Башкортстан өчен бу көн елдан-ел гади ял көненә әверелеп бара. Быел аеруча. Дәүләтчелек, яулап алынган мөстәкыйльлек темасын Украинадагы сугыш, патриотизм мәсьәләсе алыштырды. Генерал Шәйморатовка (Башкортстанда Украинага каршы сугышучы батальон аның исемен йөртә) һәйкәл ачылу, фетнәчел "ДНР" хакимияте башлыгы Денис Пушилинның Уфага чакырылуы, милитаристик өндәмәләр – Башкорстанда төп темага әверелде. "Урыс дөньясын" күтәрү темасы бар, ә менә республика көнендә бәйрәм чаралары үткәрелмәячәк диелде. Бу да суверенитетның нинди дәрәҗәдә калуын күрсәтә кебек.
32 ел эчендә Башкортстан суверенитетыннан әллә ни калмады: республиканың эре ширкәтләре күптән Мәскәү кулында, җитәкчеләр Мәскәүдән куела. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров санкцияләр исемлегендә, Украинадагы сугышта һәлак булучылар арасында Башкортстан Идел буе төбәкләре арасында беренче бара, башкорт милли хәрәкәтләренә басым дәвам итә.
Басым аркасында Русиядән китәргә мәҗбүр булган "Азат милләтләр лигасы" лидеры Руслан Габбасов Башкортстан мөстәкыйльлек көнен үз тарихында иң начар хәлдә каршы ала дип саный.
"Башкортстан бу көнне күз алдына да китерә алмаган начар хәлдә каршы ала дип уйлыйм. Республика тулысынча коллыкка төшерелгән. Безнең өлкән буын ирешкән суверенитеттан берни калмады. Бу гына түгел, барлык мөлкәтне тартып алдылар. Егетләребезне, ризалыгын алмыйча, безгә кирәк булмаган сугышка алып китәләр. Моннан да иң начары милли республикаларны юк итү була ала. Мондый сәясәт алып барылганда аңа да озак калмаячак.
Бүген Башкортстан Идел буе бүлгесендә сугышта һәлак булучылар арасында беренче урынны алып тора. Көн саен рәсми рәвештә җиделәп кеше үлеме турында мәгълүмат чыга. Чынлыкта бу саннар күбрәк дип уйлыйм. Башкортстанда 7 200 кешене мобилизацияләделәр дип беләм. Без бу сугыш хакын ир-егетләребез белән түлибез", ди ул.
Радий Хәбировның үтә патриот булып һәрвакыт Украина сугышы темасына фикер белдерүе, Русия куйган Украина төбәкләрендәге оккупант җитәкчеләр белән очрашуы Башкортстанның мөстәкыйльлек юлыннан тәмам тайпылуын күрсәтә дип саный Габбасов.
"Бүген Башкортстанның икътисады сугышка эшли. Шәхси оешмаларның яртысы Мәскәү кулында. Бер өлеше ябылган, чит ил ширкәтләре үз эшен туктаткан. Икътисад деградацияләнгән. Бу республика җитәкчелегенә барыбер. Хәбиров үзен патриот буларак күрсәтер өчен барысын да эшли: батальоннар булдыра, безнең милли каһарманыбыз Салават Юлаевның исемен пычрата, гәрчә башкортлар моны берничек тә кабул итми һәм хәтта тәнкыйтьли дә, һумманитар ярдәм җибәрә, яраланган солдатлар өчен һоспиталь ачмакчы була. Кеше тырышып үзенә Һаага мәхкәмәсенә юл ача.
Хәзерге вакытта Путинга ярарга тырышуның бердән-бер юлы - Украинадагы сугышка ярдәм итү
Мәскәү Кремле Хәбировның идарә итүеннән канәгать түгел. Ришвәт җәнҗаллары күп, министрларны утырттылар. Хәзерге вакытта Путинга ярарга тырышып йөрүнең бердән-бер юлы - Украинадагы сугышка ярдәм итү. Икенчедән, ул чып-чын "ватник". Сугышка кадәр үк Шәйморатов, Донбасс белән "авырып йөрде", Пушилинны үзенә чакырды. Путинга шундый кеше кирәк булганга гына ул республика белән җитәкчелек итә алды. Моннан тыш, Хәбиров Фургалны (Хабаровскиның элекке башлыгы) утырткан кебек хәл кабатланудан курка. Хәбировның каенешен ришвәтчелек өчен кулга алдылар. Бу аңа тәэсир итә. Шуңа күрә ул тагын да "тырышып" эшли", ди ул.
Путин өчен милли республикалар сугыш вакытында гына кирәк, сугыш тәмамлану белән ул республикаларны бетерәчәк, дигән фикердә Габбасов.
Сугыш бетеп Путин җиңсә, киләсе бер-ике елда ул милли республикаларны юк итәчәк
"Сугыш вакытында милли республикаларга тимәсләр дип уйлыйм. Путин бу республикалардагы солдатларга мохтаҗ. Гаскәргә китүчеләрнең төп өлешен алар алып тора. Сугыш бетеп, килешү төзелсә, чираттагы "Мински килешүләре" ише документ барлыкка килсә һәм Путин җиңсә, киләсе бер-ике елда ул милли республикаларны юк итәчәк. Бу аның өчен куркыныч тудыра. Хәзерге вакытта милли хәрәкәтләр бар яктан бәйсезлек мәсьәләсен күтәрә. Мәскәү Кирмәнендә моның һәм Русиядә 30-40 дәүләтнең барлыкка килүен күреп торалар", диде ул.
Чыгышы белән Башкортстаннан булган тарихчы Илнар Гарифуллин Радий Хәбиров Башкортстанга җитәкче буларак 2018 елның нәкъ 11 октябрьдә кайтты һәм шуңа 11 октябрь хәзер республика түгел, ә Хәбиров көненә әйләнде, ди.
"Хәбиров 2018 елда кайткач, төнлә аны җитәкче итеп кую карары чыкты. Шул вакытта башкорт милли хәрәкәте вәкилләре Салават Юлаев һәйкәле астында җыр җырлап, курай уйнап, биеп йөрделәр. Хәбиров, ягъни чын башкорт килә икән дип шатландылар. Хәбиров бит администрация җитәкчесе булганда башкорт милли хәрәкәтенә зур ярдәм күрсәтә иде. Берничә ел узганнан соң башкорт милли интеллигенциясенең күпчелеге белән мөнәсәбәтләре бозылды.
Кызганычка каршы, ул суверенитетның халыкка файдасы булмады
Бу суверенитет башкорт милли хәрәкәтеннән башка беркемне дә кызыксындырмыйдыр, чөнки кызганычка каршы ул суверенитетның иң көчле вакытларында, 90нчы еларда да халыкка файдасы булмады, киресенчә башкорт булмаган 80% башка халыкларга хокуксызлык, авторитар режим вакытлары белән истә кала, чөнки элекке президент Мортаза Рәхимов булган чорда Башкортстан Төрекмәнстан хәлендә яши иде. Хокуклар булмады. Аннары нефть тармагын тартып алдылар, башкорттан тыш, башка халыкларга, беренче чиратта татарларга басым, кысу булды. Шуңа күрә Башкортстанда, Татарстан белән чагыштырсак, суверенитет матур истәлекләр калдырмады. Чөнки моделе башта ук дөрес эшләнмәгән иде.
Суверентитетны кабул иткәндә үк анда милли мәсьәләләр булмады, ә инде 1991 елны Совет берлеге җимерелгәннән соң, Мортаза Рәхимов әкрен генә хакимиятне алды һәм башкорт милли хәрәкәтен хуплады. Үзенең милли сәясәтендә башкорт милли сәясәте идеологиясен тормышка ашырырга тырышты. Башкорт халкына өстенлекләр бирде. Республикада аларның саны 20% кына булгач, башка халыкларга нәфрәт тудырды.
Без, әлбәттә, күбрәк югалттык, чөнки әйтеп торам, суверенитет булганда Русиядәге кануннар да тормышка ашырылмый иде. Ул вакытта татар милли зыялыларына зур басым булды. 1990нчы еллар уртасын алсак, юллар төзелде, газ кертелде, әмма бөтен бу програмны 1992 елда Башкортстан премьер-министры Марат Миргазямов төзеде, шул ук вакытта Татарстан белән дә килешү төзелде. Шул програм тормышка ашырылгач кына газ кертелде, юллар төзелде, ә Мортаза Рәхимовның суверенитетка сәяси лидер буларак тәэсире булмады.
Милли мәсьәлә чишелмәде, шуның аркасында Башкортстан суверенитеты Татарстанныкыннан аерыла
Татарстан һәм Башкортстан декларациясе нәрсәсе белән аерыла дигәндә, әллә ни аермасын күрә алмадым. Башкортстанда тел мәсьәләсе юк, чөнки 1990 елда татар милли хәрәкәте вәкилләре һәм башка оешмалар татар, башкорт теленә дәүләт статусы бирергә дип таләпләр итте. Моңа башкорт милли хәрәкәте һәм Рәхимов каршы чыкты. Айдар Хәлим һәм Кадерле Имаметдинов Уфадагы Совет мәйданында ачлык та игълан иткән иде. Бу иң берече мәсьәлә. Милли мәсьәлә чишелмәде һәм шуның аркасында Башкортстан суверенитеты Татарстанныкыннан аерыла. Икенче яктан, Башкортстан иреклек алырга тырышты, союз республикасы буларак Татарстанга караганда иреклекләре ул кадәр көчле булмады. Өченчедән, Башкортстанда сәяси мәсьәләләр күп иде. Шуңа Конституция бик соң - 1993 елның азагында гына барлыкка килде. Шуның өчен Татарстанда телләр кануны да 1992 елда, ә Башкортстанда 1999 еллда гына барлыкка килде. Татар теленә дәүләт статусы кайтарылмагач, Башкортстанда хәзер тел мәсьәләсе кискен тора. Алдагы елларда да бу авыр сәяси вазгыять аркасында Башкортстанда бу пробелмнар күпереп чыгачак дип фаразлыйм", диде Гарифуллин.
"Безнең гәҗит" газеты баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов 1990 елда Татарстан телевидениесендә "Атна" тапшыруын алып барган. Башкортстан суверенитеты декларациясе турында ул үз тапшыруында сөйли. Аның сүзләренчә, ул вакытта Татарстан Башкортстаннан теләктәшлек эзләде, ләкин өметләр акланмады.
"Ул вакытта минем "Атна" тапшыруы чыга иде. Без Башкортстан суверенитетына өметләр баглап, көтеп тордык. Татарстан декларациясендә республика халыкара субъект булара танылса, Башкортстан үзен Русия составында дип күрсәтте, телләр мәсьәләсен күтәрмәде. Мин Башкортстан дәүләт телевидениесе белән элемтәгә кердем, тапшыру өчен аңлатма алдым. Ни өчен нәкъ менә шундый декларатив документ кабул иттегез дип турыдан-туры сорадым. "Безгә шул да җитә", дип әйттеләр.
Безнең җитәкчелек хәзер дә, элек тә татар-башкорт мәсьәләсендә дипломат булды. Алар күрмәмешкә салышты. Ул вакытта ачыктан-ачык тәнкыйть фикерләре ишетелмәде, ләкин аерым даирәләрдә ризасызлык ишетелде. Татарстан башкорт дусларыбыздан теләктәшлек таба алмады. Әгәр дә алар безнең кебек декларация кабул иткән булса, ил федерализм юнәлешендә китә алыр иде", дип искә ала ул.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум