Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гаскәрне "дискредитацияләүдә" гаепләнгән Елена Ирдуганова: "Штраф кына салдылар, атмыйлар, дип юанам"


Елена Ирдуганова

Актаныш районында яшәүче Елена Ирдуганова Украинада сугыш башланганнан бирле моңа каршы үз фикерләрен әледән-әле белдереп тора. Фикер өчен эзәрлекләүләрне ул 1937 елгы репрессияләр белән чагыштыра. "Курыкмыйм, әлегә штрафлар гына салалар, атмыйлар бит дип юанам" ди ул.

5 сентябрьдә Татарстанның Актаныш районы мәхкәмәсе Мари-Суыксу авылында яшәүче 58 яшьлек Елена Ирдуганованы Русия гаскәрен "дискредитацияләү"дә гаепле дип тапты һәм 30 мең сум штраф салды.

Елена Ирдуганова үзен хөкем итүләрен бу турыда журналистлар язып чыккач кына белгән. "Утырышка чакыру кәгазе килмәде, мәхкәмәдә катнашмадым", ди ул. Пенсионерга административ эшне ВКонтактедагы язмасы өчен ачканнар.

Елена Ирдуганова тумышы белән Мөслим районы Мари Бүләр авылыннан, әмма гомер буе Актаныш районы Мари-Суыксу авылында яшәгән, 30 ел авыл мәктәбендә балаларга урыс теле укыткан. Иҗтимагый тормышта да актив катнаша: мари авыллары тарихы турында китаплар яза, Актаныш районындагы иске кабер ташларын эзләп табып тарихчыларга тапшыра, мариларның "Марий Ушем" иҗтимагый оешмасы әгъзасы булып тора. Шулай ук ВКонтактеда "Мари Суксы" исемле төркемне җитәкли, анда җирле хәбәрләрне, җае туры килгәндә үз фикерләрен чыгара.

Русия Украинага һөҗүм иткәч тә, әле февраль аенда ук Елена Ирдуганова "Мари Суксы" төркемендә сугыш башлануга фикерен язып чыккан.

Бу сугыш кирәк түгел иде. Сугыш – ул үлем

— "Начар" пост яздым, бу – дөрес юл түгел, башка төрле юл белән уртак фикергә килергә була иде дидем. Әфганстан сугышын телгә алдым. Язмам кайберәүләргә ошамады. Район җитәкчеләре: "Син әллә ниләр язма, кешеләргә тискәре фикереңне таратма, бу язмаң белән тискәре фикер тудырасың", дигәч, аны сөртеп ташладым. Тик фикерем үзгәрмәде. Бу сугыш кирәк түгел иде. Сугыш – ул үлем. Сугыш Русиянең дә икътисадын бетерә, Украинаныкын да, нигә кирәк соң ул, күпме кешене үтереп, дип сөйләде Елена Ирдуганова Азатлыкка.

Шулай да берничә айдан соң аңа Украинадагы сугышка тагын бер мәртәбә фикер белдерергә туры килгән.

Youtube-та туган авылы Мари Бүләрдән Украинадагы сугышка китеп әсир төшкән 1997 елгы Никита Мугдин турында видеога тап булган һәм авылдашының язмышына битараф кала алмаган. Хәрбинең туганнары белән элемтәгә чыккан, егетне Татарстанга кире кайтару юлларын эзләргә тәкъдим иткән.

Конституциядә сүз иреге бар бит, әгәр җәмгыятькә көчләп тагылган фикерләрне кабул итмим икән, тик торырга тиешмен дигән сүз юк

— 6 июльдә чыккан бу видеоны бик җентекләп карадым, ул анда ничек әсир төшүен сөйли. Туганнары белән сөйләштем, аны әсирләр белән алмашкан чакта алмашмаячаклар, алмашсалар да, хәзер украиннарга әңгәмә биргән, төрмәгә утыртырга мөмкиннәр. Украинада да мари төркемнәре бар бит, әйдәгез "Марий Ушем" исеменнән алар белән элемтәгә чыгыйк, эзләп тапсыннар, ничек тә исән калдырыйк, кайтарыйк. Русия саклану министрлыгына, президентка языйк, дим. Туганнары моңа катгый каршы чыкты. "Кысылма син, саклану министрлыгы нишләргә кирәк икәнен үзе белер, син комачау гына итәчәксең", диделәр. Алар хакимияткә ышанып йөрде, ә 6 майда әсир төшкән Никита Мугдин әле дә кайтмады, һәм тиз генә кайтмаc та. Аның исән калачагына да шикләнәм. Туганнарының шулай зомбилашкан булуына исем китә, әнисе ничек берни эшләми кул кушырып утыра ала икән, дим. Мин аның урынында булсам, Украинага баламны эзләп үзем җәяү китер идем. Ә болар хакимият нәрсә әйтер дип, куркып-калтырап тора инде. Шушы хәлдән соң 8 июльдә ВКонтактедагы төркемгә "Комментарсыз" дигән язма язып элдем. Конституциядә сүз иреге бар бит, әгәр җәмгыятькә көчләп тагылган фикерләрне кабул итмим икән, тик торырга тиешмен дигән сүз юк. Бу минем үз фикерем иде, — дип сөйли ул.

"Комментарсыз" дигән пост төркемдә инде юк. Елена Ирдуганова бу язмасын да сөртергә мәҗбүр булган, чөнки үзе әйтүенчә, моны әсирлеккә төшкән мари егете, мөслимле Никита Мугдинның туганнары таләп иткән. Әмма куәт оешмасы вәкилләре бу постны укырга да, аның скриншотын алырга да, административ эш ачарга да җитешкән. Актаныш мәхкәмәсе хөкемдары Хәмит Янгиров чыгарган карарда әйтелгәнчә, Еленаның бу посты "интернет кулланучы затларны Русиянең Украинадагы махсус хәрби операциясенә каршы протест белдерергә җәлеп итүче эчтәлеккә ия" һәм ил гаскәрен дискредитацияли.

Эш материалларында постның эчтәлеге бар, аннан күренгәнчә, язмада әсирлектәге Мөслим егете турында телгә алынган һәм шулай ук Елена Ирдуганова үз фикерен дә белдергән. "Русиядә кешеләрне чарасыз хәлгә китерделәр, бөтен кеше диярлек кредитларга чумган һәм шушы хәерчеләр бераз булса да акча эшләү өчен җинаятькә бара. Башкаларны азат иткәнче, Русиядәге тормыш дәрәҗәсен арттырырга кирәк иде. Без украиннардан һәм Балтыйк илләрендә яшәүчеләрдән һәрвакыт начаррак яшәдек. Хәзер "махсус операция" ярдәмендә, русияләр африканнар дәрәҗәсендә яшәячәк", дип язылган булган анда.

Бу егетләргә юньле эш булса, алар сугышка бармас иде. Берсенең дә сугышасы килми бит мин белгәннәрнең

— Аның әнә шул үз фикерем булган өлешенә бәйләнделәр дә инде. Мин белгән контракт төзеп сугышка китүчеләрнең күбесе яхшы хезмәт хакы таба алмаганга киткән кешеләр. Бу егетләргә юньле эш булса, алар сугышка бармас иде. Берсенең дә сугышасы килми бит мин белгәннәрнең. Ә үлүчеләрне карагыз әле – ике атна хезмәт итәләр дә, үле гәүдәләре кайта. Мин сугыш яклы түгел, шуны яздым да, дип сөйли Ирдуганова.

Елена Ирдуганова әлеге язмасы турында куәт оешмаларына әсир төшкән егетнең туганнары әләкләгән дип фаразлый. Үзенең хөкем ителүе турында ул мәхкәмә утырышы бетеп, хөкем карары турында медиада чыга башлагач кына ишеткән. Шул ук вакытта ул кайбер мәгълүмат чараларының махсус каралтырга тырышкан кебек язуын да искәртә.

— "Татар-информ"дагы хәбәрдә мине "Көнбатышны хуплау юнәлешендә эшләүче "Марий Ушем" оешмасы тарафдары булып тора, Татарстандагы деструктив мари көчләренең мәнфәгатьләрен алга сөрү өчен Татарстан президенты каршындагы милләтара-конфессияара мөнәсәбәтләр шурасына керергә тырышты" дигәннәр. Бу бит ялган, беренчедән, мин ул шурага керергә тырышмадым. Ә инде Көнбатышны хуплаган дигәндә... Хакимиятләр һәм депутатлардан аермалы буларак, "Марий Ушем" берничек тә Көнбатышны хуплаучы була алмый. Без телебез, мәдәниятебез саклансын, мари халкының үзаңы көчәйсен дип тырышабыз. Депутатлар Көнбатыш җитештерүчеләре чыгара торган чит ил машиналарын сатып алып, чит илдә йортлар сатып алып, чит илләрнең икътисадына инвестицияләр ясый, менә алар Көнбатышны хуплаучы адәми затлар. Ә "Марий Ушем" үзебезнең мари фермерларына, эшмәкәрләренә ярдәм итә.

— Елена, сез бу хәлләрдән соң куркып калмадыгызмы, башка сугышка каршы фикер язмыйм дигән уй тумадымы?

1937 елда да кешеләрне тик торганнан репрессияләүләр булган бит, хәзерге вазгыятьне шуның белән тиңләштерәм

— Юк, андый уй бөтенләй килмәде. Миңа 58 яшь, яшәгән кадәр яшәмәячәкмен, югалтыр әйберем юк. Үз фикеремдә калам. Бу маддә нигезендә хөкем итүләре гадел түгел. 1937 елда да кешеләрне тик торганнан репрессияләүләр булган бит, хәзерге вазгыятьне шуның белән тиңләштерәм. Еллар узгач бәлки безне – бу маддә нигезендә хөкем ителгәннәрне аклау булыр, дип өметләнәм. Ә бәлки булмас та. Бу дөрес маддә түгел. Русия алга таба да мондый сәясәт белән барачак икән, андый маддәләр тагын да артыр, фикереңне әйтү бөтенләй куркыныч була башлар дип уйлыйм. Тарих китаплары язган вакытта Икенче дөнья сугышында катнашкан мари солдатлары турында материаллар күп җыелган иде. Ул вакытта үз фикерен әйткән солдатларны мәхкәмәсез, тикшерүсез урында атып үтергәннәр. Ярар, безне әле атмыйлар, штарф кына бирделәр, дим инде, күбрәк язсаң, утыртып куярга мөмкиннәр. Әмма атмыйлар бит, ярар, дип юанам.

— Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, сезнең тормышыгыз үзгәдеме?

— Шәхсән үземдә үзгәрмәде, чөнки безгә әле сугыш килеп җитмәде. Сугышның кайтавазы бөтен гаиләгә дә килмәде әле, шуңа кеше сугыш баруын аңлап бетерми - кайдадыр еракта булган кебек ул.

— Украинадагы сугышта сезнең авылдашыгыз, Мари-Суыксудан Сергей Мосолов һәлак булды. Ул 5 майда җирләнде. Шулай булгач, сугыш кайтавазы сезнең авылга да килеп җиткән дияргә була бит...

Сергей Мосолов авылдашым гына түгел, ул минем өченче буын туганым да әле. Тәрбияле, әйбәт егет иде. Үзе теләп Казанда танк училищесын бетерде, хәрби хезмәттә контракт нигезендә эшләде. Аның әнисе ялгыз калды. Узган ел әнисе олы улын җирләгән иде – кисәк кенә аллергиядән үлеп китте. Быел менә Сергейның җәсәден кайтардылар. Әнисе хәсрәтеннән урыннан тора да алмый ятты, әнисе өчен борчылып, Сергейның кайда ничек үлүе белән дә ныклап кызыксына алмадым.

— Үзегезнең ир балаларыгыз бармы, алар сугышка китәбез дисә нәрсә дип әйтер идегез?

— 1989 елгы улым бар. Ул сугышка фикерен белдерми, үз эчендә тота, миңа да шуны киңәш итә. "Әни, синнән берни дә тормый, бер нәрсәне дә үзгәртә алмыйсың, тик кенә тор", диде.

— Сугышка каршы фикер белдерүегез өчен сезгә 30 мең сум штраф сукканнар. "Дискредитацияләгән" өчен 50 мең сумга кадәр штраф бирелергә мөмкин. Русияләр өчен бу түли алырдай суммамы?

Минем кебек фикер йөртүчеләр тагын күпме – шуны ачыклыйсым килә

— Мәсәлән, мин түли алам, әмма бер тәҗрибә үткәрергә уйлыйм. Булган хәлләрне, хөкем ителүемне язып, кешеләрдән акча җыюны башлаткан пост язып эләчәкмен. Минем фикерләремне хуплап, ярдәм итәргә теләүчеләр булырмы икән, шуны беләсем килә. Миңа монда акчасы мөһим түгел, ун сум җибәрсәләр дә була, иң мөһиме – минем кебек фикер йөртүчеләр тагын күпме – шуны ачыклыйсым килә. Ә инде русияләргә килгәндә, бу штрафны күпчелеге түли алмас, яки авырлык белән түләр дип уйлыйм. Чөнки эшләре, хезмәт хаклары, акчалары юк. Хәер, мондый постларны язарга күп кеше куркадыр да. Мин курыкмыйм, бер кылым да селкенмәде, барыбер үз фикеремне әйтермен. Бу хөкем карарын да Югары мәхкәмәгә шикаять итәчәкмен. Дөрес, хөкем карарын гамәлдән чыгарырлар дигән өметем юк, шул килеш калдырачаклар, әмма барыбер шикаять итәм. Мин моның болай гына бетмәячәген беләм, хөкем карары үз көченә кергәнче көтәрләр дә, тагын берәр нәрсә уйлап табачаклар. Куәт оешмалары миңа күптән бәйләнә инде.

— Ни сәбәпле бәйләнә башладылар? Бу сезнең "Марий Ушем"да әгъза булып торуыгызга бәйле түгелме?

— Өч ел элек авылыбызга нефть чыгаручылар килде. Инициатив төркем төзеп, биш җыелыш үткәрдек, нык каршы тордык, бәйләнүләр башта шуннан башланды. Узган ел Татарстанда "Марий Ушем"ның бүлекчәсе теркәлгәннән бирле бу бәйләнү тагын да артты дип саныйм. Оешманы теркәү авыр булды, дүртенче тапкырдан гына башкарып чыгара алдык, аңарчы теркәтмәүне сорап гел прокуратурага шикаять итеп тордылар.

Без аны ни өчен теркәдек – чөнки Русиядә һәр милләт сакланып калырга тиеш дип саныйбыз.

"Марий Ушем" - хакимиятләрдән бәйсез оешма. Мари милли һәм мәгариф сәясәтенә тәнкыйть белдереп тора. Юридик зат буларак 1992 елда теркәлә, әмма 2019 елда реестрдан чыгарыла. 2020 елда "Марий Ушем" яңадан юридик зат буларак теркәлә. Юридик затлар дәүләт реестрында "Марий Ушем"ның Мари Иленнән тыш Татарстанда һәм Ханты-Манси автоном бүлгесендә бүлекләре теркәлгән.

Мари Илендә шулай ук "Мари Ушем" оешмасы да эшләп килә. Ул хакимиятне хуплаучы эшчәнлек алып бара.

Татарстанда "Марий Ушем" төзелә башлаганда, фаразлавыбызча, заказга язылган бер язма чыкты. Анда "Татарстанга радикаль мари милләтчеләре килә" дип язылган иде. "Марий Ушем"ның абруе шикле, аның идеологлары хакимиятне тәнкыйтьләү белән шөгыльләнә һәм мариларның уртак чараларына катнашмый да, ярдәм дә итми" дип яздылар. Әмма бу алай түгел.

Без мари яшьләре белән волейбол, шахмат ярышлары, төрле чаралар үткәрәбез. Һәм быел 23 гыйнварда шундый чараларыбызның берсе – шахмат ярышы уздырырга ниятләгәч безне куәт оешмасы хезмәткәрләре тоткарлады. Бу шахмат ярышын үткәрү өчен Чаллыда КамАЗ бинасында зал арендалаган идек. Акчаларын түләдек. Әмма бинада торбалар ярылды, су ага дип чараны күчерергә куштылар. Без килеп карадык, бер җирдән дә су акмый иде. Алар уздырырга рөхсәт итмәгәч, җыелышып бер кафега киттек. Кереп утырып чәй эчә башлаган идек, 24 кеше килеп керде, араларында форма кигәннәр дә, кимәгәннәр дә бар иде, алар барыбызны урамга чыгарды да кафе ишек төбенә килеп туктаган ике автозакка төяде. Чаллыдагы эчке эшләр идарәсенә китерделәр, төрлебезне төрле бүлмәләргә кертеп утырттылар. ФСБ хезмәткәрләре дә, полиция дә, прокуратура да килгән иде. Әйберләребезне, телефоннарыбызны тартып алдылар, телефоннарында безнең һәркайсыбыз турында мәгълүматлары бар иде. Шок кичердем. Моңа кадәр ике ел рәттән шахмат ярышлары уздырып, кешеләрне бүләкләп килдек, беркем бер сүз әйтмәде, ә быел шулай кыландылар. Бу чарага Мари Иленнән дә, Удмуртиядән дә марилар килгән иде. Шахмат ярышы булса да, нигездә бу милли чара иде.

Полициядә өч сәгать ярым тоттылар, журналистларга шалтырата башлагач кына җибәрделәр, куәт оешмасы вәкилләре машиналар белән безне шәһәрдән чыккач та бер километр озатып барды әле. Шикаятьләр яздык, әмма файдасы булмады. Әйткәнемчә, миңа Русия гаскәрен дискредитацияләү турында хөкем карары чыгу – ул әле башы гына. Тагын нәрсәләр булыр, монысын алга таба күрербез.

— Сугыш кайчан бетәр дип уйлыйсыз?

— Тиз генә бетмәс, уртак телне дә тиз генә тапмаслар. Куерасы куерды, артык тирәнгә керделәр, минемчә.

  • 24 февральдә, Украинага һөҗүм иткәннән соң, Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатып, сугышка каршы булучыларны ике яңа маддә нигезендә хөкем итә башлады. "Ил гаскәрен дискредитацияләү" һәм гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату маддәләре нигезендә русияләрне хәтта социаль челтәрләрдә фикер белдергәне өчен дә хөкем итәләр. Баштарак зур шәһәрләрдә яшәүчеләр турында гына хәбәр ителә иде, әкренләп бу авылларга да таралды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG