Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең Көнчыгыш хәрби бүлгесе җитәкчесен алыштырганнар


Рөстәм Мурадов һәм Владимир Путин (Архив фотосы)
Рөстәм Мурадов һәм Владимир Путин (Архив фотосы)

Александр Чайко урынына генерал Рөстәм Мурадов билгеләнгән. Дүрт көн элек, 3 октябрьдә медиа чаралары Көнбатыш хәрби бүлге җитәкчесенең алышынуы турында хәбәр иткән иде.

Генерал Рөстәм Мурадовны Көнчыгыш хәрби бүлгесе җитәкчесе итеп билгеләгәннәр. Бу хакта РБК һәм RTVI хәбәр итә, соңрак мәгълүматны Дагыстан башлыгы Сергей Меликов та раслады.

"Бу карарны дөрес дип саныйм. Рөстәм Усманович һәрвакыт лидер булды, үзе артыннан башкаларны ияртте. Аның бу сыйфатлары, шулай ук хәрби белеме һәм иң "кайнар" нокталарда – Чечня белән Сүриядә алган тәҗрибәсе – хәрби бурычларны менә дигән итеп башкарырга булышачак", дип язган Меликов үзенең Telegram-каналында.

Дагыстан башлыгы Мурадовка "хәрби уңыш" теләгән. Ул аның җитәкчелеге белән "хәрби уңышлар булачагына" шикләнмәвен әйткән.

Шул ук вакытта РБК искәртүенчә, Русия саклану министрлыгы сайтында Көнчыгыш хәрби бүлгесенең җитәкчесе буларак әле дә Александр Чайко тора, ул әлеге вазифага 2021 елның ноябрендә куелган иде.

Июльдә Русия саклану министрлыгы Мурадовның "Восток" төркеме гаскәрләре белән Донбасста җитәкчелек итүен җиткергән иде. Генералны яңа вазифага билгеләүләренең нәрсә белән бәйле булуы әйтелми.

Көнчыгыш хәрби бүлгегә дүрт гаскәри берләшмә керә: Ерак Көнчыгыш хәрби бүлгесе, Тын океан флоты, Себер хәрби бүлгесенең көнчыгыш өлеше шулай ук һава көчләре һәм һава һөҗүменә каршы гаскәрләр. Бүлгенең штабы Хабаровскида урнашкан.

Дүрт көн элек, 3 октябрьдә медиа чаралары Көнбатыш хәрби бүлге җитәкчесенең алышынуы турында хәбәр иткән иде. Генерал-полковник Александр Журавлев урынына генерал-майор Роман Бердниковны куйдылар, ул элек Русиянең Сүриядәге хәрби төркемен җитәкләде.

  • Соңгы көннәрдә Украинага каршы сугышны хуплаучы кайбер күренекле блогерлар һәм җәмәгать эшлеклеләре саклану министрлыгына тәнкыйтьләр яудыра башлады, бу фронттагы уңышсызлыклар белән дә, мобилизация барган чактагы проблемнар белән дә бәйле.
  • Аерым алганда Чечня башлыгы Рамзан Кадыров һәм "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтен оештырган Евгений Пригожин кырыс тәнкыйть белдерде.
  • Русия думасының саклану комитеты башлыгы, отставкадагы генерал Андрей Картапалов исә министрлыкны "алдашудан туктарга" чакырды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG