Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Русия гаскәрен дискредитацияләү турында беренче җинаять эше ачылган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Җинаять эше Чаллы кешесе, 39 яшьлек Альберт Мансуровка ачылган диелә. Яз көне аңа “ВКонтакте”дагы сәхифәсендә чыккан язмалары  өчен “дискредитацияләү” турында административ эш ачылган булган, мондый постны тагын бер тапкыр язуыннан соң җинаять эше ачканнар. Ир 8 майда Русиядән күчеп Дубайга киткән.

Татарстан тикшерү комитеты Русия гаскәрен дискредитацияләү турында беренче җинаять эше ачкан. Бу хакта куәт оешмаларындагы чыганакларына сылтама белән "Бизнес Online" яза.

Җинаять эше Чаллы кешесе, 39 яшьлек Альберт Мансуровка ачылган диелә. Басма язуынча, яз көне аңа "ВКонтакте"дагы сәхифәсендә чыккан язмалары өчен "дискредитацияләү" турында административ эш ачылган булган. 4 майда Чаллы шәһәр мәхкәмәсе ирне бу маддә нигезендә гаепле дип тапкан. Әмма соңрак Альберт Мансуровның кабат шуңа охшаш язма урнаштыруы, шул сәбәпле аңа каршы җинаять эше ачулары әйтелә.

Шул ук вакытта, тикшерү комитеты мәгълүматынча, Мансуров 8 майда Русиядән киткән, Мәскәүнең Домодедово һава аланыннан Дубайга очкан. Аңа читтән торып гаепләүләр белдерелгән. 19 сентябрьдә Мансуровны федераль эзләүгә биргәннәр. Аны өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре бар.

  • 24 февральдә, Украинага һөҗүм иткәннән соң, Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатып, сугышка каршы булучыларны ике яңа маддә нигезендә хөкем итә башлады. "Ил гаскәрен дискредитацияләү" һәм гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату маддәләре нигезендә русияләрне хәтта социаль челтәрләрдә фикер белдергәне өчен дә хөкем итәләр. Баштарак зур шәһәрләрдә яшәүчеләр турында гына хәбәр ителә иде, әкренләп бу авылларга да таралды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG