнки сөт бизе йомшак кешеләргә маммография, ә каты очракта – УЗИ яхшырак. 50 яшьтән соң бар кешегә дә маммография киңәш ителә.

— Авыруның сәбәпләре билгелеме? Ул күбрәк кемнәрдә була?

— Барлыкка китерүче төгәл сәбәпләре билгесез, әмма яман шеш булган кешеләрдәге уртак күренешләрне анализлап, аның кемнәрдә ешрак очравы өйрәнелгән. Бала тапмаган, гормональ деформацияләре булган, тәмәке тарткан, чамадан тыш симергән хатыннар зур куркыныч астында. Шулай ук, нәсел факторы да зур роль уйный. Беренче ике буында, ягъни әти-әнисе, әби-бабасы яман шешле кешенең авыру рискы ике тапкыр арта. Андый кешеләргә шеш барлыкка килгәнче үк геннардагы BRCA1 һәм BRCA2 мутациясенә анализ тапшырырга киңәш итәм. Ул сездә нәсел факторы бармы-юкмы икәнен күрсәтер.

— Яман шеш елдан-ел яшәрә диюләре дөресме? Сез моны үз эшегездә дә күзәтәсезме?

— Кызганыч, бу шулай. Ни өчен һәм нәрсә белән бәйле икәнен әйтә алмыйм, әмма бу — чынбарлык. Бәлки экология, генетик мутацияләр факторы да бардыр. Күкрәк бизе яман шеше белән авыручы 18 яшьлек кызны да күргән булды, 90 яшьлек әбине дә. Менопаузаны узган хатын-кызларга бу күбрәк яный, билгеле. Статистикага күрә, 50-60 яшь аралыгындагы хатыннар барыбер ешрак авырый. Башка төр яман шешләрдә дә яшәрү күренеше күзәтелә, ул кеп-кечкенә балаларда да ачыкланырга мөмкин.

— Бер хатын үзендә күкрәк бизе яман шеше табылганнан соң, дүрт елдан аналыгында да табылуы турында хәбәр итте. Бу төр яман шешләр бер-берсенә бәйлеме?

— Әйе, бу гормонга бәйле органнар һәм күкрәк бизендә шеш табылганда, берьюлы аналыкта, күкәйлектә дә ачыкланган очраклар күп. Һәрхәлдә, андый хатыннарның ул органнары зур куркыныч астында.

— Соңгы елларда Татарстанда яман шешне төрле үләннәр, халык медицинасы белән дәваларга тәкъдим итүче дәвачылар барлыкка килде. Сезнең эш тәҗрибәсендә шул рәвешле дәвалана алган бер генә пациент булса да бармы?

— Дөресен әйткәндә, яман шештән традицион булмаган чаралар белән дәваланырга алынган кешеләрне хәйран күп күрдем. Үләннәр, төнәтмәләр, кәбестә яфраклары, әрекмән суы, аш содасы эчеп дәваланып караучылар булды. Бер хатын суык белән дәваланам дип каядыр котыпка китеп барды. Ул аннан кайтканда шеше дүртенче стадиягә җиткән иде инде. Сидеген эчүче, тозда ятучы хатынны да күрдем. Санап бетерә торган түгел. Кемнәрдер бу адымын медицинага ышанмавы белән аңлата. "Яман шеш булганда, табиблар берни эшли алмый", диләр. Тик бу дөрес түгел. Шул ук күкрәк бизе шешен 1-2нче стадиядә ачыклаганда, дәвалану шунда ук башланса, пациентларның 90-80 проценты 5 ел һәм аннан да күбрәк яши. 20-30 ел яшәүчеләр дә күп. Өченче стадиядә бу күрсәткеч инде 40 процентка гына кала. Минемчә, кеше халык медицинасына ышанып, фәнни дәлилләнгән дәваны инкарь итә икән, ул үзенең авыру икәнен кабул итәргә, җитди чаралар күрергә курка. Әйе, операция һәм химия терапиясе, нурланыш – куркыныч. Тик кеше шулай куркып йөреп, кыйммәтле гомерен генә әрәм итә һәм моны аңламый. Андый чакта һәр көн исәптә һәм аның кадерен белеп, шунда ук табибка барырга, ул кушканнарны эшләргә тәвәккәлләргә кирәк.

— Русиягә игълан ителгән санкцияләр яман шеш белән авыручыларны дәвалауга ничектер йогынты ясадымы?

— Әлбәттә, даруларның, химия өчен кирәкле препаратларның күбесе чит илдә җитештерелә иде. Аларга кытлык туды, әмма ул әлегә куркыныч дәрәҗәдә түгел, ничектер чарасын табабыз. Авыруларны барлык мөһим препаратлар белән үзебез тәэмин итәбез. Хәзер ил сәясәте импортны алыштыруга таба юнәлеш алганын беләсез. Русиядә "BIOCAD" дигән компания эшли һәм ул хәзер онкоавырулар өчен дженериклар җитештерергә тырыша. Киләчәккә өмет белән карыйбыз, - ди Гафиуллина.

Дженерик — патентлаштырылган беренчел препаратның формуласы нигезендә ясалган икенче препарат. Дару уйлап табылгач, аның үзенчәлекле молекуласына патент алына. Препаратны җитештерү һәм сатуны 20 ел дәвамында бары патентлы ширкәт кенә башкара ала. Бу вакыт узгач, башка фармакология ширкәтләре дә аның формуласы нигезендә үз дженерикларын чыгарып сата ала. Мисал өчен, Русиядә җитештерелгән Арбидолның 2007 елда патенты бетте. Тиз арада Беларус аның Арпетол дип аталучы дженеригын ясады, соңрак Иммуностат барлыкка килде.

"Үземнең һәм ике апамның күкрәкләре киселде"

Кукмара районында яшәүче 63 яшьлек Наилә ханым (исеме үзгәртелде) үзендә күкрәк бизе шешен ачыклаганнан соң, берничә операция кичергән. Бер күкрәген алдырып берничә ел узгач, яңа шеш аналыгында барлыкка килгән.

— Барысы да моннан 10 ел элек башланды. Кулым күкрәгемә тиеп киткәч, көчле авырту тойдым. Капланып ята алмый башладым, авырта иде. Аптырап, район үзәгендәге клиник хастаханәгә маммологка бардым, ул УЗИ билгеләде. Шунда ниндидер шеш күреп, яман шеш булуы мөмкин дип, Казанның онкологик хастаханәсенә җибәрделәр. Ярый әле җибәргәннәр, башка район хастаханәләрендә Казанга юллама бирмәс өчен вакытны сузалар. Булдыксыз булып күренәселәре килми.

Казанда күкрәктән шприц белән шешне суыртып гистология билгеләделәр. Икенче стадиядәге күкрәк бизе яман шеше дигән диагноз куелды. "Аны дәвалап була, сезнең кебекләр бик күп. Борчылмагыз, яшисез әле", дип тынычландырдылар, аңлаттылар. Тагын ике айдан операциягә яздылар. Ул ике айны ут йотып яшәдем. Иртәрәк ясасалар яхшырак та бит, ләкин урын юк, бик күп кешедә шул чир. Операциядә бер күкрәгемне тулаем кисеп алдылар. Биш ел дәвамында ел саен килеп күренеп торасы дип кисәттеләр. Дарулар билгеләделәр. Дүрт ел узгач күптән беткән күремем яңадан килә башлады. Тикшерделәр – тагын бер яман шеш, монысы – аналыкта. Анысын да икенче стадиядә эләктереп калдык. Тагын операция булды: аналыкны, күкәйлекләрнең барысын да чистарттылар. Метастазалар китмәгәч, операция уңышлы узды дип шөкер иттем. Нурланыш алдым, бүгенгәчә табибларга күренеп торам. Башта елына өч күренә идем, аннары икегә калдырдым, хәзер хастаханәгә бер генә барам. Үземдәге үзгәрешләрне гел күзәтеп торам, хәлем аз гына китә башласа да игътибар итәм, - дип сөйли Наилә ханым.

"Мондый чир нәселдән дә килә, диләр, сезнең нәселдә булганы бармы?" дигән сорауга ул әти-әнисендә булмавын, әмма туганнарында ачыклануын әйтә. Үзеннән соң шундый ук операцияне апалары да кичергән.

— Әти бик озак хастаханәдә ятты, шуннан соң озак яшәмәде – вафат булды. Әллә аның да яман шеш булдымы икән дип, кәгазьләрен актардым. Андый диагнозын тапмадым. Туганнар "гангрена булды аның", диделәр, ни сәбәпле икәнен ачыклый алмадык. Бәлки, чынлап та анда да яман шеш булгандыр. Миннән соң ике апамның да күкрәгендә яман шеш табылды, аларның да күкрәкләрен кисеп алдылар. Соңгы вакытта андыйлар турында күп ишетәм. Безнең якта да киң таралган күренеш, - ди Наилә ханым.

Ул һәркемгә даими тикшеренеп торырга һәм диагнозны ишеткәндә дә курыкмаска киңәш итә.

— Мондый диагнозга барып җиткәнче үк гел тикшеренеп торырга кирәк. Безнең халык хастаханәгә барганчы авыртуга түзеп яшәүне өстен күрә. Үлә башлагач кына табибка барып җитә. Алай ярамый. Андыйларның исән калу шансы бик аз. Хастаханәдә ятканда яман шеш авырулы бик күп кешене күрдем, һәркайсы авыруны үзенчә кабул итә. Кемнәрдер үлеме белән килешкән, киләчәген күрми, кемдер паникага бирелә, курка, калтырый, ә кемнәрдер көрәшергә һәм җиңәргә дигән карар кабул итә. Минемчә, көрәшергә кирәк, - ди ул.

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасының рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, 2020 елда күкрәк бизе яман шеше белән дөньяда 2,3 миллион очрак теркәлгән. Шул ук елда 685 мең хатын-кыз бу авырудан вафат булган. Халыкның матди кереме түбән яисә уртача булган илләрдә бу шештән үлү очраклары күбрәк булып чыккан. Бүгенге статистикага күрә, җирдәге һәр 12 хатын-кызның берсе үз гомерендә бу авыру белән очрашачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG